Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.
Туган җирең кайда синең, дип сораучыларга мин горурланып җавап бирәм. Туган ягым - Чүпрәле, ә авылым - Яңа Кәкерле минем. Анда балачагым үтте, мәктәпкә бардым, күп дуслар таптым. Яңа Кәкерле кебек авылны бүтән таба алмыйм. Минем өчен ул искиткеч матур. Аның һәр почмагы тормыш белән тулы.
Авылымның тарихы күп катламлы. Аңа унҗиденче гасыр урталарында татар морзалары нигез салган. Бөек Ватан сугышы Герое, минем бабамның энесе Зариф Алимов шунда туган. Монда һәлак булган сугышчыларны изге итеп искә алалар, сугыш, тыл ветераннары турында кайгыртып, аларга булышып яшиләр. Безнең авылдан чыккан 10 әфганчы бар. Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары әфган сугышчылары белән ел саен очрашу кичәләре оештыралар. Аларга багышлап альбомнар, стендлар ясыйлар. Мәктәп каршында истәлек ташы урнаштырылган. Мобилизацияләнүче авылдашлар да шактый.
Елдан-ел яшьләрнең читкә китүе арта торса да, авылда төпләнеп калучылар да байтак. Алар яңа йортлар төзиләр, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр, мал асрыйлар. Балалар саны аз булуга карамастан, мәктәбебез гөрләп эшли. Инде 30 еллык директорлык, 45 еллык укытучылык стажы булган Шамил абый Абдрахманов авылда мәктәпне саклап тоту өчен бар тырышлыгын куя.
Мәктәптә мин еш булам. Андагы чисталык, җылылык, укытучыларның татулыгы, укучыларның мөлаемлелеге күңелне тартып тора. Педагоглар коллективында чит авыллардан гына түгел, башка республикадан килеп эшләүчеләр дә бар. Аларның берничәсе чуваш милләтеннән. Хезмәтләре татар авылында булса да, бернидән дә зарланмыйлар. Авылның калган актив, дәрәҗәле, ихтирам казанган укытучылары белән бергә авылда үткән барлык чараларда, мәктәп, район күләмендәге конкурсларда катнашалар. Укытучыларның күпчелеге - төрле дәрәҗәдәге диплом ияләре, мактаулы урыннарга лаек булганнар. Алар авылда оештырылган концертларда бердәм булып катнашып, төрле милләт җыр- биюләрен дә оста башкаралар. Балаларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларның да талантларын барлыйлар, сәләтләрен ачалар.
Укытучылар, мәктәп турында бик күп яза алыр идем. Укытучы хезмәтен әйбәт аңлыйм, үзем дә кайчандыр педагог булып эшләдем. Шуңа да, мәктәпне нык яратам, авылым мәктәбе белән кызыксынып яшим.
Менә тагын туган авылымда булдым. Яшәрә, ямьләнә балачагым төбәге. Минемчә, барлык кәкерлеләр дә шундый искиткеч авылда яшәүләренә сөенәдер. Мәктәбе генә түгел, мәдәният йорты, шулай ук фельдшер-акушерлык пункты эшли. Андагы хезмәткәрләр турында гел җылы сүзләр генә ишетеп торабыз.
Кечкенә, әмма бик яраткан туган авылым-Кәкерлем, гөрләп тор, яшә син! Монда мин үземнекеләр арасында. Синдә минем туган йортым, туганнарым, яраткан урам, мәктәп. Мин авылымны барлык матур урамнары, кырлары, болыннары, күп истәлекле урыннары белән яратам. Шулай ук авылның тыныч кына агып ятучы Кечкенә Карлы елгасы да бик якын миңа.
Язмамны авылым турында язган шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә.
Моңсуланам да сөенәм
Авылга кайткан саен.
Искә төшә гөрләп үткән
Әти-әниле чагым.
Беркайчан да онытылмас
Туган як, туган йортым.
Мәрхүмнәр – әти-әнием,
Туганнар, авыл халкы.
Тыныч урамнарың буйлап,
Атлармын, иркен сулап.
Рәхәтлек иңә җаныма
Туган ягымны уйлап.
Фрида Закирова. Ландыш Кәримова фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Нинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида....
0
0
0
0
Рэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра.
0
0