16+

«Балаларым бүләк итте, ә мин гашыйк булып кайттым»: Петербургка сәяхәт

Балаларым Санкт-Петербург шәһәренә юллама бүләк иттеләр, рәхмәт төшкерләре!

«Балаларым бүләк итте, ә мин гашыйк булып кайттым»: Петербургка сәяхәт

Балаларым Санкт-Петербург шәһәренә юллама бүләк иттеләр, рәхмәт төшкерләре!

Заманында Петроград, аннары Ленинград дип аталган бу күркәм музей-шәһәрне яшь чагымнан бирле күрәсем килә иде.

Санкт-Петербург — Россиянең мәдәни үзәкләреннән берсе. 1703 елда Петр I нигез салган шәһәрдә тарихи һәйкәлләр, музейлар, сарайлар бихисап. Шәһәрне төзүдә татарларның да катнашуы турында белү аеруча кызыклы.

Казанская урамында безне экскурсовод Полина каршы алды, сәяхәт программасы белән таныштырды. Иртәнге аштан соң күпләрнең хыялы булган Кышкы сарайга юл тоттык.

Эрмитаж — сәнгать хәзинәсе

Кышкы сарай 1754–1762 елларда төзелгән. Екатерина II чорында сәнгать әсәрләре коллекциясе туплана башлый, соңрак ул дөньякүләм танылган Эрмитаж музеена әверелә.

Бүген Эрмитаж — дөньядагы иң зур сәнгать һәм мәдәни-тарихи музейларның берсе. Аның залларында төрле чорларга һәм халыкларга караган сәнгать әсәрләре саклана. Кыйммәтле әйберләр галереясендә алтын һәм бриллиант белән бизәлгән экспонатларны күрергә мөмкин.

Сарайның зиннәтле залларын караганда, һәр почмагында тарих сакланганын тоясың. Мондый матурлыкны үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка тәэсир калдыра.

Питер. фото автора
Петербургта Эстония студентлары белән

Ленинград хатирәләре йөрәкне тетрәндерә

Сәяхәт вакытында тарихи һәйкәлләр янында да тукталдык. В. И. Ленин һәйкәле янында Кытай һәм Вьетнам туристлары белән бергә фотога төштек. Марс кырында Суворов һәйкәле янында да истәлеккә рәсемгә төшәргә онытмадык.

Экскурсия автобусыбыз белән яңа татар мәчете яныннан узганда, белгән догаларыбызны укыдык.

Минем өчен бу сәяхәтнең аерым мәгънәсе бар иде. Илебез азатлыгы һәм Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән миллионлаган батырлар арасында минем бабам — Липовка авылында туган, 1942 елның маенда 36 яшендә Ленинград фронтында һәлак булган Шакирҗан Сәйфелмөлек улы Мөлеков та бар.

Шәһәрнең Бөек Ватан сугышы чорындагы язмышы турында уйланганда, Ленинград блокадасы корбаннары алдында баш иясең. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта кала. Йөзләрчә мең кеше ачлык, салкын һәм өзлексез бомбалар шартлавы белән көрәшә. Шәһәр халкы коточкыч авырлыкларга карамастан, бирешми.

Блокада елларында бөтен ил ленинградлыларга рухи ярдәм күрсәтә. Казах шагыйре Җамбыл Җабаевның «Ленинградлылар, балаларым минем, горурлыгым минем!» дигән шигыре дә халыкка көч һәм өмет биргән әсәрләрнең берсе булып кала.

Бадаев складлары бомбага тотылганнан соң, шәһәрдә азык-төлек белән тәэмин итү тагын да катлаулана. Ачлыкның ни дәрәҗәдә коточкыч булуын музейлардагы документлардан, фотолардан һәм кешеләрнең истәлекләреннән аңларга мөмкин.

Кечкенә Таняның гаиләсе һәлак булуы турында музейда сакланган язманы укыганда, күңел тетрәнә. Ленинград халкы кичергән фаҗига турында сөйләгәндә, сүзләр дә җитми кебек. Ленинградлылар алдында, гомумән, Бөек Ватан сугышы елларын кичергән һәр кеше алдында хөрмәт белән баш иярлек.

Питер. фото автора

Патша сарайларының гүзәллеге

Сәяхәтебезнең тагын бер истәлекле өлеше — Пушкин шәһәрендәге Царское Село музей-тыюлыгы булды. Екатерина сарае, Александр сарае, матур күлләре һәм парклары белән бу урын күңелемдә мәңгегә калыр.

Бөтен дөньяга билгеле Янтарь бүлмәсе аеруча сокландырды. Сарайларның зиннәтле бизәлеше, сыннар, паркетлар һәм сәнгать әсәрләре үткән чорларның рухын бүгенгәчә саклый.

Патша авылының тарихы бөек рус шагыйре Александр Пушкин исеме белән дә бәйле. Ул 1811 елда Царское Селодагы лицейга укырга керә, анда алты ел белем ала һәм беренче шигырьләрен яза.

Екатерина паркындагы Агат бүлмәләре һәм Салкын мунча да үзенчәлекле архитектура һәйкәлләре булып тора. Алар XVIII гасырда архитектор Чарльз Камерон проекты буенча төзелә.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бу корылмаларга зур зыян килә. Фашист илбасарлары тарихи биналарны төрле максатларда файдалана, кайбер урыннарны җимерә. Бүген исә алар яңадан торгызылган һәм музей буларак эшли.

Нәкъ менә Агат бүлмәсендә төшкән фотомны газета укучыларына да тәкъдим итәм.

Петербург — үзе бер музей

Санкт-Петербургта бөек язучылар һәм шагыйрьләр яшәгән йортлар бүген музейларга әйләнгән. Александр Пушкин, Федор Достоевский, Анна Ахматова, Владимир Набоков һәм башка әдипләрнең тормышы белән бәйле урыннар шәһәрнең мәдәни байлыгын тәшкил итә.

Барысына да барып өлгереп булмады, билгеле. Гомумән, Нева буендагы бу шәһәр үзе бер музей бит!

Урамнарда түбәләр буйлап экскурсия тәкъдим итүче яшьләрне дә очраттык. Петербургта һәр борылыш саен диярлек тарихка бәйле берәр кызыклы урын табарга мөмкин.

Шәһәрнең ак төннәре дә үзенә бер могҗиза. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен үткәрелә торган «Ал җилкәннәр» бәйрәменең матурлыгы турында күп ишеткән идем. Санкт-Петербургның Нева елгасындагы бу бәйрәмне үз күзләрең белән күрү дә зур бәхет булыр иде.

Әлеге бәйрәмне караганда, безнең Иделдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шундый матур яшьлек бәйрәме оештырып булмасмы икән, дип уйлап куйдым.

Питер. фото ТИ

«Мин инде сине сагынып өлгердем!»

Киләчәктә Петербургка оныкларым белән тагын барып, аның гүзәллеген күреп кайтырга язсын! Мин төрле шәһәрләрдә булдым: Мәскәүдә, Сочида, Сухумида, Батумида, Ереванда, Омскида, Томскида, Екатеринбургта, Төмәндә, Чабаксарда, Йошкар-Олада һәм башка калаларда. Тик берсе дә мине Петербург кебек сагындырмый. Мин инде сине сагынып өлгердем, гүзәл музей-шәһәр, Ленинград! Шулай да чәчәкле мәркәзебез Казанны бер шәһәргә дә алыштырмам.

Питер. фото ТИ

Равилә Мөбарәкшина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading