16+

Көзге ярминкәләр гөрли: кышка запас тупларга вакыт

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды.

Көзге ярминкәләр гөрли: кышка запас тупларга вакыт

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды.

12 сентябрьдән башлап алар республика шәһәрләре һәм районнарында һәр шимбә саен узачак. Ярминкәләр 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Казанның үзендә дә сәүдә 14 мәйданчыкта оештырыла. Башкала халкы һәм кунаклары ит һәм кош ите, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчә, он, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала ала. Товарларны Татарстанның төрле районнарыннан килгән фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм эре агросәнәгать предприятиеләре тәкъдим итә. 

Базар  Фото - Яшел Үзән

Базарда җаның теләгәннең барысы да бар! 

Яшелчә-җимештән башлап ит-сөт ризыкларына кадәр — сайлау зур. Хәтта бакча, кура җиләге дә  Бәяләре дә кулай. Мәсәлән, республика буенча ярминкәләрдә кайбер социаль әһәмиятле товарларның бәясе ваклап сату бәясеннән сизелерлек түбән булачак. Казанда ярминкә продукциясе уртача 10 процентка арзанрак булыр дип көтелә.

Осиновода  ярминкә Бакчачылар урамы, 9нчы йорт адресында, ә  «Яңа Тура» технополисында даими сәүдә мәйданчыгында уза. Зеленодольск районындагы бу ике мәйданчыкта ярминкәләр һәр шимбәдә 12 сентябрьдән 27 декабрьгә кадәр оештырыла. 

Базар  Фото - Яшел Үзән

Казанда исә ярминкәләр Аграр, Липатов, Ямашев, Беломорский, Ш. Усманов, Батыршин, Җиңү проспекты, Ю. Фучик, Лаврентьев, Революция, Дементьев, А. Авзалова урамнарындагы мәйданчыкларда һәм Кәрим Тинчурин белән Татарстан урамнары киселешендә эшли. 

Кыскасы, кышка запас тупларга нәкъ менә вакыт!  Кибеткә генә кереп чыгумы, әллә ярминкәгә барып, авыл продукциясен сайлап алумы — үзегез хәл итегез.

Шулай ук Казанның Мәскәү базарында 12–13 сентябрьдә «Бәрәкәтле көз» («Очень! Осень») уңыш фестивале дә үтә. Анда фермерлар ярминкәсе, көзге маркет, ресторан көне, балалар өчен программа һәм башка чаралар каралган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading