Баҗа кеше түгел, кәҗә мал түгел, дип шаярталармы әле. Баҗаларның бәясе арткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә Саба районы Килдебәк авылында савым кәҗәләрнең бәясе сыерныкыннан әллә ни ким түгел: өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора, диделәр. Шушы бәягә дә сатып алырга теләүчеләр бар икән, әмма ферма җитәкчелеге бүгенге көндә...
Скопировать ссылку

Баҗа кеше түгел, кәҗә мал түгел, дип шаярталармы әле. Баҗаларның бәясе арткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә Саба районы Килдебәк авылында савым кәҗәләрнең бәясе сыерныкыннан әллә ни ким түгел: өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора, диделәр. Шушы бәягә дә сатып алырга теләүчеләр бар икән, әмма ферма җитәкчелеге бүгенге көндә көтү санын арттыруны иң мөһим эш дип исәпли һәм хәзергә кәҗә бәтиләрен сатарга планлаштырмый.
Килдебәктә урнашкан «Лукоз Саба» кәҗә фермасы Мари Элның Сернур бистәсендәге ферманың «филиал»ы дияргә дә була. Күпләр өчен Сернур үзенең 50 елдан артык тарихы булган сыр заводы белән билгеле. Мин үзем дә кибет киштәләрендәге кәҗә бәтие төшкән йогуртларның туган җирен өйрәнә башлаган идем, йомгак башы Сернурдан Сабага китерде. Саба районындагы кәҗә фермасының сөте дә әнә шул заводка китә. Ферманың хуҗасы - Йошкар-Ола шәһәреннән Тарас Кожанов.
-Татарстанда фермерларга, авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнүчеләргә булган игътибарны без ишетеп кенә белмибез, чагыштырып, анализлап карау мөмкинлегебез бар. Татарстан җирлегендә кәҗә фермасы ачар өчен сәбәпләрнең берсе әнә шул. Ни өчен Саба дигәндә, безгә берничә район тәкъдим иттеләр, бу район җитәкчелеге безне күбрәк җәлеп итә алды, логистика ягыннан да ул иң уңае, - ди Тарас Кожанов.
Комментарийлар