16+

Казанлыларның күзе ит белән итектә

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр арзанрак.

Казанлыларның күзе ит белән итектә

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр арзанрак.

Башкаланың Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданга Татарстанның ярты районы сыеп беткән, диярсең.

Бу шимбәдә Яшел Үзән, Спас, Аксубай, Кайбыч, Зәй, Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Югары Ослан районнары агрохуҗалыклары, фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә оештырган. Республиканың агропредприятиеләре шикәр комы, он һәм яшелчә алып килгән.

Ярминкә. Фото автора

Казанлылар сентябрь - октябрь айларында ярминкәләрдә күбрәк яшелчә һәм җиләк җимеш сатып алды.

Ноябрь ахырына таба игътибар инде иткә һәм итеккә күчте.

- Атлар да асрыйбыз. Сентябрьдән бирле ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Баштарак итләр яхшы сатылмаган иде, хәзер алучылар күбәйде, - диделәр Кайбыч районының Кошман авылыннан ирле-хатынлы Рузия белән Рафыйк Халитовлар.

Кукмарадан Альмира белән Габденур Әхмәдуллиннарның нәрсә сатуларын әйткәнче үк сизенгәнсездер. Әлбәттә инде, итекләр, киез-каталар һәм башмаклар.

Ярминкә. Фото автора

- Фабрика товарын да, шулай ук Кукмара осталары баскан итекләрне дә тәкъдим итәбез. Казанлылар кыска балтырлы киез-каталарны ярата. Җылы, җыйнак аяк киеме бит,-дип сөйләде Әхмәдуллиннар.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә азык-төлек бәяләре сәүдә челтәрләрендәгедән 15-20 процентка арзанрак. Шунлыктан, шимбә көннәрендәге ярминкәләрдә халык күп. 

Башкаланың Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданга Татарстанның ярты районы сыеп беткән, диярсең. Бу шимбәдә Яшел Үзән, Спас, Аксубай, Кайбыч, Зәй, Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Югары Ослан районнары агрохуҗалыклары, фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә оештырган. Республиканың агропредприятиеләре шикәр комы, он һәм яшелчә алып килгән. Казанлылар сентябрь - октябрь айларында ярминкәләрдә күбрәк яшелчә һәм җиләк җимеш сатып алды. Ноябрь ахырына таба игътибар инде иткә һәм итеккә күчте. - Атлар да асрыйбыз. Сентябрьдән бирле ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Баштарак итләр яхшы сатылмаган иде, хәзер алучылар күбәйде, - диделәр Кайбыч районының Кошман авылыннан ирле-хатынлы Рузия белән Рафыйк Халитовлар. Кукмарадан Альмира белән Габденур Әхмәдуллиннарның нәрсә сатуларын әйткәнче үк сизенгәнсездер. Әлбәттә инде, итекләр, киез-каталар һәм башмаклар. - Фабрика товарын да, шулай ук Кукмара осталары баскан итекләрне дә тәкъдим итәбез. Казанлылар кыска балтырлы киез-каталарны ярата. Җылы, җыйнак аяк киеме бит,-дип сөйләде Әхмәдуллиннар. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә азык-төлек бәяләре сәүдә челтәрләрендәгедән 15-20 процентка арзанрак. Шунлыктан, шимбә көннәрендәге ярминкәләрдә халык күп.    Ярминкәдәге бәяләр (килограммнарда) Сыер ите - 650-850 сум, Бәрәңге - 30 сум, Кәбестә - 30 сум, Кишер - 30 сум, Суган - 35-40 сум, Он - 30 сум, Йомырка (дистәсе) - 100-125 сум, Корт балы (3 литрлы савытта) 1500-1800 сум, юкә балы - 3500 сум.

Ярминкәдәге бәяләр (килограммнарда)

Сыер ите - 650-850 сум,

  • Бәрәңге - 30 сум,

Кәбестә - 30 сум,

Кишер - 30 сум,

Суган - 35-40 сум,

  • Он - 30 сум,

Йомырка (дистәсе) - 100-125 сум,

Корт балы (3 литрлы савытта) 1500-1800 сум,

юкә балы - 3500 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading