16+

Алмаз Хисаметдинов: «Биологик куркынычсызлыкка акча жәлләргә кирәкми, югыйсә бөтен бер хуҗалык бетәргә мөмкин»

2023 ел республиканың ветринария хезмәте өчен киеренке булды.

Алмаз Хисаметдинов: «Биологик куркынычсызлыкка акча жәлләргә кирәкми, югыйсә бөтен бер хуҗалык бетәргә мөмкин»

2023 ел республиканың ветринария хезмәте өчен киеренке булды.

Соңгы утыз елда онытылып торган бруцеллез чире янә баш калкытты, аннан тыш кош гриппы килеп чыкты. Шулар нәтиҗәсендә 213 мең баш кош һәм 6 меңнән артык эре терлек юк ителде. 

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов белдергәнчә, кош гриппы аркасында “Лениногорск кошчылык фабрикасы” 50 миллион сумнан артык зыян күргән. 

– Биологик иминлек кагыйдәләре бозылганга күрә, кошчылык фабрикасына китерелгән зыян капланмаячак. Предприятие җитәкчеләренә 2023 елның 1 мартыннан ветеринария турындагы законнарга үзгәрешләр керүе турында берничә тапкыр хәбәр иттек. Алар нигезендә ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозмаган предприятиеләр һәм хуҗалыкларга килгән зыян гына кайтарыла, – диде ул Ветеринария идарәсе белән Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегия утырышында.

Россия төбәкләрендә соңгы вакытта терлекләр бруцеллёзы киң таралу күзәтелә. Безнең республиканың да аямады ул. Әтнә һәм Яңа Чишмә районнарында 6 меңнән артык терлек юк ителде. Әлеге чир Татарстанда 1996 елдан бирле теркәлмәгән булган. 

Терлекләрдә бу авыру тиз генә сизелми, һәм аларның клиник билгеләре юк. Моннан тыш, авыру кешеләр өчен дә куркыныч. 

– Беркемгә дә сер түгел, безнең терлекчелек предприятиеләре ачык режимда эшли. Анда теләсә нинди техника һәм теләсә кем болай гына керергә тиеш түгел. Предприятиеләргә санитария контроле оештырырга кирәк. Бу иң минималь таләпләр. Чир таралып бөтен хуҗалыкны бетерү белән чагыштырганда, биологик куркынычсызлыкны финанслау минималь чыгым сорый, – диде докладчы. 

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев билгеләп үткәнчә, кошчылык хуҗалыкларын тикшерү барышында искә алынган кимчелекләрне бетерүнең уңай динамикасы күзәтелә

– Әмма кайбер кошчылык хуҗалыкларының гамәл кылмауларына бәйле рәвештә идарә тарафыннан материалларны судка җибәрү буенча чаралар күрелде. Узган ел суд карарлары белән ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган 11 хуҗалыкның эшчәнлеге 90 тәүлеккә туктатылды. Соңгы ике елда барлыгы 40 ка якын шундый дәгъва бирелгән, барысы буенча да уңай карарлар бар, – диде ул.

Илнур Галиев, Африка дуңгыз чумасы таралмасын өчен, кыргый кабан дуңгызының санын чикләп тору зарурлыгын да әйтеп узды. 

–   Безнең фикеребезчә, республиканың эпизоотик иминлеге өчен кабан дуңгызы миграциясе куркыныч булып кала. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, республикада дуңгызларның баш саны 666 башка җитә. Якынча, әгәр дә аларның 400е елына ун башка кадәр нәсел китерә ала дип фаразласак, кабан дуңгызларының баш саны 4 меңгә җитәргә мөмкин. Кабан дуңгызы санының артуын туктату өчен, аларның баш санын минимумга җиткерергә кирәк, – диде ул.

Алмаз Хисаметдинов кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды. Ул бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала бирә. 

– Дәүләт ветеринария учреждениеләре 95 процентка тупланган. Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең уртача яше – 44 яшь. Җитештерү хезмәтендә ветеринария белгечләренә кытлык күзәтелә. Аның тәэмин ителеше 80 процент чикләрендә кала. Ә терлекләргә һәрвакыт ярдәм кирәк. Бу кадрлар җитмәү терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм җитештерүне арттыруга йогынты ясамый калмый, – диде идарә җитәкчесе. 
Коллегия утырышында катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, киңәшмәгә йомгак ясап, терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү, шулай ук тармакны үстерү ветеринария хезмәтеннән һәм республикабыз территориясендә тотрыклы эпизоотик иминлектән башка мөмкин түгел, дип ассызыклады. Шул уңайдан ике ведомствога да терлек һәм кошларның йогышлы авыруларын мөмкин кадәр күбрәк профилактикалауны тәэмин итәргә кушты. 

– Барлык терлекчелек объектларын биологик яклауны тәэмин итүгә басым ясарга, терлекләрне, азыкны һәм терлекчелек продукциясен кертүне тикшереп торуны көчәйтергә кирәк, – диде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading