16+

Биектаудагы «җәннәт бакчасы»: Ләйсән Хәкимова 100дән артык төр чәчәк үстерә

Биектауда Ләйсән Хәкимова 12 сутый җирдә 100дән артык төр чәчәк үстерә. 15 еллык бакча тәҗрибәсе, сирәк үсемлекләр һәм «җәннәт бакчасы» серләре.

Биектаудагы «җәннәт бакчасы»: Ләйсән Хәкимова 100дән артык төр чәчәк үстерә

Биектауда Ләйсән Хәкимова 12 сутый җирдә 100дән артык төр чәчәк үстерә. 15 еллык бакча тәҗрибәсе, сирәк үсемлекләр һәм «җәннәт бакчасы» серләре.

12 сутый җирдә 100дән артык төр күпъеллык үсемлек үстерә

"Гадәти чәчәк бакчасы, әллә ни белән шаккаттыра алмам", - диде Ләйсән ханым Хәкимова Биектаудан. Тик сүзендә тормады: шаккаттырды... һәм ничек кенә!  Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, тирә-юньдә төрле чәчәкләр үстереп, йортларында матурлык дөньясы булдыручыларга бик сокланам мин. Чәчәкләр үстерү – зур сәнгать. Ул тырыш хезмәт, фантазия гына түгел, белем һәм тәҗрибә дә сорый торган шөгыль. 

- Ләйсән ханым, сез үзегездә “җәннәт бакчасы”н кайчан тудыра башладыгыз. Һәм сезгә яшеллеккә, чәчәкләргә карата мәхәббәт кайдан килә? 

- Чәчәкләрне кечкенәдән үк яратам мин. Әнием йорт тирәсендә, өйдә үстерде. Әле мәктәптә укыганда биология кабинетында бүлмә гөлләре белән хозурланып йөргәнем истә. Җәйге ялларда авылга – Биектау районының Казаклар авылына кайтабыз, каникуллар шунда уза. Әбием белән урман-болыннарда шактый йөрдек. Дару үләннәрен дә, чәчәк-яшеллекне танырга-аерырга шунда өйрәндек.

Үзебезнең өебез булгач, чәчәкләр утырта башладым. Хәзер 15 еллап бар инде. Мондагы агач-куак-үсемлекләр берничә ел дәвамында тудырган матурлык. 12 сутый җирдә 100дән артык төрдә күпъеллыклар, берничә дистәдән артык ылыслы агач-куаклар үсә. Төрле төстәге, истәге һәм рәвештәге чәчкәләр – табигатьнең иң матур могҗизаларының берсе дип саныйм. Эресенә, вагына, үрмәсенә, куаклысына һәм башка бик күп төрләренә карап безнең күңелебез күтәрелә, иң татлы хисләргә биреләбез.  

Биектау. Фото автора

Хосталарның 30га якын, гортензияләрнең 15 төрен үстергән бакча хуҗасы

– Сез башыннан ук кайда нәрсә үстерәсегезне күз алдына китердегезме?  

– Ул вакытта тәгаен план булмады. Әмма бакчаны үземнең күзалавымча төрле зоналарга бүлдем, үсемлекләрне өйрәнә башладым. Бакчада һәр үсенте, агач, куак һәм чәчәкләрнең үз урынын булдыру өчен тырыштым. Кайсынадыр кояш күбрәк, икенчеләренә күләгәле, дымлырак урын кирәк. Үсү тирәлеге генә түгел аларның беръеллык һәм күпъеллык булуларын да исәпкә алу мөһим.

Үсемлекләрнең үзенчәлеген исәпкә алып, аларга тиешле шартлар булдырганда гына көткән, соклангыч нәтиҗә була ала. Миндә беръеллыклар аз үсә, күпъеллыкларга өстенлек бирәм. Алай иткәндә минем вакытым бакчамны карап барырга җитә. Бүгенге көндә хосталарның гына да төрләре 30га якын, гортензияләр – 15 төр, колеуслар ике дистәгә җитә.  

– Мин мондагы күп кенә чәчәкләрне белмим дә, күргәнем дә юк. Сез аларны  кайдан аласыз, эзлисез? 

– Аконит, анемона, лапчатка, астильба, синеголовник, анафалис, клематис һ.б. Интернет бик нык популярлашканчы журналлардан карап өйрәндем. Базарда сатучы әбиләрдән күп төрле чәчәкләр күреп кайттым. Аларның орлыкларын эзләдем. Нишләптер миңа чәчәкләрне, казып алып, табып утыртканга караганда орлыктан үстерү кызыграк.

Шуңа күрә мин ун дистәдән артык үсемлекнең исемен, сортын яхшы беләм, аларга кайчан нинди ашлама керетергә, ничек күчереп утыртырга, кышкы салкыннардан ничек саклап калырга – боларның барысы турында да бик яхшы хәбәрдар. Бакчабыз иртә яздан кара көзгәчә чәчәктә утыра. Беренчеләрдән булып, май башында лаләләр, нәркисләр, мускари, медуницалар сөендерә, аларны чалмагөл, лилияләр, флокслар, гортензияләр алыштыра.  

– Бакчада иң еш куллана торган эш коралыгыз нинди?  

–  Секатор, мөгаен. Бакчага чыкканда ул гел минем белән. Күпъеллыклар үстергәндә, иң күп эш вакыты – көз айларына туры килә. Кисәсе, карыйсы, чистартасы. Шулай да чәчәк араларын да һәрдаим йомшартып торырга, чүпләрен утарга кирәк. Кайбер очракта бу бәладән келәм хасил итеп үсүче үсемлекләр коткара ала. Миндә андый төр үсемлекләр дә дистәдән артык. Алар шактый эшне җиңеләйтәләр. Иртән эшкә киткәндә чәчәк бөреләренең ачылмавына борчылып, алар белән сөйләшкән вакытлар да була. Тавыш үсеш стимуляторы дип юкка гына әйтмиләр бит, ярдәм итә, чәчәкләр терелеп киткәндәй була. Гаҗәп әйбер бит! 

Биектау. Фото автора

Бакчадагы һәр чәчәкнең үз тарихы бар

– Бакчагыздагы иң “кыйбатлы” үсенте дип кайсын әйтә аласыз? 

– Матди яктан килсәк, штамбта үстергән карагай. Мин аны кирәкме-түгелме икәнен кабат-кабат уйлап, зур суммада акчага алдым. Ә күңел халәте һәм хатирәләрне яңарта торганы – дәлияләр! Миңа алар әбиемне, бер мәшәкатьсез балачагымны, шаулап узган яшьлегемне хәтерләтәләр. Һәр чәчәк бөресе балачак хатирәсе кебек, һәркайсының матур тарихы бар. 

– Бакчагызда агачларны кем карый? Яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә күренә.  

– Бакчадагы күптөрле агачларны тәрбияләү белән ирем Рафаэль шөгыльләнә. Пихта, кедр, артыш, чыршы, туяның әллә ничә төре, тау нараты бар бездә.  Ирем үзе туяларны формалаштыра, аларны шар формасында да кисә. Без хәтта бик зур булып, каплап үсә торган тал агачына да урын таптык (көлә).

Алмагач, груша, кура җиләге һәм тагын бик күп агач-куак үсә. Малайлар кечкенә вакытта гел сорыйлар (Ләйсән ханымның ике улы бар. авт): “Әни, гадәти кешеләрнең бакчаларында ашый торган әйберләр үсә, нишләп бездә гел чәчәкләр ул?”, - диләр. Җиләк-җимеш агачлары бигрәк тә алар өчен утыртылды.  

Биектау. Фото ТИ

Чәчәкләр белән бергә бакчада дару үләннәре дә үсә

- Шактый күп финанс чыгымнар да кергәндер бу бакчага? 

- Сез хаклы, шактый акча таләп ителә бу матурлыкны тудырырга. Беренчедән сыйфатлы туфрак кирәк. Бакча эчендәге юллар, түтәлләр ясау өчен кирәк-ярак та таләп ителә. Анысын уйламыйсың аның.  Гомумән, кеше гүзәллеккә, матурлыкка омтылучан бит. Дөньяны камилрәк итүне үзең яшәгән тирәлектән башларга кирәк! 

- Ләйсән ханым, төрле тәмләткеч үләннәр дә үстерәсез дип күрәм – бөтнек, шалфей, лаванда, эхинацея, календула, меңъяфрак, мәтрүшкә...  

– Үземнең бакчада дә үстерәм, иртә яздан урманнан да җыя башлыйм. Өйләребездә дару тартмасы шыплап тулган бит. Әллә ни авырмыйбыз да кебек, тик даруханәдән дә буш чыкмыйбыз. Менә мин хәзер аяк астында үскән үлән-тамырдан файда эзли башладым. Шул җыйган үләннәрне, җиләк-җимешләрне киптерәм, чәйләр ясап, матур тартмаларга салам. Күчәтәнәч итеп бирергә дә менә дигән! Бакчадагы яшелчә җитешкәнче яфракларын куллана башлыйм. Кытайлар тузганак тамырын женьшень белән бергә куеп йөртәләр. Авылдагы күрше әбиләр дә башлары авырткач юкка гына әрекмән яфрагы куеп бәйләмәгәндер. Әле дә хәтерлим, әбием соравы буенча тузганак чәчәге җыя идек бит. 

- Яңа гына бакчаларында матурлык тудыра башлаучыларга ни дияр идегез? 

- Чәчәкләр искиткеч зур көчкә ия. Игътибар итеп караганыгыз бармы, яратканың яки якының чәчәк бүләк итсә, төшенкелеккә бирелгән чагың булса да, йөзең яктырып китә, күзләреңә кадәр елмая башлый. Шуңа күрә матурлык ул беренче чиратта үзебезгә, күңел тынычлыгы, рух сихәтлеге өчен кирәк. Безнең тормышта күп нәрсә үзебездән тора.

Рузалия Тимербаева. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading