16+

«Шактый кешенең арт бакчасында чабып салган печәннәре әрәм булды»

Авыл эшчәннәре быел печән җыя алганнармы? «Шәһри Казан» укучыларына шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белеште.

«Шактый кешенең арт бакчасында чабып салган печәннәре әрәм булды»

Авыл эшчәннәре быел печән җыя алганнармы? «Шәһри Казан» укучыларына шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белеште.

Нияз Хәбибрахманов, Кукмара, «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе:
– Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, 900 гектарда үстерелгән беренче пакус печәнен кырлардан югалтуларсыз җыеп алуыбызга сөенәм – киптереп, рулоннарга төрдерергә җай булмаганга, без аны тулысынча сенажга салдык. Болытлар таралып торган бер генә сәгать вакытны да бушка үткәрмәдек, кырда ега тордылар, сенаж чокырына тутыра бардылар. 8 тонна сенажыбыз әзер, тагын 2 тонна кирәк әле, димәк, 4-5 көнлек эшебез калды.

Әле икенче, өченче пакус печәне көтә, алары да сенажга китәчәк, хуҗалыктагы 2200 баш терлек өчен азыкны быел да шактый запас белән әзерләячәкбез. Быел печәнгә вакытында төштек, ләкин һава шартларының уңай булмавы аркасында печән әзерләү вакыты сузылды. Икенче пакус печән дә матур гына күтәрелеп килә.

Көннәр әйбәтләнеп китте, шөкер. Икенче пакусның 450 гектарда үскәнен дә сенажга салачакбыз. Ә калган яртысындагысыннан пай җирләренең хуҗаларына, эшчеләргә, елдагыча, печән әзерләп бирәбез, хуҗалыкка  печән әллә ни күп кирәк түгел, без аны бозауларга туратып, клетчатканы көйләр өчен, азыкларына кушып ашатыр өчен генә берникадәр әзерләп куябыз. Элеккеге сыман хуҗалыкларда коры печән ашату гадәте юк инде ул хәзер.  

Ә инде елның яңгырлы килүе берникадәр куркытып торса да, игеннәр уңышына комачауламас дип ышанасы килә, ләкин аның да үз зыяны бар – төрле бактерияләр үрчи башлады, инде онлы чык авыруы да күренә, яфракларда күгәрекләр дә барлыкка килде, саргаялар. Бу авыруларга каршы игеннәрне тиешле препаратлар белән эшкәртәбез, һәр башак саклап калына, анысы.

Яз башында әле эссе, әле суык булды, шул сәбәпле игеннәр сабакка әллә ни биек булып үсә алмадылар, ләкин башаклар да әйбәт кенә, бөртекләр дә әйбәт төшкән. Инде җылы көннәр кирәк, Тукай әйткәнчә, яңгырлар вакытында яуды, җилләр дә вакытында исеп, җылысы да сөендерә күрсен. Тик җәй өчен көннәр суыграк тора шул әле, җылы булмаса, эш хәрәп – кукурузлар да, игеннәр дә бик соңлап өлгерәчәк. 

Илгиз Сабиров, Арча, Яңа Кырлай: 
–Минем пай җирләрем үз кулымда. 7 гектар җирдә күпъеллык үлән үстерәм, шөкер, иртәрәк булса булыр дип, яңгырлар яварга керешкәнче мин аны чаптырып, рулоннарга төрдереп куярга өлгердем. Авыл кешесе төп 2 эшне вакытында эшләргә җитешсә оттырмый, печән белән игеннәрне вакытында югалтуларсыз, мул уңыш белән җыеп алса, үз табыны да сыйлы, терлекләре дә кышын тук дигән сүз. 7 гектар җирдән 33 рулон печән чыкты.

Урманлыкта ике гектар җирем бар. Көн дә синоптиклар фаразын өйрәнәм, урман печәнен әрәм-шәрәм итәсе килми. Иң витаминлы печән бит ул, терлекләр дә яратып ашыйлар. Ромашкасы, гөлбандран, мәтрүшкәсе, җиләгенә кадәр керә, мин аны кыр печәненә кушып кына бирәм. Яңгырлар туктаса гына чабачакмын, әлегә урманда яшел килеш буй сузып торсыннар дим. 5 сыерым, 2 танам, бозауларым күп, азыкны мул итеп әзерләмичә булмый. 

Мәсхүт Мотыйгуллин, Мүлмә, Биектау:
– Мин үзем оттырмадым, яңгырларга кадәр болын печәнен дә, үзем чәчкән люцерна печәнен дә чаптырып, киптерергә өлгердем – тюклатып алып кайттым. Болыннан – 487, кырдан 200 тюк печән чыкты. Әле тагын зират өстен чаптым. Аннан 200 тюк печән алдым. Бер өлеше калган иде, чаптыргач, яңгырларга эләкте, кибеп тә җитте кебек, тюклатып та карадым, ләкин төсе дә бозылган, һуш исле дә түгел дип мин аны барыбер илтеп кенә түктем.

Печәнем күп, әле тагын икенче пакус печән аласы бар, анысы да 30 сантиметр тирәсе үсеп җитте, июль урталарында кабат чалгыларны кайрысы, дип йөрим. Быел, печән ала алмаучы шәхси хуҗалыклар да бар, бөтен өметләре икенче пакуста. Бер көнне дә карап киттем, бер авылдашымның чабып салган печәне кап-кара, эчергән. Бер яварга керешкәч, яңгыры да тиз генә туктамады шул, тозлап булса да эскерткә өярләр иде, хәзер түкмәле генә. Шактый кешенең арт бакчасында чабып салган печәннәре әрәм булды. Бер безнең авылда гына да түгел, башка авылларда да шул ук хәл. Шуңа да бер-ике генә бозау асраучы кешеләр печән җыеп кайнашмыйлар, аларга сатып алу отышлырак. Икенче пакус печәнемне күпчелек шундыйларга китә. Быел да сатармын дип торам, әле узган елгы печәнем дә күп бит минем.  

Марат Мингазов, Иске Йомралы, Апас:
–20 баштан артык үгезләрем, 10 шар гектарлы ике кырым бар. Берсенең печәнен яңгырларга кадәр чаптырып, киптереп, алып кайтып куйдым – уртача зурлыктагы 100 дән артык рулон чыкты. Ә менә икенче кырга, яңгырлар яву сәбәпле, әле тотынмыйча торам. Дөрес, мин аны быел гына чәчтем, тишелеп чыгуы да, вегетациясе дә соңлабрак барды. Әзме-күпме картая да төште-төшүен, ләкин аны чабып куеп, яңгыр астында яткызып эчерткәнче, сабагында торып тору әйбәтрәк.

Азык буларак сыйфаты күпмегәдер кимер кимүен, ләкин юкка чыгарганчы, кулга керүе хәерлерәк. Соңгы көннәрдә бездә көн саен яңгыр ишә, синоптиклар туктар кебек вәгъдә итәләр әле. Әзерләнгән печән рулоннары ачык һавада тормасыннар өчен, түбә эшли башлаган идем, төзелеш эше дә кулны тотты әлегә. Анысының соңгы ноктасын суктык,  димәк, тагын 4 көннән икенче кырны чаптырырга чыгарбыз мөгаен. Ел елга охшап килми, әле беренче пакус печәнен июльнең урталарында гына чапкан еллар да булды. Яңгырлы ел – корылык кебек куркыныч түгел. 2010 һәм 2021 елгы корылыкны кичкән кеше буларак, агай, алдан сагай принцибы белән яшим, язга якта тагын бер кыш чыгарлык печәнем кала. Узган елгы печәнем дә күп булганлыктан быел халыкка да шактый күп саттым әле.

Дәүләт җитәкчеләреннән ишеткән бер сүзнең хаклыгына инанып яшим, булганны сатып баеп булмый, ә менә булмаганны каяндыр алып кайтуы бөлгенлеккә төшерә ала. Шуңа күрә, булган печәнне җыеп алыр җай гына эзләргә кирәк, ә аның өчен төннәрен дә йокламаска туры килә. 

Рамил Нуртдинов, Түке, Актаныш:
– Мин озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләдем. Инде лаеклы ялда булсам да җирдә кайнашам әле, кем әйтмешли, һаман да авыл хуҗалыгында интегәм. 10 баш мөгезле эре терлегем бар, баш саннары элегрәк тагын да күп иде, киметтем. Беренчедән, субсидия акчаларын тоткарлыйлар, вакытында бирмиләр, икенчедән, сөт бәяләре төште, июнь аенда литрын 29 сумнан сата алсак та, июльдә күз дә йоммыйлар бит, 24 сумга төшәчәк, диләр.

Крестьян өчен сату бәяләре бер сумлап та түгел, алтышар адымлап аска тәгәри. Ә печәнгә килгәндә, бездә эшләр хәрәп, кичә сәгать кичке алтыда яңгыр ява башлаган иде, төне буена бер генә минутка да туктамады. Әле дә ява, кайчан туктар, болай синоптиклар кичкә кадәр дип ышандыра. Печәнне мин яңгырлар бик ишеп яварга керешкәнче, чаптырып, иң зур рулоннарга төрдереп калырга җитештем. 400 килограммлы тюклар ул, барлыгы 32 тонна печәнем кышка әзер, шөкер. Монысын да яңгыр туктаган арада җыйдык. Яуды да, бер-ике туктап торды. Шул арада өлгердек. Бер өлешенә кибеп җиткәч, яңгыр явып китте, нишлисең, берничә тапкыр әйләндергәләп киптерергә туры килде. Кайбер кешеләр беренче пакусны чабарга һаман да ашыкмыйлар әле, яңгырлар туктасын, диләр.

Ләкин печәнне картайтмаска кирәк. Ни генә дисәләр дә, печәнне июньдә чабу хәерле. Ә менә икенче пакус печәненең әллә ни күтәреләсе килми, иренеп кенә утыра. Туфракта дым җитәрлек, инде җылысы гына кирәк, кукурузлар да рәхәтләнеп буйга үсәчәк, игеннәрнең дә башак җыя торган чагы, бәрәңгегә дә зыяны юк.   

  Фото: Татар Информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading