Кукмара районы Тырыш авылында заманча җиһазландырылган яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Искесен, минем телдә “тавык кетәклеге” дип йөртелүче медпунктны, 1981 елда Сәрдекбаш авылындагы бер әбинең иске йортын бирегә күчереп урнаштыралар. Ничәнче елда төзелгән йорт булгандыр, әмма Тырыш авылы халкына кырык дүрт елга якын хезмәт итә ул.
Бүгенге көнгә кадәр медпункт дип йөртелүче бу йорт тузды. Биш ел элек Тырыш авылына фельдшер булып Янцыбы авылыннан Наил Файзрахманов дигән яшь егет килде. “Беренче тапкыр ишекне ачып керүгә күзләрем маңгайга менә язды. Идән ярыклары бәбәй башы сыярлык, тәрәзәләре кышка дип куелган ике катлы капроны да алынмаган, миче җимерек, баскыч төбендәге идән сайгаклары череп беткән. Процедурный ягы да кеше керә торган түгел. Канализация юк. Юына торган җирендә элекеге умывальник тора. Иң беренче башыма суны каян аласы да, кая түгәсе була икән дигән сорау килде”, – дип сөйләгәне истә. Электр белән җылытылган медпунктыбыз бик суык, укол ясатырга дип баргач, аяклар өшеп кайта иде. Фельдшерыбыз кыш көне киез итек киеп, төшкә кадәр өстендәге курткасын да салмыйча кабул итте. Кабул итү бүлмәсе белән чират көтеп тору урынын юка такта стена гына бүлеп тора. Төкереген дә йотмыйча тыңлап торучы авылдашларың янында зарланасы килми бит. Егет кеше булгач башта уңайсызланган идек. Ягымлы, эчкерсез, сабыр фельдшерыбызны авыл халкы бик тиз үз итте. Әти-әнисенең икесе дә бер юлы каты авыру белән көрәшүе дә, аннан кирегә безнең якка килеп эшләве дә җиңел булмагандыр. Эшли башлаган беренче елларында ук, яшь кеше түзмәс, мондый шартларда эшләмәс, китәр дип уйлаган идек....
Биш ел эшләгәннән соң, фельдшер егетнең эштән китәсен ишеткәч, бәлки заманча медпункт булса эшеннән китмәс тә әле, дигән уй белән яңа ФАП артыннан йөреп карарга булдым. Кайдан башларга белмәгәч, җирлек башлыгына шалтыраттым. “Аерым гына медпункт булмый, мәктәп, детсад бергә бер бинада булачак”, дигән сүзләрен еш ишетергә туры килгәнгә, монда өмет юк дип, Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нафыйк Хөсәеновтан ярдәм сорадым. “Мин дә сөйләшермен, йөр, булышырмын” дигәч, тәвәкәлләп тотындым бу эшкә. Бер керүдә үк бик яхшы киңәшен биргән район башлыгы урынбасары Резидә Нурисламовна турында, их районыбызда менә шундый кеше аермый торган, кешене кешегә саный торган җитәкчеләр күп булса иде дип уйлап куйдым. Аның киңәше белән район башлыгы Сергей Димитриев исеменә хат язып, авыл буенча имзалар җыеп, район башлыгы янына бардым. Билгеле, җирлеккә кагылышлы мәсьәлә булгач, авыл җирлеге башлыгын да чакырганнар. Район башлыгы янына беренче керүем иде. Үтенечебезне тыныч кына тыңлады, булыр дип ышандырды. Һәм сүзендә торды. Безгә мондый заманча ФАП бик кирәк иде. Барлык Тырыш авылы халкы исеменнән Сергей Дмитриевичка, Резидә Гаяновага, авыл өчен нәрсә сорасаң да һәрдаим ярдәм итеп торучы Нафыйк Факиловичка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кабат шуны әйтеп узуны да кирәк саныйм, безгә кояш Нафыйк Факиловичның сөйләшүе нәтиҗәсендә генә елмайды.
Тагы бер яңалыкны җиткерәсем килә. Үз гомеребездә беренче тапкыр Тырыш авылы халкын үз авылдашыбыз, яшь фельдшер Алсинә Галиәхмәтова дәвалый башлаячак. Дару белән генә түгел, якты йөзе, тәмле теле белән дә дәвалый ала торган табиб булуына чын күңелдән ышанып, аңа хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.

Фәридә Хисамова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар