Рамил Абдуллин, Кайбыч, кече Кайбыч:

–Бу хәл шатландыра, әлбәттә. Нинди генә булса да ярдәм бит! Ләкин аны юнәтеп алыр өчен, белешмәләр җыйганда тагын акча чыгарып бирәсе булырмы икән? 40 лап ана баш сарыгым бар, бәрәннәре белән 70 тирәседер. Субсидиягә генә ышанып торып булмый, печәнен җыярга хәлдән килсә, сарыкны асрыйбыз. Әлегә сарыкларның баш саннарын арттыра киләм. Гиассар токымлы сарыкларым бар, халык итен бик ярата, минем өчен дә бик уңайлы – арт саны өстенә җыелган курдюк мае күп чыга. Аны пылау пешерергә, ысларга дип бик тиз алып бетерәләр, үзебезгә калмый да. Таджикстанда чыккан токым ул. Тәкәсен үлчәп карадык, тереләтә авырлыгы 130 килограмм иде. Сарыклары да шул тирә. Гади авыл сарыкларының 20 килограмм ите чыга, 40 килограмм ит алам дисәң, бер ел асрарга кирәк. Ә гиассарлар 4-5 айда 70-80 килограмм ит бирә. Корбанлыкка сатканда бәясен артык күп куймыйм, 8 000-9 000 сум тирәсе генә. Соңгы елларда сарыкчылыкны табышлырак күрәбез. Җәй көне ашарга сорамыйлар, болынлыкка җибәрәсең дә җәе буе тамаклары тук. “Электркөтүче” көтә, кичен генә җыеп алып кайтасың. Кышын да печәнен саласың, суын, ашлыгын бирәсең дә, артык мәшәкате юк. Бәрәнләр вакыты җитәрәк кенә камерадан караштырып торабыз, сарайдагы хәлләрдә үзгәреш күрсәк, йөгерешеп чыгабыз. Хәзер бит гади кешеләр дә абзарларына камера урнаштырып бетерде, кирәксә-кирәкмәсә суыкка чыгып йөрисе дә юк. 4 сыерыбыз бар иде, берсен бетердек. Сөтнең бәясе көннән-көн төшә ич, кереме чыгымнарны капларга да җитми. Бер бозау алыр өчен генә сыер асрауның кызыгы юк, бозауларны әнә авыл саен йөреп саталар. Ә сарык – чыгымсыз ул, прививкалар кадатмыйбыз, яшел чирәмгә чыгаргач, шунда кортлары да, бетләре дә коелып бетә. Кышкы якта дарулар алгалыйбыз, фуражларына кушып бирәбез. Мин үзем дәүләт ярдәменнән бигрәк, үземә ышанып яшәүче кеше. Сыерларга узган ел да субсидия алу артыннан йөрмәдек, быел да кул гына селтәдек. Ашлыкны сатучы кеше белешмә бирмәде, ахырдан ишеттек, документлы сату итүчеләр дә бар икән, ул вакытта амбарыбызны ашлык белән тутырган идек инде. Сарыкларга субсидия юлларга кузгалсак та чыгымнар көтеп тора – ветеринарлар кан алабыз дип килеп җитәчәк, аларга түлисе. Бирмәсәң көтүлеккә чыгартмыйлар. Тынычлап үз көеңә яшәүгә ни җитә!
Марсель Салахов, Апас, Югары Балтай:

– Бу яңалыкны әле без ишетмәгән дә идек, рәхмәт җылы сүзегезгә! Сарык асрау, чынлыкта, бик кыйммәткә төшә. Җирләребез әзрәк безнең, шуңа печәнне сатып алабыз, аның да бәяләре елдан-ел кыйммәтләнә. Сарык бит әле печәнне дә чемченеп кенә, коеп ашарга ярата. 6 гектарга люцерна, калганына арпа чәчәбез. Арпа ашап үскән сарыкның ите бик тәмле була. 200 баш тирәсе сарыгыбыз бар. Романов токымнарын үрчетеп караган идек, безнең табигатькә җайлаша алмадылар, бүгенге көндә Иделбай токымлыларны асрыйбыз. Бәрәннәрен тиз үстерәләр. Хәзер менә 8-9 айлыкларны суеп сатабыз, 30-40 килограмм ит чыга. Килограммын 700 сумнан сатабыз. Корбанлыкларның килограммын 370 сумнан бирәчәкбез, узган ел 350 сумнан саткан идек. Хәзер бит нәзер корбаннарын да гел чалдырып торалар, халыкта сарык итенә ихтыяҗ бик зур. Әгәр дә яшьрәк чагыбыз булса, сарыкларның баш саннарын тагын да арттырыр идек, олыгаю ягына авышкач, өлгереп бетеп булмый. Ә субсидия бирелү хәбәренә бик куандык. Без әле икешәр йөз баш каз-үрдәк тә үстереп сатабыз, аларга субсидия ала идек. Сыер асрауны кирәксенмибез. Ни дисәң дә сарык асрау җайлырак та, табышлырак та. Тик табышның бер өлеше чыгымнарны капларга китеп бетә. Җир эшкәртер өчен техникаларыбыз бар, ягулык бәяләренең быел артып китүе кесәгә нык сугачак, инде сиздерә.
Рафаэль Гыймадов, Буа, Кыр Тәүгелдесе:

–Мин гаиләдә төпчек малай, туган нигеземдә калып, терлек асрап, икмәк үстереп яшим. Нәрсә дип әйтим, гомер-гомергә сарыкны ишле асрадык. Субсидия бирчәкләр икән дисез дә... Куанычыннан бигрәк, мәшәкате күбрәк булыр аның. Узган ел сыерлар өчен дә әллә нинди белешмәләр таптырып бетерделәр. Үзебез җирдә эшләп, икмәк, печән үстерәбез, ә безгә аларны кайдандыр сатып алган итеп күрсәтергә кирәк. Монысының да файдасына караганда, зыяны күбрәк булыр кебек. 50 баш ана сарыгыбыз бар, 45 корбанлыкка язылып куйдылар. Үлчәп сатабыз, тере авырлыгының килограммы 350 сумнан. Үз җирең булмаса сарык асрауның файдасы юк, минем 25 гектар җирем бар, икмәге, печәне үз кулымда, азык табу проблемасы юк. Арпа, солы, бодай, борчак игәм, мин аларны сарыкларга махсус катнаштырып, тегермәндә тартып бирәм. Их, дәүләт ышанычларны акламый шул... Сөт бәясе 30 сумга төште, тагын ике сумга түбән тәгәриячәк әле, диләр. 8 сыер асрый идек, икегә генә калдырдык. Авылда кибет тә юк, бер ипи бәясе 70 сум тора. Ягулык, ашламалар бәясе дә сикерде, аларсыз эшләп булмый җирдә. Хәл барында эшләрбез инде, интегербез...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар