16+

Югары Ындырчы халкы: чишмәсез калдырырлармы?

Авыл халкыннан әнә шундый зарлы хәбәр килеп иреште.

Югары Ындырчы халкы: чишмәсез калдырырлармы?

Авыл халкыннан әнә шундый зарлы хәбәр килеп иреште.

“Изге чишмәбезнең чыганагын актарып ташладылар. Авылга агып төшә торган юлы инде саташты, бүтән якка сузылды. Безне иң куркытканы – кул тидергәч чишмә югалырга мөмкин. Ярты авылның йортларына шул чишмәдән су кертелгән. Беренчедән, без сусыз тилмерәбез, икенчедән, чишмәне югалтмабызмы?”

Кабат сәфәр чыктык...
Апас районының Югары Ындырчы авылы халкыннан әнә шундый зарлы хәбәр алдык. Борчуларын уртага салып сөйләшәчәкләрен белеп, авыл җыенына без дә кузгалдык. Аларның ут йөрәклеләр икәнлеген беләбез, моннан нәкъ бер ел элек балалар бакчасын ябып, бинасында Пробация үзәге ачарга җыенуларына да каршы күтәрелгәннәр иде, ниятләрендә нык тордылар – балалар бакчасын саклап калдылар, шөкер! Инде менә чишмә борчуы авылдашларны кабаттан клубка җыйган. 

Гадәттәгечә, клуб тутырып килгәннәр. Үз борчуларына битараф булмаулары сөендерә, туган кыенлыкларны чишәр өчен бер фикергә килә белүләре, бердәмлекләре егәрле авылларга да үрнәк. Сүз дә юк, үзлегеңнән генә хәл итә торган борчу түгел бу, шул нисбәттән Апас районы җитәкчелегенә дә эндәшкәннәр. 

– Кайбер авылларда елга бер мәртәбә узучы халык җыенына да килмиләр, ә безнең менә быел өченче мәртәбә җыелышып сөйләшүебез, – ди авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов. – 8 март көнне авыл хатыннарына бүләк булып, су бетте, 15 ләп йорт сусыз калды.

Асылда эш болайрак. Апастан Казан ягына сузылган олы юл Югары Ындырчы авылы башында таудан түбән төшә. Кышын бу урыннан үтүләре бигрәк уңайсыз, беренчедән ул бормалы, икенчедән юллар бозлавык чакта йөк машиналары корт тизлегендә көчкә шуышып менә. Җитәкчелек тырышлыгы, дәүләтнең кайгыртуы белән биредә яңа юл түшәргә керешкәннәр икән. Юлны тигезрәк итәр өчен, трассаны читкәрәк алырга һәм тауны кисеп, сөзәкләргә туры килгән. Район җитәкчелеге әйтүенә караганда, проектлар 4-5 ел элек үк эшләнгән, әлбәттә, кәгазь эше өчен генә дә зур суммалар тотылган. Инде “Татавтодор” юллар төзү оешмасы килеп, эшкә тотынгач кына, авыл халкының, чишмә юлына ник кагылдыгыз, юлны читтәнрәк боргалагыз диюләре, сүз дә юк урынсыз. Эшләнәсе эшләргә дәүләт мөһере сугылган икән, кагылган казыклар урынында калачак. Эш шул урында дәвам итәчәк. 

Ни өчен болай килеп чыкканмы? Читкәрәк “күченү” эшне бозган, салыначак яңа юл нигезе чишмә чыганагы өстенә туры килгән. Беренчедән 4-6 метр тирәсе тау катламы алынган, икенчедән, асфальт юлны мәңгелек итәр өчен тагын 1,2 метр казып төшәргә кирәк – юлны кирәкле чимал белән өеп менәсе бар. Әлбәттә чишмә урынына юлыгасыларын белмәгәннәрдер димим, ләкин уйлап җиткермәгәннәр. Әгәр дә авыл якын булмаса һәм халык аннан су эчмәсә, юл төзүчеләр чыганакны махсус җайланма белән киптереп кенә үтәрләр иде. Чөнки су саркып торган җиргә юл салмыйлар, ул урында икенче көнне үк асфальт уйный башлый, кышын ул ярыла дип аңлата юл төзүчеләр. Бу очракта чишмәне саклап калырга мәҗбүрләр. Тик ничек итеп? 

Чишмәсез калырга ярамый!
Авыл халкы чишмәсез калудан курка, билгеле. Җыенда исә юл төзүчеләр тарафыннан чишмә юлының дренаж ташлар ярдәмендә элеккеге агу ягына борылып, тиешенчә эшләп калдырылачагын вәгъдә иттеләр, хәтта бу эшләрнең, әлегәчә авыл җирлеге башлыгы да күрмәгән проектта да бар дип ышандырдылар. Бик хуп! Ләкин чишмәнең суын элеккеге кебек эчеп булачагына инде гарантия бирмиләр. Тау бите сөзәкләнгәч, аңа грунт сулары якыная һәм юлларга кышын сибелгән махсус реагентлар да эреп агырга мөмкин, шул сәбәпле суның чисталыгы бозылырга, эчәргә яраксызга әйләнергә мөмкин, диләр. Бу очракта халыкны чиста су белән тәэмин итүнең һичшиксез икенче юлы эзләнергә тиеш. 

– Авылда ике су линиясе бар, берсе чишмәнеке, икенчесеннән артезиан суы ага. Махсус скважина бар. Калган йортлар исә шуңа тоташкан. Чишмә суыннан файдаланучылар линиясенә дә артезиан суын куша алам, ләкин чишмә линиясенең берничә урында тишеге бар, көне-төне агып ята торгач, су суырту моторы түзмәячәк, яначак. Шуңа да әлегә ике көнгә бер мәртәбә генә чишмә линиясен сулы итәргә мәҗбүрмен, – дип ышандыра авыл җирлеге башлыгы. 

Асылда урамдагы ике колонка һәм ике йорт янында чишмә линиясе тишек, су туктаусыз агып ятачак һәм шул нисбәттән күл төбенә килә торган торбасының да ярык җирләре бар ди Ранис әфәнде. Моннан 70-80 еллар элек ясалган авыл уртасындагы күлне дә шул чишмә чыганагы туендырып торган. Хәтта балыкчылар аңа төрледән төрле балыклар да җибәргәннәр. Җәй буе күл тирәсендә авыл малайлары кармак салып утыралар, бу хиссияттән дә мәхрүм каласыбыз килми, диләр. Авыл өстендә янгын-фәлән күтәрелсә дә, шушы күл коткара, күз карасыдай сакларга теләүләре аңлашыла. Күп еллар элек бер урамда янгын чыккач, 4 йорт янып өлгерде, калганнарын әлеге күл суы коткарды, урамы белән көлгә әйләнәсе иде, диләр. Сусыз калырга һич ярамый, анысы. 

Яшермим, авыл халкы башын кашырлык хәл бу. Юлны кайчан ясап бетерәселәре әлегә билгесез, тапшыру вакыты 2027 ел дип фаразлыйлар. Ә бит тормыш үз агымында: яз артыннан җәе киләчәк, әле кер уып, юыну, ашау-эчүне кайгырту өстенә бакча эшләре дә өстәләчәк, димәк, артезиан суына кушылмыйча булмый. Анысын кертү өчен метрын 1200 сумнан эшләп бирергә әзер егетләр бар, сандыктагы үлемтеккә дигән акчаны дөньялык хаҗәтләре өчен тотмыйча булмый инде хәзер. Кемгәдер ул 68 000, кем өчендер 34 000 мең сумга төшәргә мөмкин, бәясе колонкадан яшәү ераклыгына карап исәпләнәчәк. 

Аксакаллар сүзенә колак салу кирәк!   

Югары Ындырчы авылы янындагы “Изгеләр чишмәсе” дәүләтнең милли-мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Заманында, аның да канунлы хокуклары булсын дигәннәрдерме, БТИ системасына теркәгәннәр дә, үзенең әһәмиятен үзе дә аңлап җиткермәгән чишмә бүген дәүләт ышыгында. Әмма аңа карап кына кул тидерми калмаганнар. Асылда бик борынгы ул. Хәтта авылны икегә бүлеп, бүген яңартылу бәхетенә ия булган юл да, әйтсәм әйтим, бик күптәнге. Аның нигез ташларын әби патша – Екатерина II түшәткән һәм шушы юлдан үзе ул Кырымга сәяхәт кылган, диләр. Ләкин чишмә борчуы урындагы җитәкчелек өчен тау күчерердәй тоелса да, хәл итмәслек андый ук зур борчу да түгел икән, авыл аксакаллары сүзенә колак салып эш итсәләр, авылга ким дигәндә 3-4 көн эчендә янәдән элеккеге кебек чишмә суы киләчәк. 

Вил абый Хантимиров әлеге чишмәне 1976 елда авылга үз куллары белән китергән кеше. Аның һәр борылмасын да, нинди куәт белән агуын да яхшы белә, чишмәне әлегә тәрбияләп, хәсиятләп торучы кеше дә әле ул .   

– Элек тә мин аны юл аша үзем чыгарган идем, монысында да сүзләремә колак салсалар, отачаклар. Чишмә юлы таш арасыннан сузылырга тиеш, тик чишмә юлына теләсә нинди таш салырга ярамый. Уралдан кайткан, радияцияле ташлардан сак булу кирәк. Кайтартылган ташның кайдан алынганлыгын каян беләсең, дигәндәй... Иң җайлысы, чишмә чыганагына торба куеп калдырабыз да, юл аша авылга – элеккеге урынына борабыз. Олы юлның икенче ягындагы корылманы күрәсезме? Анысы да минем эш. Шул корылма астында бетоннан биш метрга биш метр зурлыктагы чишмә суы җыела торган урынны да үзем ясадым. Мин аны ел саен берүзем төшеп чистартам, тирәнлеге ике метр. Җыелган су торба аша, тагын да тирәнрәк җир астына төшеп, авылга китә. Мин ул чакта ук та бу көннәрнең киләсен белеп, чишмә юлына артезиан суын кушып булырлык җайланма эшләп калдырдым. Әллә ни борчу да юк монда, гадәти бер эш барышы гына.

Хәзер менә олы юл аша торбаны әлеге чишмә җыелу урынына чыгарырга гына кирәк, дөрес торбага кагылышлы вак-төяк эшләре барын бар әле, алары турында сүз дә кузгатмыйм, эш барышында рәтләнеп кала ул. Шунысын ышандырып әйтәм, авыл халкы элеккеге кебек чиста чишмә суы эчәчәк! Чишмә корымый да, сусыз да булмаячак, ул сәгатенә 50 куб су бирә торган, бу тирәдәге иң көчле чыганакларның берсе. Ерак түгел генә тагын берничә чишмә бар, аларның куәте төрлесенеке төрлечә, әмма Югары Ындырчы чишмәсе нык әле, нык! – ди ул. 

Югары Ындырчадан безнең фоторепортаж: https://shahrikazan.ru/photo/iugary-yndyrcy-xalky-cismasez-kaldyryrlarmy

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading