Азнакайлылар махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләп озату нисбәтендә дә алдынгылар.
Актүбә эшчеләр поселогы халкының гына да 912 москит челтәре үреп, 1 100 эчке кием-салым тегеп, 1500 пар оекбаш бәйләп озатулары — ил өчен янып, алгы сызыктагы егетләр белән ныклы теләктәшлеге турында сөйли.
Актүбәдә 8500 тирәсе кеше яши. Ул үзе бер шәһәр. Күпфатирлы йортлары да бихисап, социаль әһәмияткә биналары да сафта: сәнгать, ат спорты мәктәпләре, “Көмеш-су” сәламәтләндерү үзәге, амбулатория, хәтта халык һөнәрчеләре кәсебен дәвам итүче уенчыклар ясау фабрикасы, кыскасы, заманча яши, эшле дә, ашлы да бу җирлек.
Һәр яңалык нәкъ менә биредә башлангыч ала кебек. Махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләү бурычы килеп тугач та, алар дәррәү күтәрелгәннәр. Чөнки җирлектән 101 егет алгы сызыкка юл алган. Бу эшнең башында торучы — Нина ханым Хвалеева, җирлекнең ветераннар советы рәисе буларак, 50 дән артык көмеш волонтерларны үз тирәсенә туплый белгән.
– Актүбә халкы — бик бердәм, гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итмәгән бер генә гаилә дә юк. Ә көмеш волонтерларга рәхмәтләрем чиксез, эшкә йөргән сыман көн дә мәдәният йортына килеп, маскит челтәрләре үрәләр. Өч төркем өйдә эшли. Хәрбиләргә эчке киемнәр тегүчеләр төркемен — “Җиңү җебе”, оекбаш бәйләүчеләрнекен — “СПИЦ-наз”, шәм ясаучылар төркемен исә “җан җылысы” дип атадык. Көндезен маскит челтәре үрергә килеп, кичен кулыннан инәләр төшермәгән волонтерларыбыз да бар, — ди Нина ханым Хвалеева.
Көмеш волонтерларның сафлары ишәйгәч, ике сменага бүленгәннәр. Кирәкле эшне үзләре өчен дә файдалы итеп башкара белүләре дә үрнәк. Маскит челтәре үрергә килгән ханымнар башта биютерапиясе үтәләр — бию күнекмәләренең буыннар хәрәкәте өчен файдалы икәнлеге бәхәссез. Шуннан эшкә керешәләр. Мәзәк, уен-көлкеле сүз. Үзгә бер дөнья гөрли биредә. Хәтирәләр, истәлекләр, җыр-моң... Махсус хәрби операциядә җиңү аләмен кулга алу — уртак бурыч, димәк, тылда да сынатырга ярамаганлыгын, егетләрегә чын терәк булырга тиешлекне яхшы аңлыйлар.
– Беләсезме, көчле агымлы су юлына вак ташлар гына киртә була алмый. Кайчагында ике генә сәгатькә эш туктап кала, ә маскит челтәре кайтып җитми, тукымасы бетеп куя. Акча кирәк чакта җитәкчелектән киңәш сорау да җитә, табыла акчасы да, тукымасы да, юнәтеп бирәләр. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин безне кайда гына күрсә дә, проблемаларыгыз юкмы, дип сорый. Проблемалар чыгып тора, ләкин хәл итмәслек түгел, эшебез гөрләп бара, дип җавап кайтарам. Район җитәкчелеге эшне аңлап, күңелебезне канатландырганга, кирәкле ярдәмне күрсәткәнгә дә умарта күчедәй без — көн дә гуманитар ярдәм әзерләүдә, — ди Нина ханым.
Алар кулы белән тау кыясына менеп җитәрдәй олаулар озатылган. Аларның эш үрнәген күреп өйрәнергә теләп Мөслим, Сарман, Түбән Кама, Әлмәт районнарыннан волонтерларның килүе дә үзләренә куәт өсти, теләкләре бер генә — җиңү көнен якынайтырга иде.
– Ялга кайткан хәрби егетләрнең һәрберсе белән күрешәбез. Ниләр кирәк анда сезгә, егетләр, әйтегез генә, табып, эшләп җибәрәбез, дибез. Киптерелгән ашлар, чәйләр эшләп җибәрүче төркемнәребез дә бар, кирәксә тәүлек әйләнәсе ял итмичә эшләргә әзер без, иң мөһиме, җиңик кенә, алгы сызыктагы егетләребезне исән килеш каршы алыйк, — ди Нина Хвалеева.
Тыл көчле булганда алгы сызыктагылар да абынмаслар, гел алга барырлар әлбәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар