16+

ҖИРНЕҢ МАЕ БЕТМӘГӘНДЕР БИТ?

«Химия ашыйбыз», - дип, күпме генә зарлансак та, кечкенә генә бәрәңге бакчасыннан да химия кулланмый гына уңыш алып булмый. Әле колорадо коңгызына, ул да түгел, фитофторага каршы чара күрәсе... Соңгы елларда бәрәңге басуын түшәк кебек каплаган эт эчәгесенә дә тиешле «даруы» бар икән. Бер эшкәртсәң, әлеге афәт алты ел күренмәячәк...

ҖИРНЕҢ МАЕ БЕТМӘГӘНДЕР БИТ?

«Химия ашыйбыз», - дип, күпме генә зарлансак та, кечкенә генә бәрәңге бакчасыннан да химия кулланмый гына уңыш алып булмый. Әле колорадо коңгызына, ул да түгел, фитофторага каршы чара күрәсе... Соңгы елларда бәрәңге басуын түшәк кебек каплаган эт эчәгесенә дә тиешле «даруы» бар икән. Бер эшкәртсәң, әлеге афәт алты ел күренмәячәк...

Белгечләр белдерүенчә, авыл хуҗалыгында химия кулланмасак, Җир шарындагы 4 млрд халыкның гына тамагын туйдырып булыр иде, ә калганнар?! Сүз дә юк, күпме генә мактасак та, химия зарарлы дигән фикер инде канга сеңгән. Тик янәдән белгечләр сүзенә колак салсак, алар фикеренчә, нәкъ менә химия кулланганга күрә, яшелчә һәм җиләк-җимешнең уңышы зур, аларны кибетләрдән ел әйләнәсендә сатып алырга була, ә бу яман шеш күзәнәкләренә каршы иң нәтиҗәле чара. Бер начарның бер яхшысы, дигәндәй... Югарыда язылганнардан чыгып, зур уңыш алу өчен гел химия генә кулланырга кирәк, дигән фикер тумасын тагын. Химияне кабул итәр өчен дә туфракның билгеле бер таләпләргә туры килүе кирәк әле. Бер уйласаң, нәкъ кеше организмы кебек: кайчакта табиблар да, «бу авыру әлегә бик хәлсез, мондый көчле дәвалау курсын кабул итә алмый», диләр. Хәер, сүз башы башка иде бит, янәдән җиргә кайтыйк. Аз гына кызыксынсак, без туфракның халәтен билгели торган күрсәткечләрнең берсе (бәлки иң мөһимедер дә) - аның ачылыгы икәнлеген белербез. Әгәр дә ачылык нормадан артык икән, ул вакытта җиргә тирес һәм башка ашлама кертүнең нәтиҗәсе дә түбән булачак. Саннарга күчерсәк, известьлаганнан соң, минераль ашламаларны үзләштерү 35-50 процентка хәтле арта. Безнең илдә 60 млн гектар җирнең ачылыгы нормадан артык, шуның 50 млн гектары чәчүлек җирләргә туры килә, дисәк, игенчеләр алдына куелган эш мәйданын күз алдына китерү кыен түгелдер. Ә туфракның ачылыгына каршы көрәш, алдарак язуымча, җиргә известь кертү ул. Әлеге эш безнең республикабызда ничегрәк башкарылуын үз күзләребез белән күрер өчен, Балтач районына юл тотабыз. Республикадагы туфракның торышын күрсәтә торган картага күз салсак, без Балтач районының һәм башка бу тирәдәге районнарның ачык яшел төскә буялганын күрербез, димәк, монда ачык күксел урман туфрагы. Каманың аргы ягындагы кебек, уңдырышлы кара туфрак түгел шул, җиң сызганып эшлисе дә эшлисе...
Ак балчык кына, димә
Агрохимия өлкәсендә азмы-күпме «белем туплаганнан» соң, тау көртедәй өелеп торган ак балчык тавына алтынга карагандай карый башлыйсың. Менә дәүләт кайда ул, дисең!..
«Аны басуга кертү өчен, алдан хәстәрен күрәбез, - ди «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖнең баш хисапчысы Габдерәфыйк Фәйзрахманов. - Узган ел барлыгы 38 000 тонна известь әзерләп, басуларга керттек. Моның өчен махсус җиһазландырылган биш машинабыз бар. Безнең җәмгыятьнең техник базасы бик ныклы, известь кертүдән тыш, җир эшкәртүгә бәйле бөтен эшне дә башкара алабыз. Үзебезнең төбәктән читкә, мәсәлән, Киров өлкәсенә дә чыгып эшлибез. Әлбәттә, төп юнәлешләрнең берсе булып, җирне ашлау тора. Минераль ашламаларны җитештерүчеләрдән турыдан-туры алабыз, ул вакытта бәяләр кулайрак. Ә известьны үзебезнең Балтач районы җирлегеннән чыгарып әзерлибез. Чепья һәм Арбаш авылларында безнең карамактагы ике карьер бар. Күп еллар дәверендә хуҗалыкларны яхшы беләбез, шуңа күрә, кайбер эшләр соңыннан түләү шарты белән дә, үзара килешүгә нигезләнеп тә эшләнә. Әйткәнемчә, безнең карамакта ике карьер бар, без шулардан, известь әзерләү белән беррәттән, өч төрле фракциядәге ташлар да җитештерәбез. Узган ел 80 000 тонна вак таш әзерләдек. Шушыңа бәйле рәвештә юл эшләрен дә башкарабыз», - дип, бер сулышта барлык эшләре белән таныштырды Габдерәфыйк Фәйзрахманов. «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ һәм аның җитәкчесе Наил Гыйләҗев турында Балтачның үзендә дә бик күп җылы фикерләр ишеттем. Хуҗалыкларга да, аерым кешеләргә дә авыр чакта ярдәм итүче, үзләрендә эшләүче йөздән артык хезмәткәренең тормышын кайгыртып торучы оешма буларак билгеле ул районда.
Яхшы кешеләр янында бик рәхәт һәм күңелле, ләкин ак балчык чокырыннан ерак китәргә ярамас, дип, янәдән шунда юл тотыйк.
Витаминсыз печән булмый
Безнең республикада 28 ак балчык карьеры бар, аларның сыйфатын тикшереп, кулланырга рөхсәт кәгазен «Татарстан» агрохимик федераль үзәге бирә. Бу - алар башкарган эшнең иң кечкенәсе генә. Аеруча мөһиме - алар республика районнарындагы туфракның торышын, сыйфатын билгелиләр. Әлеге оешмадан алынган мәгълүматларга күз салсак, Татарстаныбызда 1432,8 мең гектар чәчүлек җирләр ачы туфраклы дип санала. Ел саен 140 000 гектар җиргә известь кертелә. Барлык мәйданны биш еллык циклга бүлеп карасак (известьлау нәкъ шул вакыт аралыгында башкарыла), ул вакытта без ел саен 250-280 000 гектар җирне эшкәртергә тиеш булыр идек. Күренгәнчә, тиешлесеннән бераз калыша. Сүз дә юк, әгәр дәүләттән акча бүленеп бирелмәсә, бәлки, бу мәйданның яртысы да ак балчыкның ни икәнлеген дә күрмәс-белмәс иде. Җирнең ачылыгына карап ярдәм итүнең күләме 70 проценттан алып 85 процентка хәтле үзгәрә, ягъни чыгымнарның менә шушы өлешен республика күтәрә. Элек, дөресрәге, социализм чорында тирес түгүгә дә, ашлама кертүгә дә билгеле бер план куелып, аны үтәү мәҗбүри булса, хәзер һәркайсы җирне үз мөмкинлегеннән чыгып кына хәстәрли. Кызганыч, әлбәттә, булдыксыз хуҗаларга эләккән җирләр бөтенләй кадерсезгә әйләнергә мөмкин. Мондый «хуҗалар»ны сүз белән генә шелтәләп була, әлеге очракта, җирне яклап, аны дөрес итеп тәрбияләмәгән өчен чара күрүгә бернинди дә канун юк. Россия төбәкләре арасында хуҗалыкларга известьлауга акчалата ярдәм күрсәтүче бер Татарстан гына. Чит илләрдә известь кертелмәгән ачы туфракка бөтенләй ашлама сибелми икән. «Алар моны акчаны суга салу дип кенә исәплиләр», - диделәр миңа «Татарстан» агрохимик федераль үзәгендә. Бездә дә хуҗалыклар, ашламага субсидия алу өчен, чәчүлек җирен тикшертеп, җирнең картограммасын төзергә тиешләр. Картограмма «Татарстан» агрохимик үзәгендә төзелә. Үзәкнең белгечләре миңа агрохимия өлкәсенә «тәрәзә ачарга» тырыштылар, мине исә зоотехникага кагылышлы сораулар борчый башлады. Соңгы вакытта авыл халкыннан: «Җирнең мае беткән, шуңа күрә печәннең дә, саламның да витамины да, сихәте дә юк», - дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Имештер, печән ашады ни дә, ашамады ни. Әлеге сорауга ачыклык кертергә тырышып карадым. «Әгәр дә нинди дә булса культураның үсүе өчен кирәкле булган элементлар туфракта җитәрлек түгел икән, сүз дә юк, ул начар үсәчәк. Ләкин сез күз алдына китергәнчә, печән бар, витаминнары юк, дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Без үзебез үк терлек азыкларының составын тикшереп, фермалар, хуҗалыклар өчен рацион төзибез», - ди әлеге үзәк белгечләре. Шулай итеп, үлгән сыерларны, тумый калган бозауларны, кысыр таналарны агрохимия тармагына тагарга тырышсам да, барып чыкмады. Күптән түгел генә үзебез дә Аксубай районнарының берсендә күпләп сыер үлү очрагы турында язып чыккан идек. Ул вакытта да төгәл сәбәбе ачыкланып бетмәде. Бу юлы да «Татарстан» агрохимик федераль үзәге белгечләре минем бөтен шик-шөбһәләремне кире кактылар. Басуларга ашлама керткәндә терлекләр көтүлектә җилгә каршы йөрсә яки башка куркынысызлык чаралары үтәлмәсә генә, күңелсез хәлләр булырга мөмкин икән. Дөрес, терлекләрнең үлүенә экология дә сәбәп булырга мөмкин. Ләкин Татарстанда чаң сугарлык экологик куркыныч районнар юк дип тә ышандырдылар. Тереклек бик серле могҗиза бит ул, яшәр өчен әллә нинди шартларга да ияләшә-җайлаша. Бүген без тормышыбызны химиядән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кыскасы, бер Аллага тапшырдык инде.

Сыерларыбыз бар, черемәбез юк. Гаеп сыерлардамы, кешеләрдәме?
Органик ашламаларны куллану соңгы елларда нык кимегән. 1986-1995 елларда бер гектарга 5.3 тонна органик ашлама кертелгән булса, 1996-2009 елларда бу сан 2.1 тоннага хәтле кимегән, ә 2011 елгы мәгълүматларны карасак, ул бары тик 1.4 тоннаны гына тәшкил итә. Республика буенча 2012 ел башына 1684, 2 мең гектар чәчүлек җирләрендә (барлык мәйданның 51,5 проценты) черемә (гумус) нормадан бик түбән. Меңләгән баш терлек асрасак та, шул ук тиресне басуга чыгару юк дәрәҗәсендә. Әллә инде хәзер сыерлар башка төрлеме?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading