16+

Рәимовлар гаиләсе, авыл матурлыгы һәм Илсөярнең язмышы: «Чынлыда башкача яшиләр»

Чүпрәле районы Чынлы авылында яшәүче Рәимовлар гаиләсе күз өстендәге каш кебек.

Рәимовлар гаиләсе, авыл матурлыгы һәм Илсөярнең язмышы: «Чынлыда башкача яшиләр»

Чүпрәле районы Чынлы авылында яшәүче Рәимовлар гаиләсе күз өстендәге каш кебек.

Һәркем уңган-булган ягымлы Гөлнараны да, эшчән Маратны да яхшы яктан гына телгә алыр. Ә менә кызлары Илсөярләре, оныклары турында әле озаклап сөйләргә иртәрәк тә кебек. Тик гаилә тормышын түгәрәкләүче кызларының бу гомерне мәгънәле итүдә үз өлеше бар.

Чынлы халкы авыл урамнарын бизәп, матурлык тудырырга тырыша

Иң элек Чынлы халкының тырыш эшчән генә түгел, ә хыялый булуын да әйтеп китмичә булмас. Әнә Рәимовларның да яңа елдан калган бизәкле ат арбасы яңарак кына ераккарак алып куелган. Әле кышкы хисләрнең суынмыйча җәйгә ялганганына да гаҗәпләнергә кирәкми. Кышкы сыннарны кочак-кочак чәчәкләр, җәйге матур бакча алыштыра бүген. Кышка арбаны җәйдән әзерләгән кебек, Рәимовлар да кышкы матурлык турында гел уйлап кына йөриләр диярсең.

— Кешедә әзрәк фантазия булырга тиеш. Бездә алдан белгертмиләр, һәркем июль-август аеннан ук нәрсәдер кайнашырга тотына. Әнә күршеләрнең зур гына гаражлары бар. Нәрсәдер эшли инде алар. Әкият геройларымы? Башка елларда кар белән күбрәк ясыйлар иде. Быел киемнәр киендереп күбрәк сыннар ясадылар. Аларның ясаулары ел да күбрәк. Безнең пони гына иде. Кызык бездә. Кышкы матурлыкны карап йөрергә дә күңелле. Кышкы могҗизаны күрергә кем генә килми, кич белән бөтен авыллардан, хәтта күрше районнар киләләр, — дип сөйли Рәимовлар. 

Күршеләрен дә, авылдашларын да яратып сөйли алар. Биредә халык бик тырыш, бик уңган бит. Чынлыдагы кышкы матурлыкны күреп шаккатып кайткан идек инде без дә.Ә җәен чәчкәләргә сокландык.

— Кышкы бизәкләр күпләп ясалмаса да, ян кырыйга чыршы куеп, бизәп куйсаң да, башка төрле, — дип сөйли Гөлнара апа. Сүзгә Марат абый да кушыла. «Гөлнараны үзебезне авылны йөреп әйләнгәнче күрше авылга алып төшеп мендем. Анда урам үле шикелле. Кемнеңдер тәрәзәгә эленгән гирляндасы бар иде», — дип сөйли ул.

Чынлыда әнә башкачарак яшиләр. Кышын да, җәен дә матурлык күрергә омтыла алар. Урам тулы чәчәкләр, атлы сыннар кешенең дә күңелен дә үзгәртергә сәләтле. 

Чынлы. Фото: Галиева

Бер сүз дә татарча белмәгән Илсөяр бер ел эчендә телне өйрәнә

Рәимовлар гаиләсе дә әнә шулай төрле әнә шундый бәйге-конкурслардан читтә калмый. Яңа ел бизәкләре буенча да беренче урынны бирмиләр. Мәктәптә кызлары укыганда да, активлыкларын киметмәгәннәр. Бала үстерү хыялы аларга урау юллар аша килә. Марат белән Гөлнара парлы тормышларын тагы да түгәрәк итәр өчен, балалар йортыннан Илсөярне алып кайталар. Бу вакыттан соң инде шактый еллар узса да, барысы да исләрендә аларның.

— Илсөяр 1 класста укый иде. Безгә кайткач, җәйгә 8 тулды. Бер сүз дә татарча белми иде. Бер ел дигәндә татарчага өйрәнде. Икенче елны мәктәпкә татарча сөйләшеп барды инде. Күршедә генә классташ кызы бар иде. Шулар бергә уйнап, бергә йөрделәр, — дип сөйли Гөлнара апа.

—Хәзер онык сөябез. Раминага 2 яшь тула. Бөтен һөнәрне дә эләктерә. Бөтенебезне дә биетә, — дип сөйли Рәимовлар. 

Бүген Илсөяр гаиләсе белән Казанда яши. Тормышка чыкканчыга кадәр Илсөяр Республика онкология хастаханәсендә эшләгән. Балага ясле бакча булса, эшкә дә чыгарга исәбе бар. 

—Үзенә кашык тоттырсаң, бала өйрәнә ул. Олан өйрәнгәндә коя инде. Олан коя да, картайгач әби-бабайлар коя. Нишләтәсең. Шунсыз өйрәнә алмый, — сөйли Гөлнара апа. 

Бүген Рәимовлар әнә шулай мәш киләләр. Ихаталарны карап тоталар, терлек асрыйлар, көн дә эшкә йөриләр. Казаннан кызлары гына түгел, оныклары кайтканны да сагынып көтеп торалар.

Чынлы. Фото: Галиева

Илсөярнең үз фатиры булу бәхете Рәимовлар өчен дә зур шатлыкка әверелә

Илсөяр хөкүмәттән ятим балаларга бирә торган фатирны алу бәхетенә ирешкән. "Салават күпере"ндә Марат абыйның сеңлеләре дә тора икән.

"Илсөярнең "Салават күпере"ннән фатир алуын теләдек. Бүгенге көн белән генә яшәмисең. Һәрвакыт бер-береңә кирәк буласың. Ике кыз бер йортның ике подъездында тора. Кайчак олан да калдырырга кеше кирәк. Береңә берең терәк буласың. Дөньяда ни генә булмый. Кемгәдер түләп торганчы, үз фатирларында торалар хәзер", — диләр Рәимовлар. Илсөярне алар опекага алалар. Кызлыкка аласылары килсә дә, үзенә дәүләттән фатир алу мөмкинлеген уйлыйлар. 

Тормышның төрле ягын уйлап яшисе шул. Сине алда ни көтәсең, алдан берничек тә фаразлап булмый. Гөлнара апаның да Чүпрәлегә килен булып килгәнгә 32 ел булган. Баштагы чорда биредәге сөйләмгә ияләшә алмый торса да, тора-бара барысына да күнегә ул. Марат абый да зоотехник белгечлеге алганнан соң, гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт куя. 25 ел зоотехник эшләгәннән соң, бүген авыл җирлегенә эшкә күчкән.

Чынлы. Фото: Галиева

Рәимовлар өчен авыл тормышының төп терәге

Икесе дә бер хуҗалыкта җаваплы эшләрдә эшлиләр. Кеше белән эшләү, әлбәттә, җиңел түгел. Чынлы бит әле ул гади хуҗалык кына түгел. Монда җирле халыктан тыш, килеп эшләүчеләр шактый күп. Башка авылларда эш булмагач, бирегә киләләр. Хуҗалык аларны эш урын белән генә түгел, торак белән дә, ашханә белән дә тәэмин итә. 

—Үзенә күрә дәүләт булып утырабыз. Барис Гафуров кебек ныклы җитәкчебез бар. Иң мөһиме — бездә халыкка эш бар Гомумән, эшләргә теләге булган кешегә, эш бар. Шәһәрдәгечә яшибез бит. Хезмәт хакын икегә бүлеп бирәләр. Авылда да шәһәр тормышы, суы кергән, газы кергән. Бөтен нәрсәсе өйдә. Терлек кенә бар урамда. Әгәр дә терлегең булмаса, бер кат чыгып эшләргә бакча бар, — диләр алар.

Чынлы Рәимовлар кебек нык гаиләләр белән дә горурлана ала. Авыл җирлегенә эшкә күчкән Марат абый өчен дә, бу зур эшнең башы гына. Авыл турында, шушында яшәгән кешеләр турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, кешеләрне хөрмәт итәргә, яратырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading