16+

Кара алтынга бай төбәктә халыкның яшәеше ни хәлдә?

Үз күзләрем белән күрдем – иномаркада гына йөриләр.

Кара алтынга бай төбәктә халыкның яшәеше ни хәлдә?

Үз күзләрем белән күрдем – иномаркада гына йөриләр.

Шөгерлеләр нинди уй-ниятләрдә гомер итә? Барып күргәч, шунысын тәгаенләдек: сихри җир бу, кешеләре үзгә, табигате бүтән.

1943 елда көчле нефть фонтаны бәргән Шөгер авылы тарихта зур эзле. 1930 елда Шөгер районы үзәге булып дан тоткан ул. 1953 елда эшчеләр поселогына әйләнгән, 2004 елдан исә сала кабыгына кереп сыенган. Гади генә авыл түгел, зурлыгы, халкы саны буенча Лениногорск районында икенче урын биләп тора, күпфатирлы йортлары да шактый, терлек-туар да асрамыйлар. Саный китсәң, шәхси йортлар секторында нибары 25 хуҗалык сыер тота. Бозау-сарыклар да бармак белән генә санарлык. Шәһәрчәрәк яши шөгерлеләр.

– Авыл советы карамагында булган болынлыклар, ягъни көтүлек җирләре юк, авылның соңгы йорты ызаныннан безнең җирлек төгәлләнә. 550 шәхси хуҗалык, 19 күпфатирлы (430 фатир) йорт исәптә. Соңгылары нефтьчеләр ярдәме белән махсус укытучыларга, табибларга дип төзелгәннәр. Бүгенге көндә җирлектә 1913 кеше яши. Шуның 80 проценты – татарлар, алтысы – руслар, калганы төрле милләт вәкилләре. Тулы куәтендә эшләүче бассейнлы ике балалар бакчасы, мәктәп, участок хастаханәсе бар, янындагы бинаны төзекләндереп гериатрия үзәге ачылды, кибетләрнең саны да күп, иң әһәмиятлесе – эшсезлек дигәне юк. Киресенчә, нефтьчеләр оешмасына эшче куллар җитешми, скважина операторларының хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана. Газ оешмасының бүген әнә ике участогына эшче кирәк. Ялкау кешегә 100 мең сум түләсәләр дә аз, ә эшлим дигән кешегә эш вакансияләре ачык. Күрше авылда гына Бәкер шифаханәсе, эшчеләрне авылдан вахта йөртә. Шөгердә мебель цехы ачылу да берничә кешене эшле итте, – ди авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин.

Үз көнен үз көче белән күрергә теләүчеләр дә юк түгел авылда. Шампиньон гөмбәсе үстерергә алынучы егеткә өметләре зурдан. Үсәр ул. Шөгер шәхси эшмәкәрләре белән беррәттән кәсепчеләре белән дә дан казаныр әле.

Авыл яшәсен дисәң юлы, газы-суы, эше булсын, диләрме әле? 1960 елларда кертелгән су торбаларын махсус программа нигезендә бер өлешен яңарта алганнар, шөкер. Инде калган өлешенә дә тырышырга исәпләре. Ләкин моның өчен, җитәкче әйтүенчә, 30 миллион сум тирәсе акча кирәк. “Татнефть”нең авылны үстерүгә йөз тоткан программалары да рухландыра үзләрен, катнашып отсаң, 10 миллион сумга кадәр акча бирелә, эшләргә генә кирәк, ди җитәкче. Мәгәр эшлиләр, авыл юлларын асфальтлы итү юнәлешендә булдырылган Рәис программасы нигезендә авылның өч урамына быел асфальт юл түшәгәннәр.

– Республикада бердәнбер булган нефть музее бар бездә, чит төбәкләрдән күпме туристлар килә, юлсызлык дигәне туризм үсешенә киртә булырга тиеш түгел иде, – ди Радик Гафиятуллин.

Грантларны да “чүпләп” торырга тырышалар. Шундыйларының берсе – 5 миллион сумга балалар спорт мәйданчыгы торгызылган. Нефтьчеләр ел саен кайтып, 200 шәр йөз төп агач утырталар, кышларын авылны төсле утлар белән бизәргә ярдәм итәләр. Нинди генә эшкә тотынмасыннар, нефтьчеләр көче килеп кушыла. Димәк, терәкле авыл.

Сусауны баса

Хәер, авылга беренче нәүбәттә эшсөяр егетләре терәк, әлбәттә. Марат Бикманов тумышы белән күрше Керкәле авылы егете, әмма Шөгер егәренә көч өстәгән. Мебель цехы ачып, авыл халкын эшле иткән.

– Казанда яшәүче дусларым кунакка дип чакырдылар да эшкә алып калдылар. Мебель ясыйлар иде, эшче кул кирәк чак икән. Миңа бик әйбәт булды ул, яңа кәсепкә өйрәндем. 2011 елда авылга кайтып, үзем цех ачып җибәрдем, - ди Марат.

Ялан җиргә казык кагу җиңелләрдән булмый. Бина эзләп интегә. Әүвәл подвалда табыштырган бер бүлмәдә "борынлый". Кечерәк, кысанрак булса да түзә, тырмаша, дигәндәй. Мебель ясау өчен махсус җиһазлар юнәтә.

– Алары да бик бәяле, ләкин тәвәккәлләгәнмен икән, эшне нәрсәдән булса да башларга кирәк иде. Бинаны булдыргач, эш кораллары табыштырырга керештем, бер-бер артлы кулдан 150 шәр мең сумга 15 еллык станоклар сатып алдым. Италиядә җитештерелгәннәр, - ди ул.

Бизнесы тиз канат җәя. Чөнки авыл халкы хагы ягыннан арзанрак һәм кибетнекеннән сыйфатлырак та булган йорт җиһазларына зарыккан мәл.

– Авыл йортлары тәбәнәк, кибеттән сатып кына алырлар иде, шкафларны сыйдыра алмыйлар. Ә без барып үлчибез дә, аларга кирәкле үлчәмнәрдә ясап, үзебез үк җыеп та бирәбез. Бәяләрне дә артык кыйммәт куймыйбыз, авыл кешесенең хәлен бик яхшы аңлыйм мин. Сыйфат ягыннан да сынатмыйбыз, - ди Марат Бикманов.

Тегүчеләрнең 7 кат үлчә, бер кат кис, дигән әйтеме аңа хас түгел икән. Төгәл итеп бер кат үлчәү, әмма бик пөхтә итеп кисү шарт, ди ул. Бу өлкәдә 14 еллык саллы тәҗрибәсе бар. Кайчандыр бик кечкенә урында кайнашсалар, 9 ел элек әлеге зур бинага күченгәннәр. Әле анысын да дусты бушка арендага биргән. Җир салымнарын, ут чыгымнарын үзе түли, әлбәттә. Авыл кешесенең алдынгы карашлы булуына да сөенә генә ул, модельләрне үзләре күрсәтәләр, безгә эзләп интегәсе дә юк, ди. Хезмәт күрсәтүнең географик киңлеге инде күптән Татарстан чикләрен кичеп, Россия төбәкләренә атлап кергән. Гаилә бизнесы уллары Камил белән Марсель кулларына күчәр дигән өмет киләчәккә ялганырмы – монысын вакыт күрсәтер, әлегә хәләле Татьяна белән бер сүзгә берегеп, уртак сулышта гомер итәләр.

– Гаиләдә 5 егет бер кыз үстек. Сеңлебез генә Самарада, укырга киткән җиреннән төпләнеп калды. Ялгыш укырга җибәрдек сине, дип тә шаяртабыз, ризыгы читтә көткәндер, бәхетле яшәсеннәр! Калганнарыбыз туган җирдә төпләндек, эшле, бер дигән тормышлы, матур, ипле гомер итәбез, - ди ул.

Туган җирендә бәхет иярләгән Марат еллык керемен телләп әйтмәсә дә, күреп торам, бер көнен дә эшсез үткәрми, Шөгер авылында бәйрәм үткәргәндәме, төзелеш өчен ярдәм кирәкме – читкә борылмый, һәрчак изге нияттә. Менә шундый егетләре барында авыллар тезләнми әле, тезләнми!

 “Җәһәннәмнән кайткан Әкълимә мин!”

Килеп төшкәч тә, күпмедер күләмдә борынга ят ис килеп ягылды – сероводород. Элек, авылда битум заводы гөрләп эшләп торганда ул ис бик көчле булган. Хәзер инде сизелер сизелмәс кенә, ләкин чиста авыл һавасыннан шөгерлеләр, кызганыч, бүген дә мәхрүмнәр. Шандор-тау башы тулы нефть суырту скважиналары, хәер, авыл капкасыннан 50 адым атлауга ук беренчесе каршы ала. Шөгер тирәли гаскәр кеби бит алар, рәт-рәт тезелешкәннәр.

Моның халык саулыгына зыяны да зурдыр дип уйлаучылар ялгыша. Ни гаҗәп, халкы озын гомерле. Әкълимә апа Кашапова әнә 101 нче яшен каршыларга әзерләнә. Үз зиһенендә, исемнәрне бутамыйча сөйләшә, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдән, кирәксә озын-озак яшәр өчен ничек итеп дөрес тукланырга кирәклеген дә өйрәтә.

– Җитмеш яшемә кадәр дә яши алмам ди торган идем, боерган булса, 105 яшемне дә куып тотам әле. 1925 елның 5 маенда туганмын. Ярты ятим үстем. Әтидән 1,7 яшьлек булып калганмын, әни сеңлем белән йөкле булган. Өч баланы сыңар күтәрде. Сыерыбыз булгач, ачлыктан бик интекмәдек. Әни фермада эшләде. Карабай авылы кызы мин. Үзебездә башлангычны, Урдалы авылына йөреп 7 сыйныф бетердем. Менә шуннан соң колхозда ат җигеп эшләдем. Сабан да сөрдем, көлтә дә ташыдым, печән дә чаптым. Эшкә батыр диптерме, мине сугыш елларында Ярославльгә үк җибәрделәр, 4 ел буе сазлык ерып тимер юл төзедек. Әни посылка белән май, он юнәтеп салып торгач, анда да ач булмадым. Әсирлектәге немец солдатлары белән бергә эшләдек. Сугышлар бетеп, 6 ай үткәч кенә кайтып кердем, – ди Әкълимә апа.

Аңа кадәр язмышының саллы сынавын кичәргә җитешә ул. 15 яшендә Мөхетдин исемле егет урлый үзен. Клубта үткәрелгән җыелыштан кайтып барган көйгә эләктерә.

– Бик аз яшәп калдык, сугыш башланды. Мөһетдин сугышка киткәндә мин йөкле идем. 7 айлык корсак белән ат җигеп, кырдан көлтә ташыдым. Кыз бала таптым, Әлфия дип исем куштым. Элек бит бала тапкач, 40 көн ял бирәләр иде. Аны да үткәреп бетермәдем, чөгендер кырына эшкә чыктым. Гел үзем белән кырга алып бара идем, көне салкынрак булгач, Әлфияне өйдә калдырган идем, кайттым – имезүгә авырый башлады, күкрәгемдә сөтем әчегәнен белмәдем. Шуннан эче китеп берничә көн авырды да, 3 айлык кызым гүр иясе булды. Аннары мине Бөгелмәгә урман кисәргә җибәрделәр, шуннан Юдино тимер юл станциясенә вагон бушатырга озаттылар, аннан инде Ярославльгә вербовать иттеләр, – ди йөзьяшәр әби.

Мөһетдин сугыштан кайтса да, ир белән хатын бер учакта җылы тапмыйлар, хәтта күрешмиләр дә. Абыйсы янына Әлмәткә китеп урнашкан хатынын эзләп тә бармый ул хәтта.

– Соңрак мин бер хәрбигә кияүгә чыктым. Барлы-юклы бер ай яшәп калдык. Алыпсатарлык белән шөгыльләнгәне өчен, аны төрмәгә яптылар. Ә мин аннан йөкле калып, ир бала таптым. Иремне чыгардылар, ләкин бергә кушылмадык, мин улымны үстердем, ә ул тол хатынга йортка керде. Марсель улымны, кызганыч, 44 яшендә үтерделәр. Кыргызстанга китеп төпләнгән иде. Килен белән бер кыз үстерделәр, аны да машина таптатты. 4 оныкчыгым әнисез калды, төпчеге 5 кенә айлык иде, рәхмәт, киленем белән кодагыйлар ташламады, балаларны бергәләп күтәрделәр, – ди Әкълимә апа.

Бүген ике буын туганының кызы – Зөлфирә Музиева тәрбиясендә ул. Дөресрәге, бер бүлмәле фатирда ялгызы яши, ә туганнары көндәлек килеп хәлен белә, ярдәм итә. Әбекәйнең 100 яшендә дә үз-үзен карап торуы сөендерә, ашын, чәен әзерли, мунчага кергәч, ташка су сибеп, тәмләп үзе чабына, диләр.

– Төннәрен курыкмыйсыңмы, диләр. Юк, курыкмыйм. Җәһәннәмнәрдән дә тере килеш әйләнеп кайткан Әкълимә мин, дип шаяртам. Шушы көнгә кадәр бер генә төн дә янымда кеше килеп кунганы булмады. Догаларымны укыйм да, менеп ятам, йокым килмәсә элеккеләрне уйлыйм. Алай да йоклап китмәсәм, торып китабымны укыйм. Күзлексез. Кайчагында кешедән оялып кына күзлек тоткан булам, – ди ул.

Тормышның гел матур ягын гына күреп, изгелек кылып яшәгән ул. 75 яшендә кулын сорап килгән аксакалга кияүгә чыгарга ризалашуы да әнә шул максаттан – үзе кебек китек күңелле сыңарны нигә бәхетле итмәскә әле?!

– Җирдә яткан тишекле төймәне, алып тагучы була икән сеңлем. Гамир белән 18 ел яшәдек. Хатыны үлгән иде. Ә минем Урта Азиядә гомер итеп, Карабайга кайтып төпләнгән чак. Туганнарым дәшеп кайтарды, читтә калма әле, диделәр. Ә монда никахым көткән икән. Бик әйбәт яшәдек, акыллы, гыйлемле карт иде ул. Гамир чирләде, 8 ел карадым. Аны озаткач та балалары какмады мине. Ләкин кышларын ишек алларын кар баса бит, көрәргә чамам юк, беркая чыга алмыйча утырасың, дигәндәй. Бәдрәфе дә урамда. Зөлфирә янына киңәшкә төштем. Минем бәхеткә бер фатир сатыла иде, Шөгердә шуны алдык – 440 мең сум иде. Туганнарым төзекләндереп бирделәр, акчам бар иде, тиенен дә кызганмадым. Шөкер, матур минем картлыгым, кадердә яшим, – ди Әкълимә апа.

Авылның иң хөрмәтле Акәбисе ул бүген. Урыны түрдә, картлыгы кадердә, хөрмәте ил көнендә.

Икесе бер дулкында

Шөгернең тагын бер хикмәтле кешесе белән таныштык. Коллекционер! Анатолий Вакулю СССР заманының 7 ләп машинасын, 55 ләп мотоциклын туплаган. Ниндиләре генә юк. «Урал», «Днепр», «ИЖ-56», 349, 350, «К-125» («Ковровец»), «Восход», «ЗИМ», «Минск», «Муравейник», заказ буенча ясалган спорт мотоциклы, күргәзмә өчен эшләнгән трицикл дисеңме... Иң борынгысы – 1937 елгы. Һәрберсенең кайда ничек җитештерелгәнен белә, күңелендә тере тарих йөртә. Боларны сатып әйбәт кенә акча да эшли алыр иде, ләкин сатмыйм, ди. Акча – бер көнлек, ә тарихи байлык гомерлек, дип, әлеге “мирас”ны ике улы, оныклары кулына тапшырырга ниятли. Хәләле Надежда белән бу мәсьәләдә бер дулкында.

– Мине озатырга да ул мотоцикл белән килгән иде. Хәзер дә урманга гөмбә җыярга мотоциклга утырып чыгып китәбез. Безнең яшьлек кенә түгел, гомер дә шушы матайлар өстендә үтте бит, дип тә шаяртам. Ачуланмыйсызмы аңа дисез, моны юк гадәткә саныйсыз. Юк, киресенчә хуплыйм. Боларның барысы да чүплектә череп ятар иде, ә алар менә монда, аллея сыман басып торалар. Моңа кадәр аларның күбесе ачык һавада, яңгыр, кар астында басып тордылар, быел гына зур гараж җиткердек тә, һәммәсен бер түбә астына керттек. Тагын кайда бар мондый хәзинә? – ди Надежда ханым.

Кемдер борынгы акчалар җыя, кемдер конвертлар, ә менә Анатолий әфәнде аларны вак-төяккә саный, техникадан да матуры юк, ди. Бабайсы тимерче булган, зур гәүдәле өй эчендә иелеп йөри иде дип искә төшерә ул аны. Тимерчелек каны оныгына да күчкән.

Коллекционер шәһәр-авыллар буйлап күзәтеп йөрергә ярата. Ташландык техника күрсә, хуҗаларына кереп, ипләп кенә сөйләшә. Чүп өеме булып торганчы, алып кына китә күр диләр икән – кош тоткандай куана. Икеләнеп торсалар, әзрәк күндерергә тырышып, сатулашып та куя.

– Акча сорамасалар да, кул җиленә дип биреп китәм инде. Кайбер кеше умырып акча сорый бит әле. Юк, дим, капка төбендә череп бетәчәк ул сезнең, торсын, ә минем кулда икенче тормыш белән кабат яши башлаячак, дигәч, уйланып калалар. Мин башта янгын сүндерү хезмәтендә эшләдем, соңрак җылыту котельныйлары җитәкчесе идем, әйбәт эшләдем, ләкин гаилә акчасын бу “нәфес”емә туздырмадым. Ике улым да үзем кебек, эштән бушаган арада кайтып, янымда кайнашалар, – ди Анатолий.

Анатолий Вакулюк турында ишетеп белүчеләр, ташларга кызганып, машина-мотоциклны инде үзләре китереп бирәләр, икән. Запас частьларны үзенекен куярга тырышып, оригиналларын эзли. Акчага булса кыйммәткә төшәчәге бәхәссез, ә менә бушка таба белүе аерым тәм бирә бугай үзенә. Бүген коллекциясендә булган һәр техникасы хәрәкәттә булуы белән дә горурлана. Мотоцикллар эзләп йөргәндә нинди генә кызыклы хәлләргә юлыкмаган ул. Берсендә берәү аңа 25 ел элек базлары ишелүен, аста бабасының мотоциклы күмелеп калуын сөйләп куя. Бабакай аны яшьләр күзеннән качырып саклаган икән.

– Ышанмадым, ялганлыйдыр, дигән идем, сүзе дөрескә чыкты. Хәлләр китсә китте, казып чыгардык – «Москва» мотоциклы! – ди әңгәмәдәшем.

Коллекциясендәге машиналарына да кызыгып туймаслык. Совет киноларыннан төшеп, бирегә тезелгәннәрмени! Китап битләреннән тере тарих алар. Иң борынгысы шулай ук 1937 елгы. Араларында Лениногорскидан Иранга барып эшләгән беренче нефтьченең машинасы да, Шөгер битум заводы директоры йөргәне дә, дин әһеленең 1950 елгы «Победа» машинасы да бар. Хәтта, хуҗа сөйләвенчә, арада Владимир Путин Самарага килгәч, аны озатып йөрүче төркемдә булган «Волга» (ГАЗ-2102) машинасын да тотып, утырып карап та була. “Мин аны бер генералдан сатып алдым, бер черек мотоцикл бәясенә”, дип елмая әңгәмәдәшем. Генерал да төшеп калганнардан түгел, сатар алдыннан башта Анатолий турында тулы мәгълүмат туплый.

– Чит ил машиналарына кызыкмыйм, чөнки аларга запас частьлар табу бик авыр. Сатып алам дисәң дә, бик кыйммәт торалар. Минем хәтерем бик яхшы. Миллион запас часть бар гаражымда, бер генә миллион булса әле! Кайда нәрсә ятканын – барысын да хәтерлим. Элек «Крайслер» (АКШ) бар иде. Бер тапкыр ватылгач, андыйлар белән эшләмәскә булдым, – ди ул.

Оныклары кайтса да шушы мирасы тирәсендә бөтерелә. Иң кызыгы, кызлар кызыксынучан, ир балалар күзендә андый ялкын күрмим, ди Анатолий абый. Гаиләдә матур бер гадәт булдырган, улы-киленнәренә, оныкларына атап, мотоцикл ясап бүләк иткән. Олы улларының – 35, кечесенең 20 яшьлегенә махсус мотоцикллар ясаган. «Харлей Дэвидсон»га охшатып ясаган әлеге мотоциклларның конструкцияләре үзгәртелгән, утырып йөрергә дә бик җайлы, дип ул. Ә хатынының 57 яше тулган көненә «Победа» машинасын җыеп, сафка бастырган.

– Бик үзенчәлекле бүләк булды ул. Мине утыртып, урам борылышыннан әйләндереп килделәр. Оныклар да мотоциклга да, машинага да утырып йөрергә ярата, – ди Надежда.

...Саланың тагын бер горурлыгы бар – республикада бердәнбер булган 14 гектар биләмәдә җәелгән нефть музее бар биредә. Елына 1 мең тирәсе кунак кабул итәләр. 1870 елларда Америка эшмәкәре Ласло Шандор үҗәтлеге белән табылган комлы битум ятмалары биредә зур завод төзелешенә нигез булып, бүгенге көндә үткәннәр хатирәсен саклап яшәүче рухый вә тарихи истәлекләр турында икенче саннарыбызда язарбыз.







 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading