16+

Чана сөйрәп китик Мамадышка!

Беренче урынны яулаган чанага – 50 мең сум.

Чана сөйрәп китик Мамадышка!

Беренче урынны яулаган чанага – 50 мең сум.

Мамадыш шәһәрендә 7 февральдә “Чана фестивале” (“Sunny Фест”) үткәрелә. Мәдәни-спорт чарасы Совет урамында сәгать 10.00дә башлана.

– Быелгы фестиваль 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигаре астында уза. Чанада шуу бәйрәме тәүге мәртәбә Республиканың яшьләр аграр оешмасы, туристлык комитеты, Мамадыш хакимияте тарафыннан оештырылган иде. Ул матур гадәткә әверелде, быел инде унынчы мәртәбә үткәрелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәмгә чакырылды. Концерт булачак, олылар һәм балалар өчен уеннар әзерләнде, ярминкә эшләячәк. Приз фонды – 300 мең сум. Урамнар һәм территорияләр чистартылды, автомобильләрне куеп тору мөмкинлекләре тудырылды, – дип хәбәр итте Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов әйтүенчә, “Зима в Татарстане” электрон платформасының яңалыкларын Россиянең 81 төбәгеннән карап-белешеп торалар.

– Казанда да 8 февральдә сәгать 11.00дә Кремль калкулыгында “Текә шуу. Кремль” чаналарда күмәк шуу бәйрәме узачак, – диде Данил Данилов.

Мамадышта туристлыкны үстерүгә зур тырышлык куелуын Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та билгеләп үтте.

– Мамадышта җәйге айларда круиз теплоходлары тукталыш ясый, яхшы пляж төзелде, тау чаңгысы комплексы ачылды. «Арбаны кыштан, чананы җәйдән ясый башлыйлар», – дип әйтәләр бит әле. Мамадыштагы чана бәйрәменә дә командалар үзенчәлекле чаналарны ярты ел буе ясый. Бик күңелле фестиваль үткәрә мамадышлылар, үземнең дә монда чанада шуып, күңел күтәренкелеге алганым бар, – диде Сергей Иванов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading