16+

"Кишер – иң табышлысы. Гектарыннан 60 центнер уңыш бирә, бәясе дә әйбәт кенә"

Буа районының Аксу авылы халкы 20 июльдә үк яңа уңыш алуга төшкәннәр. Гыйлемле бакчачылар кишерне октябрьдә алырга киңәш итсә дә, аксулыларның үз тәртибе – сатып бетерәселәре бар.

"Кишер – иң табышлысы. Гектарыннан 60 центнер уңыш бирә, бәясе дә әйбәт кенә"

Буа районының Аксу авылы халкы 20 июльдә үк яңа уңыш алуга төшкәннәр. Гыйлемле бакчачылар кишерне октябрьдә алырга киңәш итсә дә, аксулыларның үз тәртибе – сатып бетерәселәре бар.

Яшелчәлек тармагында табышка китерердәй иң үтемлесе – кишер.

Дөрес, алар да бетереп йолкымый, ваграклары кала – үсә тора, ә менә арадан беләк буе булып җитешкән иң эреләрен, сусылларын җыеп, бүгенгесе көндә 25 сумнан тапшыралар. 72 яшьлек Гөлфинур Хәйретдинованы узган елгы ачы тәҗрибәсе быел тагын да иртәрәк кузгалырга мәҗбүр иткән.

– Узган ел сатарга соңгарак калдык, кишерләрне терлекләргә ашаттык. Быел иртәләдек, 6 тонна кишерне 30 сумнан сатып җибәрдем. Әллә ни күп тә утыртмаган идек, без дә олыгаябыз бит, башны җиргә төртеп, елдан-ел чүбен утавы да кыенлаша. Хәзер кишер бәясе дә төшү ягында. Казандагы бәяләр икенчерәктер дә, без инде авыл фермерларына бирәбез, алар башкалага алып барып урнаштыра. Без кишерне апрельнең 20сеннән дә калмыйча, бер-беребезгә өмәгә йөреп, авыз белән чәчәбез. Җир җылынып та бетми, ләкин кишер орлыгы салкыннан курыкмый бит ул. 100 әр метр озынлыктагы 6 түтәлне ике сәгатьтә чәчеп чыгабыз. Ике түтәлгә 100 грамм орлык китә, үлчәгәнебез дә бар. Махсус су сибеп йөрмибез, Аллаһы биргән яңгырлар белән үзе үсә. Быелгы корылыкта да сынатмадылар. Шантанэ сорты бик әйбәт, уңышсыз калдырмый, – ди Гөлфинур апа. 

Аксу авылында берничә фермерлык хуҗалыгы да икмәк игү белән беррәттән яшелчәлек тармагын да киң җәелдергән. Илнур Йосыпов белән Фирдүс Салаватуллиннар исә ел саен кишердән дә зур табыш ала.

– Иң очсызы, төпкә төшергәне – кәбестә. Узган ел 60 тонна кәбестә үстереп, килограммын 3 сумнан саттык, табышы белән нольгә калдык. Чыгымнарын капларга гына җитте, быел кул селтәдем – утыртмадым. Кишер – иң табышлысы. Гектарыннан 60 центнер уңыш бирә, бәясе дә әйбәт кенә, – ди Фирдүс Салаватуллин. 
Кишерне ул Самсун, шантанэ сортларын 23 гектарда игә. Чәчүе дә гади авыл хатыннары ысулы белән түгел, 850 000 сумга махсус чәчкеч алган. 

– Дүртәр юл чәчеп бара. Бер гектарга бер килограмм орлык китә. Ә орлыкны безнең җиргә яраклаштырылганын Марий якларыннан алып кайтабыз, фермерларга бит субсидия ягын да уйлыйсы. Ашламасыз үстерәбез, юкса, балалар бакчасына алмыйлар, аналаизларда күренә, – ди Фирдүс әфәнде. 
300 тонна кишер сыешлы базга беренче олаулар июнь аенда ук кайтып керсә дә, чынлыкта, бер төн кунуга, уңыш урнаша бара. Алда көзге ярминкәләр көтә, әмма алга куелган бурыч бар – көзләр җитеп, бәяләр төшкәнче бер кишер дә калдырдыйча сатып өлгерәсе бар!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading