Эшлекле кыяфәтле ир белән хатынның затлы кәчтүмнәрен салып куеп, кош-корт асрарга керешүләрен ничек аңлыйсыз сез?
Дөрес, җиргә нык басып йөргән җанда яңа шөгыль канат ярган икән, ә нигә әле тырышып карамаска!?
Яңа чишмә районы Горшково авылының атаклы фермерлары Илнур Гусаметдинов белән танышкач, аның бер селтәнүдә тормышын икенче якка борып җибәрүенә сокланып та, шаккатып та куйдым.
Людмила белән Илнур Гусаметдиновларның фермерлык крестьян хуҗалыгы каз асрауга йөз тотса да, чынлыкта сөтчелек белән ит җитештерү тармагын да колачларга мәҗбүр. Авыл хуҗалыгында бил бөгәм дисәң, сазга батмас өчен икмәк игәргә дә, сөт белән ит җитештерергә дә туры килә. Сере гади, елның ничек килүен алдан чамалап булмый, корылык почмакка кысса ит-сөт кереме коткара, әгәр табигатьнең яңгырлары вакытында явып, игенең уңса, икенче елга да тезләнмәслек уңыш куандыра.
– Әти белән әни гомере буе каз асрадылар. Ләкин шәхси хуҗалыкта аны 20 баштан да артык үстермисең, ә бит элек йорт саен казлар каңгылдый иде. Кызганыч, күмәк хуҗалыклар таралгач, халык кулындагы терлекләр саны да, кош-кортлар да нык кимеде. Элек хезмәт көненә дә икмәк яздырып алган авыл кешесе икмәк юнәтер җае калмагач, чарасыздан моңа нокта куярга мәҗбүр булды. Ләкин татарның каз итен яратуы сакланып калды, шул сәбәпле ихтыяҗ артты – сатып алса ала, әмма барыбер ашый ул аны. Менә шул ихтыяҗ дигәне безнең кебек эшмәкәрләргә юл ачты да, моннан 20 ел элек казларны 100 башка җиткереп караган идек, ике атна эчендә сатылып беткәч, җиңнәрне өскәрәк сызгана төштек, – ди Илнур Гусаметдинов.
Тату гаилә шул чак төгәл карарга килә – икенче елга 500 башка тәвәкәлләргә! Ләкин аның кадәр бәбкәне каз итеп үстерер өчен тиешле урын да кирәк. Әлеге дә баягы илнең совет хөкүмәте белән саубуллашкан чоры –хуҗасызлыгы коткара, җаен, әмәлен табып, таралып бетеп яткан ферма торакларына күз аталар.
– Әүвәл ферма территориясендәге җирләрне арендаладык. Аннан биналарын сатып алдык – 100 мең сумга төште. Әле бит корылмасы булса да, кеше җирендә утырып торабыз дигәндәй. Җае чыкты – грантлар оттык, җирләр аукционга да куелгач, һич уйламаганда без аларга бушка диярлек ия булдык, – ди Илнур.
Беренче эш итеп 19 метр озынлыктагы теплица бастыралар. Бер тәүлеклек 500 каз бәбкәсен дә әнә шул теплицада үстерәләр. Баш саннарын 1 000 җиткерер мөмкинлекләре дә бар, ләкин мөгезле эре терлекләр белән дә кайнашулары теләкләренә киртә куя.
– Минем әти гомере буе җитәкче урыннарда – совхоз директоры булып эшләде, әни баш хисапчы иде. Икесен дә өйдә күрмәдек үскәндә, дәүләт эше һич бетми ул. Шуны күреп үскән егет буларак та тормышка үзгә караш белән яшәгәнмендер, янгын сүндерү оешмасы җитәкчесе булып эшләгәндә фермерлык кәсебенә керешкәч, һич икеләнмичә гариза яздым. Хатыным Людмила ул чакны район хакимиятендә сәркәтип иде, миннән күреп, ул да эшеннән китте. Дүрт кул белән кара эшкә ябыштык, – ди әңгәмәдәшем.
Күпләр кара киемне салып, әрешкә генә дигәнен кияргә кызыкканда, ирле-хатынлы Гусаметдиновлар исә нәкъ киресен эшлиләр. 206 гектар мәйданда ел саен 500 баштан артык каз үстерәләр, ә 4 ел элек кенә 20 сыер асрарга, бозаулар үстереп, ит җитештерергә керешкәннәр.
– Казларны ярминкәләргә йөреп сатабыз – керемле, эч-башын гына да 500 сумга авыз да ачмыйча алып китәләр. Түшкәсенә бәясен чак кына арттырсаң да сатулашмыйлар, каз бәясе тотрыклы, арттырсаң да халык авырыксынмый, казны яратып ала. Ә менә сөтнең бәясе гел уйнап тора. Сөтчелек тармагына гына ышансаң сазга да батып калырга мөмкинсең. Кыш көне аның бәясе 18 сумга кадәр төшә, җәен 40 сумга җитеп күтәрелә күтәрелүен дә. Әле бер елны җәен дә литрын 18 сумнан сатарга туры килгән иде, читтән сөт порошогы керттеләр дә, үзебезнең авыл хуҗалыгын тезләндерделәр. Менә шундый чакларда ит җитештерүең коткара инде, итнең бәясе сөтнеке кебек ел фасылына карап та бүленми, елдан-ел күтәрелә килә. Үгез итен сатарга Казанга алып киләбез, 652 сумнан йөри, әле сөякле кисәге! Бер баш үгез 200 мең сумнан артык табыш китерә, – ди Илнур.
Атна саен алар казларны да башкала халкына сатарга алып киләләр. Авыл җирендә дә шактые сатыла ди фермер. Хәер, җитештергән продукциясенең туңдыргыч төбен сакламавы хәерле.
Илнурга – 35, Людмила 30 яшь. Гомерләренең иң матур мәлендә көрәк-сәнәк тотып эшләүләренә үкенмиләр дә! 3 бала тәрбиялиләр. Олысы Эмильгә – 9, Нәриманга – 5, ә төпчекләре Самирага тиздән 1 яшь тулачак. Эшче куллар ялламыйча, хуҗалыктагы бар хезмәтне үзләре эшләгән Гусаметдиновлар гаиләсе киләчәктә ике тракторчы белән бер сыер савучыга тулыланырмы монысын вакыт күрсәтер. Әмма яшь гаиләнең киләчәккә ният корган уйлары саллы, казларның баш саннарын да арттырырлар, сыерлар янына ат белән сарыклар да кушылыр кебек. Шунсыз ярамый, ил-көннең авыл хуҗалыгына карата булган мөнәсәбәте шуны таләп итә түгелме?..
Комментарийлар