Элек-электән халык иген иккән, терлек асраган. Бүген дә Арборда ике сыер савам дип беркемне дә гәҗәпләндерә алмассың алтышар, сигезәр сыер асраучыларны санарга ике кул бармаклары гына да җитмәс. Берәр җирдә авылда сыер асраучылар юк дип сөйли башласалар, юкка гына бездә асрыйлар дип сикереп төшмим ләбаса. Шәһәр ерак, сөттән май, каймак ясаучы юк, көн дә сауган сөтне тапшырып баралар. Ит сатарга дип тә калага йөрмиләр, ит җыючылар килә, шулар алып китә. Шәһәрдә яшәүче туган-тумача, таныш-белеш зур мал суйганчы ышандырып куя. Базарда "Балтач ите" дигән сүз совет заманындагы сыйфат билгесе белән бер. Мактанасым килеп үзем уйлап тапкан бәя түгел, сатучылар үзләре шулай диләр. Ит үтми торса, Балтачтан дип әйтергә туры килә икән. Тырышлык белән, тир түгеп үстергәнгә шулай тәмледер инде. Балтач тулысынча авыл хуҗалыгы районы булса да, моның өчен бөтен шартлар бар дип әйтеп булмый. Туфрак әллә кем түгел. Шулай да тырышалар, быел да Арбор хуҗалыгы гектарыннан 40 цетнердан артык уңыш җыеп алган. Әле быел җәй көне бер дигән итеп өр-яңа абзарлар салып куйдылар. Хуҗалыкның кайсы тармагын карасаң да, хуҗа бар икәне сизелә, җимереклек күрмәссең. Быел җәй үзара салым акчасына өйгә килә торган суны карадылар, хәзер өйләргә дә чип-чиста чишмә суы килә.
Авыл яшьләре
Кайткан саен кичләрен урам буйлап йөрергә яратам. Бөтен ыгы-зыгы тынган, бу мәлдә исләр һәм хисләр генә кала. Алар үз чиратында хәтирәләрне яңарталар. Кемнәр генә яшәмәгән дә, кемнәр генә үтмәгән бу урамнардан. Шул тиклем уйларга кереп кителә, хәтта син инде башка дәверләргә кереп югалдың кебек.
- Исәнмесез, хәерле кич! - дигән сүз уятып җибәргәндәй итә.
"Телсез" Казаннан кайтканнан соң бу күренеш шул тиклем көтелмәгән һәм рәхәт. Шәһәр урамында синең каршыннан мең кеше үтә, йә аларның кайсысы безнең белән исәнләшә ди? Үзебез берәр кешене туктатып хәлен беләбезме? Авылда бала-чага да, яшьләр дә көнме, төнме - исәнләшмичә үтми.
Авыл яшьләре аерым бер темадыр инде ул. Әле күптән түгел генә Казанда укучы, эшләүче яшьләр җыйналып концерт куйдылар. Кайсын алма - җырлыйлар да, бииләр дә, шаяртып та алалар. Берсе дә чиле-пешле номерлар түгел, һәркайсы "аһ!" итәрлек. Күрше Чепья авылында сәнгать мәктәбе бар, әти-әниләр чиратлашып балаларын шунда да йөртәләр. Сүз дә юк, оста кулы да сизелә. Хәер, бер җирдә укымасалар да, авыл балалары кечкенәдән терекөмеш кебек булып үсә. Авылда мөмкинлекләр юк дип әйтү ялгыш фикер. Мәктәптә күп дигән 60-100 бала бар дип исәплик. Зур мәктәпләр белән беррәттен кечкенә авыл мәктәпләре дә, барлык ярышлар да, конкурслар да катнашалар. Алар бүген йөгерешкә бара, иртәгә - нәфис сүз конкурсына, ул арада олимпиадалар башлана. Бала үзен бар өлкәдә дә сынап карый, шулай итеп шомара. Сәхнәгә чыккан һәр яшь кешегә сокланып утырдым, күз тимәсен үзләренә, янып торалар. Аннан соң да уйлап йөрдем әле,: сезнең һәм безнең авыллардан чыккан менә шундый яшьләр - тормыш тоткасы. Бүгенге булдыклы ирләрне барлыйк, һәркайсы авылдан чыккан ләбаса. Андыйларны һәр авыл барлап тора инде. Начарын йомып калсаң да, булганны күрсәтәтәсе килә. Безнең Арбор авылының да бу нисбәттән исемлеге шактый озын. Алдан ук фамилияләр атамам дип уйлап куйган идем. Авылның һәр кешесе бер бизәк ләбаса. Һәркем үзенең эшләре, шаян сүзе, яхшы һәм начар гадәтләре белән яшәешкә бер җетелек өсти. Шулай да ике авылдашымның атап китмичә булдыра алмыйм. Сәбәбе бар.
Гадәттә әңгәмә вакытынада син үзен кайсы районнан дип сорыйлар. Авыл исемен әйткәч кенә, танып белмәскә дә мөмкиннәр. Ә менә күп еллар Кукмара район башлыгы, аннан соң Идел-Нократ федераль юллар идарәсен җитәкләгән Мөхәммәт Гатиятуллинның яки билбау буенча дөнья чемпионы, бүгенге көндә Теләче районның эчке эшләр бүлеге идарәсе җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның исемен атасаң, каршындагы әңгәмәдәшең синең туганың була да куя. Ун елдан артык сыныйм, беркайчан да отылган юк. Менә шул вакытта шундый рәхәт булып китә инде. Бу турыда аларның үзләренә дә әйткән юк, мөмкинлекне кулланыйм дим, югыйсә әллә ничек шунда, урлап эшләгән кебек.
Күпләрегез язманы укыгандыр да, бездә дә шулай инде дип уйлагандыр. Әлбәттә, сездә дә шул ук. Әлеге дә баягы авылдашыбыз, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин әйтмешли:
Бу минем туган авыл,
Бу синең туган авыл.
Үзен туган авыл гына
Шулай матур була ул...
Моңа охшаш язма: "Безнең авыл"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар