- Борынгыдан килгән рецептлар бар да бик гади һәм тәмле. Бер генә дә артык әйбер кушылмый, күргәнегезчә ит һәм тәмләткечләр генә, - дип тә өстәде.
«Индейка» фермасында моннан тыш сәүдә итүнең тагын бер юнәлеше бар - күркә чебешләрен саталар.
Күркә итен җитештерүчеләр бәясеннән алырга уйласагыз, «Казан» агросәнәгать паркына барыгыз. Биредә «Индейка» фермасының ике сату ноктасы бар. Берсендә ит сатыла, икенчесендә - казылык, каклаган ризыклар. Сатучы кыз Алсу - Мадъяровлар династиясеннән.
- Без бар эшне бергә, бер-беребезгә ярдәм итеп башкарабыз, - диде ул, елмаеп.
Биредә алар өч көн: җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә сәүдә итәләр.
- Көн саен да сату итеп булыр иде, тик кулланучыларга һәрвакыт югары сыйфатлы ризык тәкъдим итәсебез килә, - ди Алсу. - Бездәге күркә ите атнага бер китерелә һәм өч көндә сатылып бетә. Сатып алучылар да шуңа ияләштеләр. Менә, күрәсез, теләгән кеше түшкәсе белән ала, өлешләп сату да бик күпләргә хуш килә. Кем нәрсә ярата бит. Аш өчен, томалап пешерү өчен, филесы кирәкме, йөрәге...
Күркә түшкәләрен ваклап сату бигрәк тә аз керемле кешеләр өчен уңай. Мәсәлән, аш өчен җыелма 90 сум тора. Шулпа өчен канат та алалар икән, анысы 150 сум. Халык күркә итен бик яратып сатып ала. Күпләр диетик ризык булганга өстен итәләр. Күркә итендә холестерин аз, фосфор күп. Колхоз, Чехов, Адоратский, Восстание базарларында да Мадъяровларның күркәләрен сатып алырга мөмкин.
Илнур Мадъяровның данлыклы көрәшчеләр нәселеннән икәнлеген әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Фәрит Мадъяров - Советлар Союзы чорында дзюдо һәм самбо мәктәпләренә нигез салучыларның берсе. Нәкыйп Мадъяров - 1982 елда самбо буенча СССР кубогы беренчелегендә хәзерге Россия Президенты Владимир Путин белән көрәшеп, аны ике баллга узган кеше. Кызганычка, ул 1987 елда автоһәлакәттә үлгән. Кем белә, бәлки Владимир Путин белән дә очрашкан булырлар иде әле, чөнки Казанга Сабантуй бәйрәменә килгәч, ул Мадъяровлар хәлен дә сорашкан, диләр. Илнурның әтисе Нәфыйкъ Мадъяров - Казан дзюдо һәм самбо мәктәбенә нигез салучы, берничә тапкыр дөнья чемпионы, Халыкара класстагы спорт мастеры.
Күркә фермасын булдыру әтиле-уллы Мадъяровларның уртак киңәш белән башлаган эшләре. Илнур үзе спорт юлын сайламаса да, традицияләргә барыбер тугры калган. Күркә фермасы мәйданында спорт залы да булдырганнар. Биредә 7-10 яшьлек 50гә якын бала самбо белән шөгыльләнә. Мадъяровлар яшь спортчыларга ярышларда катнашырга спонсорлык ярдәме күрсәтәләр, форма белән дә тәэмин иткәннәр. Киләчәктә зуррак спорткомплекс салырга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар