16+

“Рапс балы арзан, әмма аны яратмыйлар”

Табигатьтәге аномалияләр бал уңышына да йогынты ясамый калмаган. Умартачылар, быел бал аз, диләр. Бәяләренә килгәндә, кемдер аны узган елгыдан арттырыбрак сата, кемдер шул ук бәяне калдырган.

“Рапс балы арзан, әмма аны яратмыйлар”

Табигатьтәге аномалияләр бал уңышына да йогынты ясамый калмаган. Умартачылар, быел бал аз, диләр. Бәяләренә килгәндә, кемдер аны узган елгыдан арттырыбрак сата, кемдер шул ук бәяне калдырган.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Ләлә Шакирова әйтүенчә, бәяләр былтыргы кебек.
- Безнең Арчада бал бәясендә үзгәреш юк. Өч литры 1,5-1,7 мең сум. Шулай да бал алам дип торучы юк. Балны аз ашыйлар, – ди ул. 
Иң кыйммәтлесе әлбәттә юкә балы. Өч литры 2,8-3 мең сум йөри. Ә иң арзаны рапс балы, өч литры – 900 сум.

- Рапс балы арзанрак, әмма аны бик яратмыйлар. Аның каравы бал кортлары үз  итә. Юкә белән рапс бер үк вакытта чәчәк атканда, кортлар икенчесенә бара. Шуның белән агулану очраклары да күп. Балны урнаштыру проблемасыннан бигрәк шул мәсьәлә бик борчый, – ди Ләлә. 

Чирмешән районының Керкәле авылы умартачысы Шәүкәт абый Хәйруллин да рапс балын телгә алды.
- Бездә Татарстанда бал күп, әмма шул рапс белән көнбагыш балы аркасында сыйфат ягын мактап булмый, – ди.
Балының бәясе исә арткан. Былтыр өч литрлы балны 1,5-1,6 мең сумга сатсалар, быел – 1,8-2 мең сумга. Моны умартачы бал уңышы аз булу һәм гомумән бәяләр арту белән аңлата.

- Бөтен нәрсәгә бәяләр артып тора. Кайберләренә йөзәр процент артуны истә тотканда, балның уртача 200-300 сумга кыйммәтләнүе әллә ни сизелми. Аннары табигатьтә күзәтелгән аномалияләр дә бал уңышына йогынты ясамый калмады. Элек умартачылар кышның ничек килүенә карап, җәйге эш планын шуңа нигезләнеп көйлиләр иде. Соңгы елларда бу тәҗрибәгә таянып булмый. Яз иртә килгәч, сөендек, тик кинәт суытып, күп агачларның чәчәген суык алды. Язгы бал бөтен умартачыларда да булмады. Юкә чәчәгенә өметләнеп, июньне көттек. Аның да бер өлешен суык алган булып чыкты, моннан тыш парсыз ефәк күбәләге корты зыян салып, юкә балыннан да мәхрүм калдык. Узган елгы балның алтмыш проценты гына булыр кебек. Карабодай, рапс белән көнбагыш балы бар анысы. Әмма рапс балын сыйфатлы тәмле бал дип әйтеп булмый, – Шәүкәт абый.

Кама Тамагы районының Балтач авылында өч литр бал 1,5 мең сумга сатыла.
- Быел бал уңышы яхшы. Ун еллап инде бәясе бер дә үзгәрми. Хуш исле тәмле юкә балын аннан да арзанга бирергә жәл. Искерә төшкәч, 1-1,3 мең сумга кадәр төшә. Бал күп булган елны сату да авырлаша. Күпләп тапшырганда бәясе арзан. Шул ук вакытта иске балны эретеп, яңа дип алдап сатучы эшмәкәрләр килограммын 90 сумнан җыя. Чын чәчәк балын ул бәядән бирү бушка бирү кебек. Умарталыкны бизнес өчен тотмыйбыз. Дәү әтидән калган кәсеп ул, ә әтинең яраткан эше. Авылыбызда да умартачылар күп, һәркем үз балын ашый, – ди умартачы Илгиз Җәләловның кызы Айгөл.

Әлки умартачысы Рәсим Саттаров та бал уңышыннан зарланмый. Аның каравы узган ел балсыз калган ул. Әлеге дә баягы парсыз ефәк корты аркасында. Узган тел безнең урманнарга ияләшкән иде алар, быел, шөкер, зыян салмадылар, ди.

Балның бяәсен узган елгыдагыча калдырган. Карабодай белән юкә балының өч литры 2 мең сум. Чәчәк балы – 1,5 мең. Тәмле, сыйфатлы бал яраткан кеше кыйммәтсенми, ди Рәсим. 

Динара Вафина фотосы

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading