Баулыдан Рәшит Юнысов физалистан кайнатмалар алып килгән. Күп итеп карлыган да үстерә.
– Карлыганны күпләп алучылар алып китә. Ә физалис кайнатма өчен яхшы, чөнки аны кыш көне дә эшкәртеп була. Ул февральгә кадәр суыткычсыз да саклана. Товар беткән саен, әзерләп торабыз. Моннан тыш физалис бик файдалы да, – ди ул.
– Бу безнең гаилә мануфактурасы дип әйтергә була. Үлән җыю хирыслыгы дәү әнидән килә. Сезонга утыздан артык үлән җыябыз. Кайберләрен бакчада үстерәбез, – ди ул.
Төмәннән килгән Эльмар Ибуков урман байлыгыннан бизнес төзегән. Авылдашларыннан каен, мүк җиләге, кара җиләк, гөмбә, чикләвек сатып алып эшкәртә. Моннан тыш 200 гектар мәйданда кара карлыган, сырганак үстерә.
– Төмән өлкәсендә берничә әзерләү пунктларыбыз бар. Җиләкләрне туңдырып та, киптереп тә сатабыз. Махсус җилләтеп киптерелгән мүк җиләген Төмән өлкәсендәге мәктәпләргә дә таратабыз. Тиздән яңа комплекс эшләтеп җибәрәчәкбез, – дип сөйләде ул.
“Эшмәкәрләр авыл тормышында да актив катнаша” Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында билгеләп узганча, алар үз авылларында мәчет-мәдрәсәләрне эшләтеп торучылар да, Сабантуйларын уздыручылар да, авылдашларын эшле итүчеләр дә. Тагын бик күп эшләр алар ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Оренбург өлкәсенең Нәүрүз авылыннан фермер Рәмис Җиһаншинның хуҗалыгы районда иң алдынгылардан. Ул үсемчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. 300дән артык баш малы бар.
“Казан авиация институтын тәмамлагач та туган авылыма кайтып, берничә ел үз һөнәре буенча эшләдем. Әмма күңелем җир эшенә тартты, әти башлаган фермер хуҗалыгы эшчәнлеген алып барам һәм бер дә үкенмим”, – ди ул.
Авырлыклар да тез чүктерми безнең уңган милләттәшләребезне. Ташландык хуҗалыкны сатып алып, бүген уңышлы эшләп килгән Свердловск өлкәсе, Красноуфим районының Урта Бәяк авылыннан фермер Таңсур Мәгәсумов сүзен “без авыл малайлары матур итеп сөйләшә дә, кешегә дә ярый белмибез, эшлибез генә” дип башлады. 2007 елда эшен башлаганда аның кулында бер трактор һәм 48 гектар җире була. Бүген инде 1100 гектар сөрүлек җире бар. 2500 тонна ашлык җыябыз, бәрәңге үстерәбез, дип сөйләде ул. Эшмәкәр авылда узган чараларны, район сабан туен оештырырга булыша.
Удмуртиядән килгән Фирдинат Мәҗитов та терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнә. Ул үзенең чыгышында Татарстан белән ике арада юл булмауның авырлыгын әйтеп, чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан алты чакрым булган автомобиль юлын төзүдә ярдәм сорады. “Ул ике республика арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен бик кирәк”, – диде ул.
Башкортстанның Чишмә районы, Тәпәреш авылыннан фермер Дамир Идиятуллинның гаиләсе бердәм булып авыл хуҗалыгын үстерүгә дә, кызы белән кияве туризм юнәлешен алып барып, татар милләтенең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга да өлеш кертәләр. Пленар утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, татар эшмәкәрләре үз туган төбәкләрендә алып барган эшләрне югары бәяләп, сез безгә түгел, без сезгә рәхмәтле, дип белдерде.
Комментарийлар