16+

«Акчасы шундый гына...»: Казанда вузлар арасында көрәш бәйгесе башланды

Әнә шулай дип әйтте әле бүген көрәшкә җыелган кайбер студентлар, сөйләшеп торган арада.

Әнә шулай дип әйтте әле бүген көрәшкә җыелган кайбер студентлар, сөйләшеп торган арада.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге "Ракета" стадионында башкаланың югары уку йортлары студентлары арасында көрәш бәйгесе бара. Барлыгы 14 югары уку йортыннан 9 үлчәү авырлыгында 119 студент көч сынаша. Баш хөкемдар - "Зилант" клубы тренеры Илмир Төхвәтуллин. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының I курс студенты Адель Мусинны келәмгә керергә әзерләнгән мәлендә тоттым. Чыгышы белән Мамадыш районы Түбән Яке авылыннан. Туган авылында тренер Рәсил Юнысов җитәкчелегендә шөгыльләнгән.
- Бераз дулкынланам. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашуым, - ди Адель. - 11 яшьтән көрәшә башладым. Уку елы башыннан - сентябрьдән шушы ярышка әзерләнергә тотындым. 70 кг авырлыкта ярышам. Акчасына караганда, минем өчен дәрәҗәсе, отып чыгуым мөһимрәк. I урын алырмын дип ышанам. Тренерым - Казанның Вахитов районы буенча тренеры Марат абый Әхмәдиев. Безне ныклап әзерләде. 
Казан дәүләт технология университеты студенты Булат Билалов 80 кг авылыкта КАИ студентын җиңеп чыкты. Көрәш кыза бара. Тамашачы да шактый җыелган. Кем әйтмешли, студентлар бер-берсе өчен җан атарга дип килгән. Россия чемпионатында алтын медаль яулаган Алексей Абрамов та катнаша. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты, магистратураның II курсында укый икән. Муса Җәлил турниры җиңүчесе Рүзәл Тимергалиев та монда. Бүген җиңәчәк чемпионнар белән көн азагында таныштырырбыз. Бәйгегә 119 студент җыелган дип сөендем әле. Киләчәктә бу сан тагын да артыр, дип ышанабыз. 

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading