16+

Бәрәңге һәм мәхәббәт кыйссасы

Олы Яке авылы белән танышуны тау башыннан башларга булдык. Моннан авыл уч төбендә кебек күренә. Әлеге күренеш Самара өлкәсендәге Гали авылын искә төшерде. Гадәттә, һәр авылда йорт-җир, каралты-кура һәм арткы якта бәрәңге бакчасы була, монда исә бәрәңге генә утыртмыйлар, Гали авылындагы кебек бакча әллә ничәгә бүленгән: кәбестәсе, чөгендере, кишере... Бәрәңгене...

Бәрәңге һәм мәхәббәт кыйссасы

Олы Яке авылы белән танышуны тау башыннан башларга булдык. Моннан авыл уч төбендә кебек күренә. Әлеге күренеш Самара өлкәсендәге Гали авылын искә төшерде. Гадәттә, һәр авылда йорт-җир, каралты-кура һәм арткы якта бәрәңге бакчасы була, монда исә бәрәңге генә утыртмыйлар, Гали авылындагы кебек бакча әллә ничәгә бүленгән: кәбестәсе, чөгендере, кишере... Бәрәңгене...

Үстерүчесе дә, алучысы да бар
Бәрәңге алучылар Сафиннар гаиләсе икән. Капчыклар да күп тезелгән, бәрәңгене чүпләүчеләр дә җитәрлек.

- Апалар, абыйлар килделәр. Кичә кич чыккан идек, бүген менә төш турысына тәмамлыйбыз. «Копалка» үземнеке, казып бир дип сораучылар күп, үзебезнекен бетермичә, кешегә барып булмый. «Удача» сортын утыртабыз, күреп торасыз, уңыш начар түгел, - диде Фидаил Сафин.

- Тау башыннан карап тордык, яшелчә үстерүчеләр дә күп икән сезнең авылда?

- Өлкәннәр бәрәңге һәм бераз кәбестә утырта, яшьләр кәбестә дә, кишер, чөгендер дә үстерә. Сүз дә юк, һәркайсы хезмәт сорый, шулай да кишер, чөгендер үстерү авыррак кебек. Чүбен гел утап, сирәкләп торырга кирәк, су сипмичә дә булмый. Районның шәһәргә якын булуының уңай ягы да бар: авыл халкы бәрәңгене дә, башка яшелчәне дә Казанга алып барып сата. Казанда яшәүче туганнарның күрше-күләннәре, танышлары ел саен бәрәңгене бездән алалар. Яхшы саклана, таралып пешә дип мактыйлар. Минем белүемчә, авылдан бер кеше дә уңышын сата алмыйча тилмереп йөрми. Кәбестәне дә зур машина белән килеп төяп алып китәләр, ел саен диярлек шул бер кешеләр белән эшлисең инде.

Фидаил өч сыер асрый. Үзенең тракторы белән халыкка хезмәт тә күрсәтә әле. Өйләнмәгән. Хәйран калырсын инде, шундый тырыш ирләр бар, үзләре өйләнмичә дә калганнар. Тәртипле тормыш рәвеше алып бармасаң, өч сыер тотып булмый инде ул, аны көненә ике тапкыр саварга кирәк, өч сыерга өч бозау була.

- Язмыштыр инде... - диде Фидаил, уйчанланып.



Күңелдән шул арада кулдан төшермичә укый торган китап сюжеты сызылып китте. Бәлки җавапсыз мәхәббәт, мәңгелек ярадыр...

Олы Яке штабы
Бер агач төбендә балалар мәш килә дигән идем бит. Эшләре чыннан да кызу булып чыкты, «штабларын» яңартып ятулары икән. «Штаб» дигәне җир астында да, өстендә дә түгел, ә агач башында. Үзләренчә баскычын да ясаганнар. Шуннан гына менәсе. Күпләр бу малайларда үзләрен күргәндер. Өй чормасындагы, агач башындагы мондый «штаблар» күпме балаларның хыял башы булгандыр. Олы Яке штабындагы балалар да янып торалар, үзләре шул тиклем аралашучан, ачык йөзлеләр. Барысы да шәһәрдән авылга әби-бабайларына җәйге каникулга кайткан балалар икән, барысы да саф татарча сөйләшәләр. Бу балалар алдында минем бераз гаебем дә бар. Газетабызга бирербез дип фотога төшергән идем, ниндидер серле могжиза булып, бөтен фотолар юкка чыккан. Югыйсә сәфәрдән кайткач та кат-кат карадым. Артык сокланып күз тидердем, ахрысы.

Капкалары бизәкле



Татар авылларының бер бизәге - өсте түбәле чәчәкле бизәкле капкалар инде. Башка якларда ничектер, Казан арты авылларында мондый зур биек капкаларны рус капкасы диләр. Югыйсә бер генә рус авылында да андый капкалар күргән юк. Хәер, мондый матур капкалар татар авылларында да югалып бара инде. Хәзер капкаларны тимердән ясыйлар. Бер карасаң, матур да кебек, тимер булгач нык та булыр сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Беренчедән, тавышлы, ачыйм-­ябыйм дисәң, дөбер-шатыр килә, икенчедән, юка калай хәзер формасын югалта, ә иң мөһиме, безнең күрше әйткәндәй, яңгыр яуганда капка артына басып, тамчыларның биешкәнен карап торырга да ярамагач, нәрсәгә ул капка?! Ә менә Олы Яке авылында агач капкалар саклана икән әле. Ничектер җанга якын алар, җылылык бөркелеп тора димме үзләреннән. Менә шундый күңелгә якын, кадерле нәни генә кыйпылчыклардан һәр авылның үз йөзе формалаша. Саклыйсы иде аларны...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading