16+

Больничныйны өйдән чыкмыйча ябарга мөмкин: Татарстанда моны MAX аша ничек эшләргә?

Татарстанда вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен, ягъни больничныйны, MAX мессенджеры аша онлайн-консультация узгач ябарга мөмкин.

Татарстанда вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен, ягъни больничныйны, MAX мессенджеры аша онлайн-консультация узгач ябарга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев сөйләгән.

2025 елның декабрендә MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» боты эшли башлаган. Аны мессенджерның эзләү бүлегенә исемен язып табарга мөмкин. Бот аша дәүләт хезмәтләре порталындагы кебек табибка да язылырга була.

Марат Нурмиев аңлатканча, пациент табибка онлайн-кабул итүгә языла ала. Аңа видеоконсультациягә тоташу өчен сылтама килә. Онлайн-кабул итү вакытында табиб пациентның хәлен бәяли.

Әгәр пациентның сәламәтлеге яхшырган булса һәм шикаятьләре калмаса, табиб больничныйны ябу турында карар кабул итә ала. Әгәр авыру билгеләре сакланса яки анализ нәтиҗәләре борчу тудырса, пациентны табибка шәхсән килергә чакыралар. Бу очракта больничный озайтылырга мөмкин.

Марат Нурмиев сүзләренчә, соңгы вакытта MAX аша үткәрелгән онлайн-кабул итүләр ярдәмендә ай саен якынча 10 мең больничный ябыла.

больничный. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading