16+

Мәктәптә тәртипне яңа төрле бәяләячәкләр: ата-аналарны нәрсә көтә?

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларның тәртибен бәяләү тәртибен сынау кысаларында яңа кагыйдәләр тәкъдим итә.

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларның тәртибен бәяләү тәртибен сынау кысаларында яңа кагыйдәләр тәкъдим итә.

Чирек яки триместр дәвамында укучыга «үз-үзеңне тәртипсез тоту» билгесе куелса, аның ата-аналары катнашында психологик-педагогик консилиум үткәрү һәм профилактик эш оештыру каралган. Бу хакта РИА Новости министрлык документларына сылтама белән хәбәр итә.

Быелгы уку елында 2–8 нче сыйныф укучыларының үз-үзләрен тотышын бәяләү системасы сынау уза. Анда Россиянең һәр төбәгеннән кимендә ун гомуми белем бирү оешмасы катнаша.

Документта билгеләнгәнчә, чирек яки триместр эчендә «үз-үзеңне тәртипсез тоту» билгесе куелу укучының ата-аналарын яки законлы вәкилләрен җәлеп итеп, психологик-педагогик консилиум үткәрү өчен нигез булып тора. Мондый билге куелган һәр очрак турында мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарына хәбәр итәргә тиешләр.

Моннан тыш, сыйныф җитәкчесенә өч көн эчендә укучының ата-аналары белән әңгәмә үткәрү бурычы йөкләнә. Әлеге билгене алган укучы өчен индивидуаль профилактик эш планы да төзеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading