16+

Россиядә автолавкалар һәм фудтраклар өчен сәүдә кагыйдәләре үзгәрә

Яңа закон мобиль сәүдә объектларына нинди мөмкинлекләр бирә?

Россиядә автолавкалар һәм фудтраклар өчен сәүдә кагыйдәләре үзгәрә

Яңа закон мобиль сәүдә объектларына нинди мөмкинлекләр бирә?

Россиядә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу турындагы канунга төзәтмәләр үз көченә керде. Һәм анда беренче тапкыр "мобиль сәүдә объекты" дигән төшенчә беркетелде. Моңа фудтраклар, автолавкалар һәм кофе сатыла торган фургоннар керә.

Эшмәкәрләр бер көн эчендә берничә урында сәүдә итә ала

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров аңлатуынча, яңа закон эшмәкәрләргә бер көн эчендә төрле нокталарда сәүдә итү мөмкинлеген булдыра. Иртән ул автолавкасын шәһәрнең бер урынында, көндез – икенче җирдә, кичкә тагын башка бер территориядә урнаштыра ала.

Автолавка. Фото ТИ

Мобиль сәүдә нокталарын урнаштыру өчен алдан килештерү кирәк

Моның өчен алдан килештерү генә кирәк. «Шул ук вакытта бер урында берьюлы берничә мобиль нокта урнаштырылырга тиеш түгел. Бу эшкуарларны көндәшлектән саклый”, – ди Надир Закиров.

Фудтракларның тышкы кыяфәтенә аерым таләпләр юк

Моннан тыш фудтракларның тышкы кыяфәтенә карата аерым таләпләр юк, эшкуарлар үзләре билгели.

Яңа кагыйдәләр шәхси җирдәге сәүдә нокталарына да кагыла

– Яңалыклар шулай ук шәхси җирдә урнашкан сәүдә нокталарына да кагыла. Хәзер хакимият объектны участок хуҗасы гаризасы буенча урнаштыру схемасына кертергә тиеш, – ди Надир Закиров.

Автолавка. Фото ТИ

Татарстан районнарында 135 автолавка эшли

  • Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика районнарында 135 автолавка эшләвен хәбәр итте. Бу ерак һәм халкы аз булган авылларны мөһим товарлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Автолавкалар муниципаль районнарның башкарма комитеты белән расланган катгый график буенча эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading