16+

Фермерлар, мәчет, мәдәният: Зур Чынлының терәкләре кемнәр?

Чүпрәле районының Зур Чынлы авылын авылдашларымның күркәм эшләре гөрләтә.

Фермерлар, мәчет, мәдәният: Зур Чынлының терәкләре кемнәр?

Чүпрәле районының Зур Чынлы авылын авылдашларымның күркәм эшләре гөрләтә.

Авылыбызның төп тоткасы фермерлар булса, рухи байлыгын мәдәният йорты белән мәчет тотып тора. Булган халык яши безнең якларда, авылыбыз өчен һәркем яктылык иңдерү өчен бер чыра булса да яндырырга тырыша. 

Кайчандыр безнең авылда колхоз гөрләп эшләп тора иде. Ни кызганыч, бүген данлы колхозыбыз юк, әмма авылның тырыш егетләре фермер хуҗалык оештырып, менә дигән итеп эшләп киләләр. Авыл халкын алар үз ярдәмнәреннән ташламыйлар, өлкәннәребез фермерларның игелекләрен күреп тора, әниләребез аларга рәхмәтле булып яшиләр.

Мәдәният йортыбызда Гөлфрүз Баһаветдинова 1993 елдан бирле эшли. Авылыбызда 7 клуб берләшмәсе, бер фольклор коллективы эшләп тора. Талантларга бай безнең авыл. Авылның талантларыннан тупланган “Райхан” фольклор коллективы республика күләм ярышларда катнашып, авылыбыз гармунчылары Илгиз Насыйбуллин, Рәмис Баһаветдинов белән авыл данын яклап, төрле смотр концертларда, конкурсларда чыгыш ясыйлар. Җаебыз туры килгәндә без дә тормыш иптәшем Алсу белән кайтып, авыл халкы белән берлектә төрле мәдәни чараларда катнашабыз. 

Шөкер, мәдәният йортыбыз төрле яшьтәгеләр өчен һәрвакыт ачык. Нинди генә бәйрәмнәр булмасын, күңелле чаралар уза. Озак еллар авылыбызның мәдәни үзәгендә кайнаучы Гөлфрүзнең апаның тырыш хезмәте халык тарафыннан гына түгел, җитәкчелек тә югары бәяләде. “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек булуы моның ачык мисалы.  

Наил хәзрәт Низамов Зур Чынлыда ике ел иман вазифасын башкара. Мең шөкер, авыл халкы дини яктан бик бай. Икенче ел элек мәчеттә укулар оештырыла башлады. Узган ел өч группа укыса, быел дүрт группа белем алды. Авылдашларыбыз Римма Алиакберова, Гөлфирә  Алимова, Румия Канәфиева Зур Чынлының 23 кешесенә ислам нигезләрен өйрәтә башладылар. Җомга намазына 30дан артык кеше килә. Тәрәвих намазларына быел 40тан артык кеше йөргән. 80нән узган дүрт аксакал бабаебызның, 40 яше тулмаган ике авылдашыбызның даими мәчеткә йөрүе буыннар чылбыры ныклыгын аңлата. Күптән түгел мәчетебездә  капиталь төзекләндерү уздырырдылар. Фәнис Хәсәнов кондиционер, Рәфис Сәлахов тавыш көчәйткеч куйдырды. Моннан тыш мәчет чыгымнарын кайбер авылдаш егетләр үз өсләренә алды. Газ өчен Равил Бикчуров, электр өчен Фаил Фатхуллов түләп тора. Мәчет яны чиста булсын өчен фермерлар – Вахит Хәйруллин, Равил Хәлимов, Фәрит Басыйров, Расих Сафиннар тракторлары белән кыш буе мәчет тирәсен кардан арындырдылар. Халык ярдәме белән хуҗалык-кирәк яраклары өчен сарай эшләнде. Җәен аерым бинада ашханә төзергә ниятлиләр. 

Зиратыбызны да авыл кешеләре карап тора. Авылда туып, читтә яшәүчеләрне дә соңгы мизгелдә туган авыл зираты сыендыра. Кем генә вафат булмасын, салкын, буран, яңгыр дип тормыйлар, кабер казырга авыл кешеләре килә. Өмәләргә исә безнең кебек читтә яшәүчеләр дә кайтып ярдәм итәргә тырыша. Ләкин бар авырлык авыл кешесе өстенә кала. Әле ярый игелекле егетләр бар. Нияз Камалиев зират кирәк-яракларын куярга сарай эшләргә финанс ярдәмен бирде, Закир Ризванов элмә такталар эшләтеп куйдырды. Менә шулай, бабаларыбыз нигез салган туган авылыбызны бергәләп яшәтергә тырышабыз авылны.

Фиргат Аймәтов.
Ульян шәһәре. 
Фото шәхси архивтан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading