16+

Кара тавык алам әле

Авылга кайткач, күршеләремә кермәкче идем, әмма капканы ачтым да куркуымнан катып калдым: ишегалдында кап-кара, тәпиләренә кадәр йонлач, дәү тавыклар йөри.

Кара тавык алам әле

Авылга кайткач, күршеләремә кермәкче идем, әмма капканы ачтым да куркуымнан катып калдым: ишегалдында кап-кара, тәпиләренә кадәр йонлач, дәү тавыклар йөри.

Абау, дим, мондый тавыклар да буламы икәнни соң? Кечкенә генә койрыгы бар, кикриге дә әллә ни зур түгел, аяклары кыска, өстәвенә алары да йон белән капланган һәм кап-кара. Ә менә йортның хуҗалары әйтүенчә, бу төр тавыклар күпкә яхшырак та әле: беренчедән, алар итләч, икенчедән, шуның өстенә йомырка да салалар. Йомыркалары бераз үзгәрәк: озынча, нәфис формада, зурлыгы буенча уртача. Бу кара тавыклар ашау ягыннан да сайланып тормый, һава температурасы да аларга әллә ни тәэсир итми. Алар әкрен, салмак кына йөрергә ярата, тыныч булулары белән аерылып тора. «Әтәче дә тавыклар артыннан йөгереп йөреп мәшәкатьләнми, аякларыннан гына эләктереп ала да өстерәп китерә», - дип сөйли йорт хуҗасы, көлеп. Бу тавыкларны әби белән бабайга кызлары шәһәрдән алып кайтып биргән. Токымының исеме кохинхин. Хуҗалар үзләре аларны кара тавыклар дип кенә йөртә. Гадәти ак һәм кызыл тавыклар белән дә дуслашкан кохинхин тавыклары. Бу итләч тавыкларга күпләр кызыга, йомыркасын сорап килүчеләр күп, ди хуҗалар.
Бу токым тавыклар турында белешмәдән дә укып карадым. Анда язылганча, әлеге итләч токымлы тавыклар IX гасыр башында Кытайда килеп чыккан. Европага исә ул 1843 елда керә. Бу датаны икенче төрле «тавык бизгәге» башланган вакыт дип тә әйтәләр, чөнки нәкъ менә шул елларда бөтен кеше кохинхин тавыклары сатып алырга кызыга, гел шул уй белән генә яши. Кызыгырлык та шул: беренче карашка сәеррәк булсалар да, безнең өчен гадәти кызыл, ак тавыклар янында кохинхин тавыклары үзләренең матурлыклары белән әллә каян аерылып тора. Төсләренә килгәндә, агы да, карасы да, күке, көртлек төсендәгесе дә була икән аларның. Кохинхин әтәченең авырлыгы - 4-5 килограммга, тавыкныкы 3,5-4 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Алар 100-120гә якын йомырка салырга сәләтле, йомыркаларының авырлыгы 50-60 грамм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading