16+

Баланың күз күреме начараюны ничек белеп була?

Балалар бик гаҗәп пациентлар. Алар күз күреме начараюга зарланмый, чөнки күзләрнең ничек күрергә тиешлеген белми.

Баланың күз күреме начараюны ничек белеп була?

Балалар бик гаҗәп пациентлар. Алар күз күреме начараюга зарланмый, чөнки күзләрнең ничек күрергә тиешлеген белми.

Алар бу халәткә яраклаша. Шуңа да әти-әниләр баланың сүзләренә түгел (кечкенә бала күзем күрми дип бик сирәк очракта әйтәчәк), ә үз-үзен тотышына игътибар итәргә тиеш.

1-5 яшьләрдә баланың күз күреме формалашу бара. Әгәр дә ул уенчыкларны, рәсемнәрне, китапларны "эченә кереп" карый икән, димәк, борчылырлык урын бар.

Баланың күзенә "арпа" чыгуны күп очракта өлкәннәр салкын тию белән бәйли. Әмма еш кына бу күз мускулларына көч килеп, җирле иммунитетның күзләр аруы нәтиҗәсендә кимегәндә барлыкка килә торган билге.

Әгәр бала бүлмәдәге нормаль яктылыкта да күзләрен кысыбрак йөри икән, бу да күзләр белән проблема булуга ишарәли.
Бала, аның яшьтәшләре күрә торган кибет исемнәрен, машина номерларын аермаса, күрмәсә, баланы күз врачына алып барырга кирәк.
Әгәр дә бала язганда сызыктан чыгып китә икән, моны игътибарсызлыкка сылтарга түгел. Гадәттә, бу күз күреме начараю белән бәйле була.

Айсылу Хәсәнова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading