Буада бер казга 80 сум түлиләр
Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз үстерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз үстерә.
Каз өмәсенә алар күрше Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан каз йолкучы махсус бригаданы чакыра. Быел 150 баш каз үстергән Салих Әхмәдуллин хуҗалыгында оста кызлар казларны бик чиста-пөхтә чистартканнар, эшләп бетергәч, идәннәргә кадәр юып чыгып киткәннәр.
Казларны ул ел саен шулай күпләп үстерә икән.
- Авыл кешесе өчен каз үстереп сату бик керемле нәрсә. Казларны Казанга да, Мәскәү, Самара, Ульяновскига да озатабыз. Сатып алучыларыбыз күп, заказны ел башыннан ук биреп куялар, - ди Салих.
Уртача алганда, бер каз түшкәсен - 1200 сумга, эчен-башын 200 сумга саталар. Мамыгын да алучылар бар.
- Чегәннәр килеп сорап йөри, әмма без аларга бирмибез. Биектау районыннан берәүгә тапшырабыз, аның тире эшкәртү цехы бар. Мамыкны киптереп, эшкәртеп, каядыр урнаштыра, - ди әңгәмәдәшем. - Дүрт каздан бер килограмм мамык чыга, бер килограммын 450-500 сумга озатабыз. Исәпләп кара инде, 150 баштан чыккан мамыкны сатып, никадәр акча эшләп булганын.
- Бер казны йолкыган өчен ничә сум бирәсез?
- 80 сум. Ике көндә казларны чистартып, эшен бетереп куйдылар. Үзебезнең авыл кешесен чакырып булмый, вакытлары юк, алар үзләре дә каз асрый. Кайберәүләр 1000 баш үстерә, - ди Салих.
Каз йолкучылар бригадасында йөргән Минниса апа Мәҗитова үзе дә быел илле баш каз үстергән.
- Иң элек үзебезнең казларны суеп чистартабыз. Аннары «гастрольгә» чыгып китәбез. Көннәр суыткач, чакыра башлыйлар, Яңа елга кадәр йөрибез. Килеп алалар, китереп куялар, бер каз өчен 80 сум акча бирәләр. Бу эш белән биш ел элек үк шөгыльләнә башладык. Ел саен көтеп алалар, - ди ул.
- Минниса апа, кайберәүләр казның өстен кайнар үтүк белән бастырып, икенчеләр кайнар суга манып алып чистарта. Сез ничек эшлисез?
- Үтүк белән бастырып. Алай иткәндә, эшең пөхтәрәк килеп чыга. Аннары кайнар суда казның эчәкләре дә пешеп китә бит.
- Бер казны чистарту өчен күпме вакыт кирәк?
- Ун минут җитә. Безнең бармаклар автомат кебек эшли хәзер.
Минниса апа белән телефоннан, ул каз йолкып утырганда сөйләштем. Эшсез килеп, эшленең эшен калдырыр, диләр. Мин дә тизрәк саубуллашып, телефонны куярга ашыктым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
Комментарийлар