16+

Көтүләр кайта иде...

Яз җиттеме, барыбыз да авылларга ашкына. Нәрсә бар анда, нинди ямь? Барыбер шунда тарта. Авылда туып үскәннәрне генә түгел, шәһәрдән әби-бабай янына җәйге каникуллар вакытында гына кайтучыларны да.

Көтүләр кайта иде...

Яз җиттеме, барыбыз да авылларга ашкына. Нәрсә бар анда, нинди ямь? Барыбер шунда тарта. Авылда туып үскәннәрне генә түгел, шәһәрдән әби-бабай янына җәйге каникуллар вакытында гына кайтучыларны да.

Менә быел да май башында ук җәй җитте. Җәяүләп авыл башыннан төшеп барам. Болында авылның мал-туарлары утлап йөри. Шуларга карап чын күңелдән уфтанып куясың. Эх, бөтен бер авылга шуның кадәр генә терлек калды бит.
Бар иде заманалар, шаулатып көтү чыга торган иде. Беренче көнне көтүчеләр күп була, барысында да чыбыркы, хатын-кызларда, бала-чагада таяк, 150 сыерны көтәргә унга якын кеше. Көн саен авыл халкы иртәнге салкында таңнан малларын көтүгә чыгарып җибәрә. Күңелле вакыт.
Ә бүгенге көндә авылларда маллар саны кимегәннән-кимүгә таба бара. Сыер асраучылары да әбиләр, бабайлар гына. Балаларының булды-җитте, авырыйсың, яшең дә бара, диюләрен колакларына да элмәгән «яшь җилкенчәкләр».
Соңгы елларда шуңа игътибар итәсең, ферма көтүен генә түгел, хуҗалыкныкын да үзебезнең егетләр көтми. Болар «кара халык», узган ел шактый зур булган күрше авылныкын да Рабым исемле үзбәк егете көтте. Үзбәк авызына «шайтан суын» капмады. Шулай бер туры китереп: «Акча эшләп буламы?» - дип сорадым үзеннән. «Көз соңарып килсә, бер «семерка»лык җыела, Алла боерса!» - диде.
Кич белән көтү кайтуы - үзе бер көтеп алынган куаныч. Алар бөтен урамнарны тутыра, транспорт йөри алмый. Кайбер усалрак сыерлар «күтү кайта» дип чырылдашкан бала-чагага мөгезләрен дә териләр. Әле дә хәтердә, ишегалдына бер сыер кереп, бауда эленгән керләрне пыр туздырып йөргәч, безнең авылдагы берәүнең утын кискән чагы булган, ахры, кызып китеп кулындагы «дружба»сы белән бер селтәнүе булган... Хәзер ул сыерның ике мөгезе дә юк.
Менә шулай, җәмәгать! Көтү чыга торган авыллар киләчәктә арта барыр дигән өмет сүнде. Бары тик без генә, авылга кайткач, «баз өстенә» кергән саен, бер почмакта эленеп торган чыбыркыга күз төшереп, кылын тартып карыйбыз. Тик ул башка шартламас шул инде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading