16+

“Зәңгәр күзле актрисага...”. Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачылды

Чарада Рәшидә апаның улы Рафаэль Ишморат, шулай ук оныклары һәм оныкчыклары бар иде.

“Зәңгәр күзле актрисага...”. Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачылды

Чарада Рәшидә апаның улы Рафаэль Ишморат, шулай ук оныклары һәм оныкчыклары бар иде.

Агымдагы елның гыйнвар аенда халкыбызның сөекле кызы, актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иң авыр чорларыннан саналган 60-70 елларда директор дилбегәсен үз кулларына алып, шуның өстенә 1971-1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкләгән, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Кыюлыгы һәм туры сүзле булуы белән үзенә карата хөрмәт уяткан, хәлиткеч мизгелләрдә дилбегәне үз кулына алып, чишелмәстәй булып тоелган ситуацияләрдән чыгу юлы таба алган күренекле артистка истәлегенә мемориаль такта ачу бер дә очраклы түгел. Бу зәңгәр күзле, чибәр актриса, мөгаен, һәр тамашачыны үзенә гашыйк иткәндер. Театр сәнгате күген сәләте һәм искиткеч дәрәҗәдә чибәр булуы белән яктыртып торган; Бөек Ватан сугышы елларында фронт бригадалы белән концертлар куеп йөреп күпме солдатның рухын ныгыткан; инде бераз өлкәнәйгән чорында тормышларын театр белән бәйләргә теләгән шәкертләр өчен сәхнә осталыгы серләрен ачкан һәм үрнәк мөгаллим булган; ветеран артистларны эшсез калдырмас өчен труппа эчендә труппа булдырган Рәшидә Җиһаншина бит ул! 

Матур вакыйга турында эчтән, күбрәк беләсе килү теләге белән, Рәшидә апаның оныгы Антуан абый Ишморатовка сораулар юлладык. “Әбиебез Рәшидә Җиһаншинага мемориаль такта ачаргамы икән әллә?” дигән фикер 2024 елның җәендә туды. Әти белән сөйләштек тә, И.И. Якупов (ул чакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры, хәзер сәнгать җитәкчесе урынбасары) янына барырга булдык. Илфир Илшатович безнең фикерне тулысынча хуплады һәм ТР Мәдәният министрлыгына хат-мөрәҗәгать төзергә кушты. Гөлнур апа Гыйматова (Камал театрының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире) хат язды, барлык документларны җыйды, мин гаилә архивыннан документларны (грамоталар, бүләкләр) барладым һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына җибәрдем. Үз чиратымда мемориаль такта дизайнының беренче вариантын, үлчәмнәрне, материалын һәм фасадка урнаштыру проектын эшләдем. Бу чорда Камал театрында без очрашкан, безне хуплаган һәр хезмәткәр әбиебез турында гел җылы, матур истәлекләр белән уртаклашты, аның турында олы хөрмәт белән сөйләделәр, моның өчен аларга бик зур рәхмәт!

Мин мемориаль такта куярлык йортларны барлый башладым. Бауман урамы, 46 адресы буенча урнашкан йортка ул ире Риза Ишморатов белән бергә күченгән, балалары Рафаил белән Рөстәм дә шунда туган. Аннары Горький урамы, 13 адресы буенча урнашкан бинага киттем. Бу бинада әле Камал театры булган чакта әбиебез нәкъ менә шушында үзенең иң әһәмиятле рольләрен уйный һәм театр директоры да була. Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге урнашкан Щапов, 37 адресындагы йортның урам ягын карадым. Әбиебез Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкли бит. Ә гомеренең күп өлешен ул Татарстан урамы, 52 нче йортта яши. Шулай итеп мин төрле биналарны төрле күзлектән чыгып карадым. Ләкин беренче чиратта ул диварда мемориаль такта ничек торыр, матур күренерме, зурлыгы нинди булса яхшырак, нинди төс сайларга, дип уйладым. 

Билгеле, мин Казандагы мемориаль такталар куелган күп кенә биналарны да карап чыктым. Аларның нинди материалдан ясалуына, такталарның зурлыгына, барельефларның үлчәмнәре, материаллары һәм башка үзенчәлекләренә игътибар иттем.

Даими рәвештә туганнар, әти, абый, апалар белән киңәшеп тордык. Ахыр чиктә, Рәшидә Җиһаншинаның 17 ел җитәкче булып эшләү дәверендә берлек үсешенә зур өлеш кертүен дә исәпкә алып, мемориаль тактаны урнаштыруның иң яхшы варианты Щапов урамында урнашкан Актерлар йорты булыр дип карар кылдык. Шунда ук Татарстанның театр әһелләре берлегенең хәзерге җитәкчелеге: Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев, Эльмира Вадим кызы һәм Лера Котдус белән сөйләштем, алар да бу  эшне хуплады.

Г. Камал театры Мәдәният министрлыгына хат юллады һәм процесс башланды төсле. Ләкин бер ел узды, никтер эш урыныннан кузгалмады, тоткарланды. Сәбәбен һич аңлый алмадым. Инде Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова белән очраштым, аннан мемориаль такта турында сорадым. Ул хәбәрдар булып чыкты, ләкин төгәл җавап бирә алмады. Барысын да килештерергә, ачыкларга, төгәллекләр кертергә кирәк дип әйтте. 
Ярдәм көтмәгәндә килде! 

2025 елның сентябрендә Татарстандагы берлек хезмәткәрләре Россиядә беренче тапкыр 2026 елның 17 гыйнварында билгеләп үтелә торган яңа һөнәри бәйрәм булдырыла, диделәр. Шуңа бәйле рәвештә Россия Театр әһелләре берлеге Рәшидә Җиһаншинага мемориаль такта куюны финанслауны үз өстенә алды, гомумән бу эшкә карата кызыксыну белдерде.

Димәк, хәзер мемориаль тактага карата мөнәсәбәт тә үзгәрде дигән сүз бит инде. Сәнгати яктан да, материаллар буенча да, башкаручылар буенча да максималь дәрәҗәдә сыйфатлы ясарга булдык. Барельефны бакырдан, ә тактасын җиздән ясарга дип хәл ителде. Барельеф ясау өчен Санкт-Петербургта танылган скульптор Венера Абдуллинага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Венера ханым белән хезмәттәшлек башланды. Бик сәләтле, аралашучан булуына өстәп, әлеге гаҗәеп ханым Рәшидә Җиһаншинага зур хөрмәт белән карады һәм энтузиазм белән эшкә тотынды. Фотография сайлар өчен Камал театрына Рәшидә Җиһаншинаның фотоархивын сорап мөрәҗәгать иттем. Туры килә торганын бик озак сайладык. Аннан Венера Җәви кызы гипста барельеф ясады, шуның фотосурәтләрен җибәрде, без, туганнар бергәләшеп барельефка төзәтмәләр кертүдә катнаштык. Венера ханым бездән җавапны сабыр гына көтте. Инде эш ахырына якынлашкач, барельефны тулысынча раслау өчен, скульторыбыз чакыру буенча мин Санкт-Петербургка бардым. Шулай итеп, аның остаханәсендәге җылы мохитне тоя алдым, эшкә сәләтенә һәм осталыгына тагын бер кат гаҗәпләндем.

Эш дәвам итте. Инде әзер форма буенча осталар бакырдан барельеф койды. Мемориаль такта ясау озын-озак процесс, аның эченә күп этаплар керә: җиз такта ясау, текст гравировкасы, барельефны беркетү һәм башкалар. Винера Җәвиевнага һәм коючыларга мемориаль тактаны кыска вакыт эчендә, төгәлрәге, 4 атнада ясарга туры килде. Әле тактаны Казанга китерү дә тоткарланды, чөнки гыйнвар башында көчле бураннар килде. Казанда да, Санкт-Петербургта да юллар ябылды. Һава юлы белән дә китерерлек түгел иде. Ачылышка бер көн ярым вакыт калгач, инде бернинди бураннарга да карамыйча, озын юл үтеп, барельефны барып алып кайттык, 15 гыйнвар тактаны Актерлар йорты диварына дусларым Рәсим Кашапов һәм Георгий Фролов белән беркеттек.

Мемориаль тактаны ачу көне җиткәч, кунаклар әбиебез турында сөйләгәндә, истәлекләр белән уртаклашканда, аны нинди хөрмәт һәм җылылык белән искә алуларын, аның нинди якты эз калдырганын, абруен һәм казанышларын күреп күңелем тулды. Әлеге зур, җаваплы эшнең уңай тәмамлануыннан, барысының да бик яхшы килеп чыгуыннан шатлык һәм канәгатьлек хисләре кичердем. Шушы процесста катнашкан һәркемгә зур, ихлас рәхмәт! Барельеф бик матур, затлы килеп чыкты. Әбиебезгә бик охшаган! Без Рәшидә әбиебез белән бик горурланабыз, аңа багышлап мемориаль такта кую гаиләбез өчен зур бәйрәм!!! Ачылышка килгән һәм соңыннан бу вакыйганы тасвирлаган барлык массакүләм мәгълүмат чараларына ихлас рәхмәтлемен!

Бу мемориаль тактаның ачылуы ике зур бәйрәм кысаларында оештырылды: Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы, шул форсаттан күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә мемориаль такта кую һәм 17 гыйнвар – Артистлар көнен билгеләп үтү. Бу яңа һөнәри бәйрәм тормышларын театр, цирк, кино, музыка белән бәйләгән шәхесләр хөрмәтенә үткәреләчәк.

Рәшидә Җиһаншина Казанда туа (17.10.1917-7.05.2003). 1936 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм бөтен гомерен театрга багышлый. 1964-1975 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. 1971-1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеге җитәкчесе. 1991 елда Камал театрында “Инсаният” төркеме оештыра, бу төркемгә театрның өлкән артистлары керә. Рәшидә Җиһаншина үзен драматург буларак та сыный, “Инсаният” өчен пьесалар яза.  Таңсылу Мостафина

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading