Тарифлар арта, мохтаҗларга ярдәм чаралары каралган
2025 елның 1 июленнән гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар уртача 17,5 процентка үзгәрә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2025 елның 1 июленнән гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар уртача 17,5 процентка үзгәрә.
Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Татарстандагы 870 муниципаль берәмлектә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның югаргы ноктасы 17,5 процент чикләрендә билгеләнә. Бу республика халкының 59,6 проценты. Республиканың 43 муниципаль берәмлегендә (боларга Казан белән Чаллы да керә) ЖКХ тарифлары 22,3 процентка арта. Тарифлар билгеләгәндә куелган чиктән законлы рәвештә уртача 4,8 процентка тайпылырга мөмкин.
Казанда электр 19 процентка, салкын су 17,5 процентка, су бүлеп бирү 17,5 процентка, җылыту 22,3 процентка, чүп чыгару 8,9 процентка, кайнар су 21,6 процентка кыйммәтләнә. Акчалата караганда саннар түбәндәгечә була. Казанда салкын суның кубометры 34,55 сум, кайнар суның кубометры 240,40 сум, су бүлеп бирү 46,19 сум була. Җылылык белән тәэмин итү (Гкал өчен) 2 895,25 сум. Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның кубометрына 598,49 сум.
Республика буенча гражданнарга ЖКХ түләүләре 2025 елның 1 июленнән ел ахырына кадәр 75,75 сумга арта.
– Торак-коммуналь хуҗалык тармагыннан кадрларның күпләп китүе күзәтелә. Тарифлар кадрларны саклап калу максатында да күтәрелә. 2025-2026 еллардан башлап коммуналь тармакта хезмәт хакларын 63 мең сумга җиткерү ниятләнелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коммуналь тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү бурычы куйды. Торак-коммуналь хуҗалык тармагын камилләштерүне дәвам итәргә кирәк. Моңа республика бюджетыннан 10 миллиард сум күчерелә, бу тарифларның кискен үсешен тоткарлый. Социаль яктан мохтаҗларга ташламалар каралган, алар яшәү урыннарындагы социаль органнарга мөрәҗәгать итсен, – диде Александр Груничев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар