16+

Үгезләр дә үстерә, бәлешләр дә пешерә...

Үз эшемне ачам, булдырам дигән кешегә бүген әллә нинди мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, теге яки бу эш өчен грант оту. Дөрес, дәүләти ярдәмне алуның да үз тәртипләре, үз кыенлыклары бар. Бигрәк тә документлар рәсмиләштерүдә кыенлыклар бихисап.

Үгезләр дә үстерә, бәлешләр дә пешерә...

Үз эшемне ачам, булдырам дигән кешегә бүген әллә нинди мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, теге яки бу эш өчен грант оту. Дөрес, дәүләти ярдәмне алуның да үз тәртипләре, үз кыенлыклары бар. Бигрәк тә документлар рәсмиләштерүдә кыенлыклар бихисап.

- Быел соңрак калдым. Бераз үкенечле, әлбәттә. Ләкин мин балтамны суга төшерергә җыенмыйм. Быел булмаса, киләсе елга тиенеп булыр әле дәүләт ярдәменә. Ул ярдәмгә мин зуррак абзар төземәкче идем. Терлекләрне исән-сау кышлатып, үстереп, симертеп чыга алсам, абзарны язын үз хисабыма төзергә уйлыйм. Күреп торасыз, биредә терлекләр өчен урын тар һәм кысан. Монысына да язын, эш башлаганда, реконструкция ясарга туры килде, - ди Теләчедә яшәүче Эльмира Хәбибуллина.
Бүген аның карамагында 20 баш симертү терлеге исәпләнә. 11ен инде тиешле көрлеккә җиткереп суеп саткан. Декабрь аенда тагын биш бозау сатып алырга ниятли Эльмира ханым. Эшен ул «Россельхозбанк»тан 700 мең сум кредит алып башлап җибәргән. Шуңа бозаулар һәм терлек азыгы сатып алган, үз җирен булдырган.
- Банктан кредит алу муенга таш бәйләп суга сикерү белән бер бит. Шундый зур суммада кредит алырга ничек җөрьәт иттегез?
- Бүредән курыкканнар гына урманга бармый. Ә менә без тәвәккәлләдек. Ирем Илнур да каршы төшмәде. Күңелемдә мондый ният туганда, мин Казанда эшли идем әле. Төннәрен вакытлы-вакытсыз эшләү ялыктырды. Монда үз өеңдә, гаиләңдә дигәндәй, терлекләр дә янәшәдә генә...
- Терлек итен кая урнаштырасыз? Берне суеп озату да мең бәла бит! Ә сез унбер баш терлек суеп саткансыз... Өстәвенә соңгы айда ит бәяләре бермә-бер кимеде.
- Өчесен Казанга алып барып тапшырдым. Калганын биредә сатып бетердем. Халык бер-берсеннән белешә, икенчесенә җиткерә торды, әнә шулай сатылып бетте инде. Хәтта кибет ишекләренә белдерү дә эләргә туры килмәде.
Сер итеп кенә әйтәм, Эльмира ханым үгезләр үстерүдән тыш, заказга бәлеш, гөбәдия, кош теле кебек халкыбызның милли ризыкларын да пешерә. Күпләр аны элеккеге район кулланучылар җәмгыятенең кондитер-сатучысы буларак хәтерлидер. Табадан гына төшкән ашлар белән генә түгел, ачык йөзе, тәмле теле белән дә каршы ала иде ул сатып алучыларны. Кыскасы, кул кушырып утырмый, үз-үзен, гаиләсен яшәтү чарасын таба белә Эльмира ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading