16+

Дүрт ай эчендә берничә катлаулы операция кичергән

Реанимация бүлегендә комада яткан шеф-пешекче Марат Фәрукшинны Ашыгч ярдәм хастаханәсеннән өенә алып кайтканнар.

Реанимация бүлегендә комада яткан шеф-пешекче Марат Фәрукшинны Ашыгч ярдәм хастаханәсеннән өенә алып кайтканнар.

Яңа елны ул гаиләсе янында каршылаячак

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәваланучы танылган шеф-пешекче Марат Фәрукшинны өенә кайтарып җибәргәннәр. Узган дүрт айда Марат берничә катлаулы операция кичергән, озак вакыт реанимациядә дәваланган, аннары нейрохиругия бүлегендә сихәтләнгән һәм 30 килограммга ябыккан.

Зыян күрүченең хәле авыр булып кала бирә. Аны чиратлашып әнисе һәм хатыны карап, тәрбияләп тора. Алар Марат тизрәк аңына килер һәм янәдән тормышка кайтарыр дип өметләнә.

Ир-ат Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 31 август киченнән бирле дәвалана. Бәтке авылына кайтып барганда ул авариягә эләгә, шуннан бирле тормышының асты–өскә әйләнә. 

Маратны озакка сузылган тернәкләндерү курсы көтә: башта Чаллы сугыш ветераннары госпиталендә, аннары Казанда һәм Мәскәүдә дәваланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading