Юк, сүзләремне аңласаң да, син минем белән чәй эчмәс идең, сез бит бик затлы-әдәпле кунаклар, сыерчыклар. Ак күмәчкә май ягып, бал белән чәй эчәргә чакырсам да, форточкадан гына булса да кермисең инде син.
Болай кунакларның төрлесе бар инде.
Әйе, шул кара каргаларны әйтәм инде, шуларны сөйлим. Зират янында яшәгәч, алар шундагы агачлар башында оя коргач, күршеләр инде без алар белән.
Әллә кайчан инде бу кош-кортлар “защитнигы” бик нечкә-киң күңелле кыз үсте безнең күршедә, бүген инде ике бала әнисе Ләйсән Төркиядә яшәп ята. Бала чакта унөч песие генә бар иде аның берзаман.
Зират янында гына яшәделәр. Яшәделәр дип, әле һаман да шунда яшиләр Минегали белән Рауза. Каргаларның оятсызлыгыннан арып-туеп алҗыгач, зиратта оясыннан егылып төшкән бер карга баласын алып чыгып тәпиеннән асып куйган Рауза.
Ишегалдын тутырып карга баласы разбой сала, теге защитник йөри өтәләнеп: “Әни, җибәр карга баласын”.
Кайсы якка карарга да белмәссең монда.
Карга әйткәнне аңламаса да, защитнигы татарча аңлый бит инде, менә аңар татарча итеп әйбәтләп аңлата инде әнисе: “Эчемне поштырып йөрмә, әнә, чебиләрне ашыйлар бит ул каргалар, чебиләргә тимәсәләр, мин аларга тияммени?” Ә кызның җавабы совсем үтергечески була: “Һе, чеби ашый дип, чебине син дә ашыйсың бит, синең ботыңнан асып куйган кеше юк бит әле”.
Шундый эшкә оста, телгә кыска кызлар үсте безнең аргы якта. Үстеләр дә очтылар, бәхетле генә булсыннар.
...Ярар, сыерчык җаныем, әнә анда әкренгә кояш та күтәрелеп килә, бәлки кояшның да җирне жылытасы исенә төшкәндер.
Хәерле иртәләр сиңа, уңышлы көннәр...
Комментарийлар