Бер карын балалары булган ике бала әти-әни итәгендә үсеп буй җитә, үз тормышларын кора. Төп нигездән очып киткәч, бер-берсеннән аерылгысыз, иң якын кешеләр булган туганнар кайвакыт көндәшләргә әверелә.
Әти-әни игътибары, әти-әни җылысы өчен көрәшне, киленнәр тартышы катлауландыра. Әгәр бер киленнең яшәү шартлары икенчесеннән шактый түбән булып, үзе шул түбәнлегеннән канәгать булып, килешеп, икенчесеннән көнләшмәгән очракта әле балансны, гармонияне саклап та буладыр. Ә менә бер-берсенең тормышларын икенчесеннән уздыру теләге белән янганда эшләр харап...
Хатын-кыз – гаҗәеп зат бит ул! Ул бервакытта да тынычлап кына, булганы белән канәгатьләнеп яши алмый. Аңа гел күбрәк, яхшырак, әйбәтрәк кирәк. Шул тырышканда интрига, эмоцияләр ташкынына ташлану, ярсыну, хисләнү кирәк аңа. Хатын-кызга һәрвакыт нидер җитми, нидер аз кебек, башкалар аннан яхшырак яши кебек тоела. Башкалар дигәнең каенэнең белән килендәшең дә булып чыксамы?! Эш харап!..

Килендәшенә дус булырга теләгән Әдилә
Аристократларча ак йөзле, зур зәңгәр күзле, калын иренле, алсу битле, үзеннән унике яшькә кечерәк булган Әдиләне – булачак килендәшен башта ук өнәмәде Гүзәлия. Әллә нинди горур, мин-минлекле, үз-үзенә ышанган тәкәббез кыз! Андыйларны җене сөйми Гүзәлиянең! Үзләрен дөньяның кендеге итеп сизәләр, матурлыклары белән масаялар, җитмәсә, ачуны китереп, дөньяны яңгыратып көләләр – әйтерсең Җир күчәре алар тирәсендә генә бөтерелеп әйләнә! Җене сөймәсә дә, булачак килендәшенә хисләрен күрсәтмәде Гүзәлия.

«Кая, күрсәт инде сайлаган күлмәгеңне!»
Кыз белән елмаеп сөйләште, сүзләрен җөпләп, фикерләрен хуплап торды, тәмле телен жәлләмәде. Аның кадәр генә хәйләкәрлек, акыллылык бар ла үзендә! Әле никах күлмәге сайлап кайтышлый аларга сугылганнар иде. Булачак килендәшенә: “Кая, күрсәт инде сайлаган күлмәгеңне!” - дип назланды Гүзәлия. Тегесе сөенә-сөенә куанычы белән уртаклашты, никахта киячәк күлмәгенең фотосын күрсәтте, каян алганын да әйтте. Бизәндерүче, яулык бәйләүче белешүен дә тиште.
“Беркатлы, җиңел холыклы кыз, бәйрәмеңнең үзәге булма әле, тот капчыгыңны”, - дип уйлады Гүзәлия һәм Әдилә белән Наилнең никахына килендәше сайлаган төсле күлмәк киеп килде. Әмма теге “җиңел акыллы” килендәш башка күлмәктән иде. Тегесен алыйммы икән, монысын алыйммы икән, дип икеләнеп сайлау улдында калган кыз никах алдыннан гына бүтән матуррак күлмәк табып, шунысын алды. Гүзәлиянең күлмәген күреп, Әдилә гаҗәпләнде, билгеле, әмма аңа әһәмият бирмәде.

«Каенана әни өстәл янына чит кеше килгәнне яратмый...»
Килендәше белән бик тә дус, фикердәш булырбыз, серләребез килешер, дип уйлый иде Әдилә. Әнисе үз килендәше белән гомергә якын дуслар булдылар, серләре килешеп, барын да югын да уртак итеп гомер иттеләр. Каенана – каенана инде, ул башка буын кешесе, ә килендәш – серләреңне уртаклашыр дус булырга тиеш, бер карасаң. Әмма килендәше каенанасы белән ике арага гел җөй кагып торды.
“Каенана әни өстәл янына чит кеше килгәнне яратмый, шикләнә, аш-су әзерләргә өстәл янына килмәвең хәерле”, - дип үгет бирде яшь килендәшенә Гүзәлия, каенанасын яманлап. “Мин салган ашны да ашамый ул, йөземә чәчрәтте бер юлы” – дип тә өстәде. Үзе исә каенанага гел яшь килендәшен яманлады. “Нәрсә, эшчән килен үрдәк чистартырга кайтмады мени? Укымышлы кеше безнең төсле пычрак эш эшләп йөрмәс шул. Ашарга кайтыр әле...”
Балалар булган йортта сер тормый, диләр бит. Бу очракта да шулай булды. Гүзәлия турыдан-туры җиткермәде сүзләрен: күп очракта аның фикерен кечкенә улы әйтә иде.

Балалар да өлкәннәрнең сүзен кабатлый
Өйләнешкәч тә тулай торактан кечкенә генә бүлмә сатып алганнар иде Әдиләләр. Эт оясы кадәр генә бүлмәдә ремонт ясап җәннәт почмагы иттеләр яшьләр. Тора-бара яңа йорттан фатир алып, шунда күчтеләр. Килендәшенең яңа фатирга күчүе хуш килмәгән булса кирәк Гүзәлиягә. Улы: “Тулай торакта яшисегез килмәде бит, без сигез ел яшәгән идек...” дигән фикерне җиткерде, гәрчә малай тулай торакта торганын хәтерләми торган яшьтә булса да.
20 яшькә яшьрәк килендәш-көндәш
Бер юлы ниндидер мәҗлескә җыелдылар туганнар. Шунда да кечкенә малай: “Әдилә апа, бөтенесе озын күлмәкләрдән, нишләп син кыска итәк кидең, алай ярамый,” – дип шелтә белдереп алды...

Көн арты көн, айлар, еллар үтте. Туганнар-килендәшләр бәйрәмнәрдә, чараларда күрешә торды, бер-берсенә аллы-артлы төртелә торды, шул рәвешле яшәргә ияләшелде. Берничә елдан исә икенче каенэнесе өйләнеп, Гүзәлиядән 20 яшькә яшьрәк чибәр килендәш-көндәш алып кайтты…
Мәүлия Хәсәнова
Комментарийлар