– Казанда йөргән кызым көтә иде, әле бит паспорт ала алмыйча тилмергән еллар, анысын да бергә юлларбыз, кил дисә дә, вәгъдәмне боздым, әнине ташлап китмәдем. Шул көннән соң авылдан чыгып йөргән кеше түгелмен. Ул кыз белән гомер эченә бер мәртәбә дә бүтән күрешмәдек, күптән түгел хәлләрен сораштым, биш ел элек гүр иясе булган, диделәр. Язмыш... Соңрак Нәзилә белән танышып, гаилә кордык. Балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Ә минем эшләмәгән эшем калмады – механизатор да, сатучы да, укытучы да, ревкомиссия рәисе камытын да кияргә туры килде. Хәләл көч белән яшәдек, йорт-җиремә хәрәм кермәде, шөкер. Ике егет үстердек. Аларны авылга файдалы итә алуыбыз белән дә бәхетле без, – ди ул.
Файдасы нидә диярсез. Әдһәм аганың бер улы Кабан арты мәчете каршындагы мәдрәсә укып йөргән елларда, Гарәбстаннан килгән егетләр белән таныша. Илчеләрнең изге нияте барлыгын белеп, әтисе янына алып кайта. Мәчет салучыларга ярдәм итәргә ниятлиләр икән, әйдә, бик хуп!
– Күмәк хуҗалык рәисе Илгиз белән дә киңәш иттек, дүрт почмагын дүрт таш өстенә куеп кына күтәрелгән агач мәчетне җиткерергә хәлләр чамалы еллар иде, гарәпләрнең безгә бер миллион сум акча бирүләре ярап куйды. Җомгаларны аңа кадәр Рәхилә әби өендә укысак та, шөкер, имансыз түгел идек, безнең авылда бит элек 4 мәчет булган, диләр. Бүген шул агач мәчетебездә балалар сабак өйрәнә, лагерьлар оештырыла. Ә көненә биш вакыт намазга азан исә реставрацияләнгән элеккеге таш мәчетебездә әйтелә, җомгаларга иллеләп кеше җыела. Яшьләрнең дингә тартылуын күреп сөенәм, – ди ул.
Әдһәм абыйны әле тагын аяклы тарих дип тә йөртәләр. Авылдагы һәр гаиләнең буын чылбырларын анык белә ул, аяз хәтерле, зиһенле кеше.
– Кемнең кемгә ботак очы туган булуын да миннән килеп сорыйлар. Бары бергә, югы уртак итеп, авылдашларым белән утны-суны бергә кичтем, шуңа да һәрберсе якын миңа алар, үз! Намаз артыннан дога кылганда, мактана димәгез, яртышар сәгать буе авылдашларым исемен саныйм, китәм тезеп – берсен дә читкә бүлеп калдырасым килми. Авылдашыбыз Рифкать абый Бикчәнтәевны да, әтисе Әхмәтҗан абыйны да әйтәм, безнең урам кешеләре бит, икесен дә күреп үстем, кушаматлары “тәкерлекләр” иде, нәселләре бик зур. Әхмәтҗан абый хәтеремдә, мәһабәт гәүдәле абзый ак кәчтүм-чалбардан кайтып төшәр иде. Без инде вак бала-чага исләребез китеп карап тора идек, киеме дә киеме, имеш. Рифкать абый ыспай гәүдәле, озын буйлы, чәчләре үскән, аны артка сыпырып куяр иде мәрхүм. Гомерем заяга үтмәде, шөкер. Никадәр истәлекләр йөртәм хәтеремдә. Алай да әүлиягә санамагыз мине, яшермим, урамда аунап яткан чакларым да булды, клуб сәхнәсенең түрендә утырган вакытларым да күп, мәчеттә Коръән укыр мәртәбәләргә дә ирештем, соңгылары өчен Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен, – ди Әдһәм ага.
Гаделлеге алтынга тиң
Фәридә Гайнетдинова да Түбән Бәрәскә килене. Тумышы белән Олы Мәңгәр авылы кызы. Укытучылар династиясенең бер вәкиле – әти-әнисе дә, бертуганнары да, өч кызының икесе дә укытучы һөнәренә тугры булып яшәүчеләр.
– Әнием – татар теле, әтием биологиядән укытты. Әти кырыс кеше иде, күз карашы белән генә тәрбияләде, әни таләпчән булса да, безне артык гадел, усал булмасыннар диптерме, өйдәге хезмәт арасында, Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен яттан сөйләп, дөньяга икенче күз белән карарга өйрәтте. Әтине үрнәк күреп үскән балалар бит без, шунсыз елый да белмәс идек, Тукайның ачы язмышы аша ятимнәрне кызганырга, мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшендек. Бәрәңге чүбе утаганда әни үзе Тукай шигырьләрен сөйли, үзе елый торган иде мәрхүмә, аңа ияреп без елыйбыз, югыйсә өйдә еларлык бер генә сәбәп тә юк. Мәктәптә безгә әти-әни дип укытучылар бүлмәсенә якын да барырга ярамады, – дип сөйли Фәридә апа.
Беренче омтылышында нибары бер бал җитми, педагогика институтына укырга керә алмый әле ул. Бер елдан ниятенә ирешә – физика һәм математика факультетына укырга керә. Ә юллама дигәне аны шушы авылга китерә.
– Наил исемле егет белән никахлаштык. Эшчән егет иде, гади хезмәт кешесе булса да, тырышлыгы белән миннән күпкә өстен. Кыш көннәрендә иртәнге сәгать өчтән торып кабызулары исемә төшә дә, ничекләр түзде икән дим, сәгать дүрттә инде фермада булырга кирәк, ә аңа кадәр чиләк-чиләк су кайнатып, тимер өемен җан кертәсе бар, дигәндәй. Алдашмыйм, төрлесен кичтек, гел җайлы эздән генә тәгәрәми тормыш арбасы, рәхмәт, укучыларым да, әти-әниләрем дә аңлады, мин тырыш хезмәтем, фидакарьлегем бәрабәренә үз хөрмәтемне казандым, – ди Фәридә апа. – Янымнан үткән бер генә авыл кешесе дә, әти-әниләрме, мин укыткан балалармы, берсе дә баш кагып исәнләшмичә китми, 7 сыйныф чыгардым, укучыларымнан кайчагында, ни өчен яраттыгыз соң сез мине дип сорыйм да, кеше аермаганыгыз өчен диләр. Түрә баласымы, гади эшченекеме, берсен дә какмадым, катламнарга бүлеп карамадым. Ләкин шулай да бу авылга укытучы булып килгәч, бер нәрсәгә шаккаттым, безнең Олы Мәңгәр авылында укытучылар интеллигентларча киенәләр, берсе дә терлек асрамый, бакча тутырып чәчәкләр үстерәләр иде, ә монда карыйм, укытучыларның аягында галош! Я, Аллаһым, укытучылар галош кияргә тиешләрме инде гаҗәпләнгәнем хәтердә.
Туган авылыннан төяп килгән күңел байлыгы аңа биредә яшәр көч бирә дә. Беләбез, Олы Мәңгәр авылы тарихта тирән эзле. Сугыш елларында латыш балаларының эвакуацияләнүе, алар өчен Олы Мәңгәрдә интернат булдырылып, аларның шунда тәрбияләнүе, еллар аша нәкъ менә Фәридә апа язмышына аһәң сала.
– Тугызынчы сыйныфларда укыганда Гунер дигән кеше килде. Син урысчаны әйбәт беләсең дип, латыш балаларын тәрбияләүчеләр булып, ул чакта детдомда эшләгән бөтен әбиләргә дә йөртеп чыгарга, зиратка алып менәргә миңа куштылар. Йөрттем. Ә ул киткәндә мине кунакка чакырды. Шул елның көзендә беренче тапкыр Ригага бардым, берүзем! Мәктәп бару өчен 24 сум юллык акча бирде, кайту өчен әти-әни түләде, ничек курыкмаганмындыр, – ди ул.
Студент елларында тагын бара әле ул Ригага. Мәктәптә укыган чагында хат ала. Очраклы гына язылган хат иясе кайчандыр әнисе шунда тәрбияләнгән гарип кыз бала... Фәридә ханым авырыксынып тормый гына җавап яза. Китә элемтә... Ә көннәрдән бер көнне Ограга атап юлга кузгала.
– Беренче курсны тәмамлагач, проводник булып эшләдем дә, көзен киттем боларга. Андагы рәхәтлек, муллык! Сугыш елларында үзләрен ачлыктан коткарып калулары өчен, Олы Мәңгәр авылы халкының һәркайсын алып килеп кунак итәргә әзер алар. Баруга озын чәчләремне көдрәләттем, өстәл кадәр чемодан сатып алып, өйдәгеләргә бик күп киемнәр җыйдым. Минем белән кибеткә керсәләр дә, талымсызланып, ярты чемодан чәй сатып алуымнан кыенсынып, без чыгып торабыз, диюләре исемдә. Андагы халык югары мәдәниятле. Салютны беренче аларда күреп кайткан идем, матурлыгы! Татьяна белән бик озак еллар хат алыштык, соңгы мәртәбә өч ел элек хәбәрләштек, әнисе дә исән иде, үзе кияүгә чыкмады, соңгы вакытларда дингә кереп китте дә, йомыла төште шул, – ди Фәридә апа.
Аның да авылда үз миссиясе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә апа Гәрәеваның иң якын дусты булып, авылдагы өйләрен карап торуны үз өстенә йөкләгән.
– Наил, мәрхүмкәем, бозау суяр иде дә, Наилә апа кайсы җирен ярата икән, сора да, мул итеп кертеп бир, ди торган иде. Бик якын идек без аның белән. Серләрен сөйләр кешесе булдым. Икәү бакчада казына идек, Фәрит җир казырга егетләр кайтара иде, тегеләр көрәкләрен куюга чыгабыз да, мин тырмалыйм, түтәл ясыйм, буразна сызам, ә ул анда монысын төрт, монысын монда утырт дип йөри торган иде. Беркайчан кеше сөйләмәде. Фәридә, кыен ашасаң да, түзгәнсең, үкенечең юк, иреңне ахирәткә бәхиллегең биреп озаткансың, ә минем Рифкатем өчен йөрәгем өзгәләнә, аңлашырга өлгермәдек, бәхилләшмичә китте бит дия иде. Гомерем буе акчага мохтаҗ булып яшәдем, хәзер генә уч тутырып акча тотам, дип шөкер итте. Юмарт иде мәрхүмә, бармак башы кадәрле генә ярдәм итсәләр дә, акчалата сөендерә белде, авылда мәчеткә йөрүче балаларга өләште, махсус хәрби операциягә китүчеләрне дә онытмады, кайткан саен авыл “казнасы”на үз өлешен куйды. Без икебез ике пырдымсыз, бу кадәр ничекләр итеп уртак тел таптык соң дип гаҗәпләнә иде мәрхүмә. Аның китүе кыен булды... Авыл әбиләрен җыеп анысын, монысын эшлибез әле дип план корды, җырланмаган әле безнең җыр дип шаярта иде, урыннары оҗмахта булсын, – ди Фәридә ханым.
Наилә ханым Гәрәевадан мирас булып калган эшләрен әле төгәллиселәре бар бәрәскәлеләрнең, димәк, тормыш дәвам итә, дөресрәге алда җир җимертеп эшлисе эшләре көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар