16+

Республикада ике югары уку йорты берләштерелә

10 марта 2025, 10:26
1365
1
0
Уку өчен 4 минут

Белем бирү сыйфаты яхшырачак.

Республикада ике югары уку йорты берләштерелә

Белем бирү сыйфаты яхшырачак.

Республикадагы ике аграр югары уку йорты: Казан дәүләт аграр университеты белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе берләштерелә һәм аларга Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да кушылачак. Берләшү процессы 1 апрельдә тәмамланырга тиеш. Берләштерелгән уку йортлары «Казан дәүләт аграр университеты» исемен йөртәчәк. Әлегә ректорның кем булачагы билгеле түгел. 

Мөмкинлекләр күбәя
ؘ– 1 апрельдән без бердәм уку йорты булып эшли башлаячакбыз. Бу – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары, – дип хәбәр итте журналистларга ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов. 
Ветеринария академиясенең аграр университетка кушылуының өстенлекләренә дә тукталды ул. 
– Эре уку йортында, кечкенәрәк вузларга караганда, мөмкинлекләр  күбрәк. Белем бирү сыйфаты да яхшырачак кына, – диде Рөстәм Равилов. 
Шул ук вакытта вузның структурасы 90 процент сакланачак дип тә ышандырды. 

Брендны саклау төп әһәмияткә ия
КДАУ ректоры Айрат Вәлиев сүзләренчә, авыл хуҗалыгы югары темплар белән үсә һәм бу, үз чиратында, тармакны тиешле кадрлар белән тәэмин итүне таләп итә. 
– Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да, – дип ассызыклады ул. – Үзгәртеп коруның тагын бер максаты – авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы тармагын техник һәм технологик модернизацияләү процессларында берләшкән югары уку йортының ролен көчәйтү. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең яки шушы өлкәдә эшләүче башка индустриаль паркларның заказы буенча эре һәм җитди техник проектларны гамәлгә ашыру. Берләшкән вуз алдында белем бирү программаларын яңарту бурычлары да тора, бу эшкә башка уку йортлары белгечләре дә җәлеп ителәчәк. 
Югары уку йорты составында дүрт институт һәм ике факультет булачак. 

Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе университет составына институт буларак керәчәк, әмма исемен саклап калачак. 
– Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки ул – 150 еллык тарихы һәм традицияләре булган югары уку йорты. Брендны саклау төп әһәмияткә ия, шул исәптән абитуриентлар өчен дә, чөнки ветеринария академиясендә укучыларның 60 проценттан артыгы илнең башка төбәкләреннән һәм шулай ук чит илләрдән дә. Алар сыйфатлы ветеринария белеме алыр өчен киләләр. Моны саклау һәм алга таба үстерү зарур, – дип билгеләп үтте Айрат Вәлиев. 
Быелдан аграр университет максатчан кабул итүгә квоталарны арттырган. Уку йорты авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, эш бирүчеләр һәм компанияләр белән берлектә эшли. 

– Абитуриентларга “Работа в России” порталын күзәтеп барырга киңәш итәбез. Нинди ярдәм чаралары каралганын өйрәнегез. Безнең абитуриентлар укырга максатчан квота кысаларында керүгә заявка бирә ала, – диде спикер.

“Ярдәм чаралары арттырылды”
Авыл хуҗалыгы өчен кадрларны бүген Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе һәм 23 көллият-техникум әзерли. Ел саен аграр югары уку йортларын – 1300дән артык, урта махсус уку йортларын 1500 студент тәмамлый. 
– Аграр белем бирү комплексының потенциалы республиканың барлык авыл хуҗалыгы сәнәгать комплексы ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә сәләтле, – дип белдерде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров. – Министрлык белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрә. Бу ел башыннан яңа эшкә урнашучыларга бер тапкыр түләнә торган акчалар югары уку йортларын, техникумнарны һәм көллиятләрне тәмамлаучылар өчен 750 мең сумга кадәр арттырылды. Элегрәк алар вуз тәмамлаучылар өчен –300 мең, техникум һәм көллиятне тәмамлаучыларга 150 мең сум тәшкил итә иде. Шул ук вакытта бюджеттан төп хезмәт хакына ай саен өстәмә түләүләр 7,5 мең сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш ветеринария академиясе һәм аграр университет студентларына ел дәвамында ай саен 5 мең сум исемле стипендияләр бирелә; аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү оешмалары студентларына ел дәвамында бер ай саен 3 мең сум күләмендә 115 стипендия билгеләнелә; 3, 4 һәм 5 курс студентларына Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү практикасын узу чорында ике ай эчендә 3000 сум стипендия түләнә. Фәнни оешмаларның һәм аграр профильле югары белем бирү оешмаларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 35 яшькә җитмәгән кече фәнни хезмәткәрләренә ай саен 5 мең сум күләмендә стипендия биреп барыла.

Яңа программа эшли башлый
Алмаз Гамиров «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПК кадрлары» программасы турында да ассызыклап узды. 
– 2025-2027 елларга проектны финанслау 3,4 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 2,2 млрд сумы – федераль бюджеттан, 886 млн сумы – республика бюджетыннан һәм 344 млн сум бюджеттан тыш чыганаклар. Быел федераль проект кысаларында урта һөнәри белем бирү объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, модернизацияләү һәм җиһазлау чыгымнарының 90 процентын каплау; республика районнарында гомуми белем бирү мәктәпләре базасында агротехнологик класслар булдыру каралган. Аларда профильле белем бирүнең заманча моделе төзеләчәк, ул эш бирүченең, мәктәпнең, урта һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары уку йортының тыгыз хезмәттәшлегенә нигезләнгән биология, физика, химия, математика кебек фәннәрне тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Өченчесе – авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә төп проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатларында федераль проект кысаларында инвесторларга торак төзү яки сатып алу мөмкинлеге бирелә. Гамәлгә ашыру механизмы агровузлар белгечләренә наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелешенә яисә сатып алуга юнәлдерелгән чыгымнарның 90 процентын каплауны күздә тота, – диде ул.

Фото: jutaza.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай К(Ф)ДУна Педагогика Университетын кушып нинди белгечләрне юк итеп бетерделәр, хәзер менә нәтиҗәсе- кадрлар җитми...

    Мөһим

    loading