«Бәйрәм» янәшәсендә «Әкият» йорты. Бу торакны күрүгә үк: «Ызбакай, ызбакай, безгә алдың белән, урманга артың белән борыл», - диясе килә. Исеме җисеменә туры килә. Нәкъ әкиятләрдә тасвирланган йортка охшаган үзе. Монда гаилә белән ял итәргә уңайлы икән. Кечкенә балаларга суда чыпырдар өчен махсус батырыла торган агач басма бар. Йорт каршында агачтан эшләнгән озын урындык белән эскәмияләргә ымлап, «Редакциянең планеркаларын уздыру өчен шәп урын икән бу», - дип искәртте Фәритебез. Ә бу урын гадәти түгел. Арчада Сабан туе вакытында Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев катыктан акча эзләгән булган анда. Шул истәлекле агач алачыкны хәзер Каенсар комплексына күчергәннәр.
Өченче йорт иң кәттәседер, мөгаен. Монда башкаларыннан аермалы буларак, юыну бүлмәсе, телевизор, балкон да бар. Анда хәтта романтик мохиттә ботаклардан үрелгән креслоларда атына‑атына каһвә дә эчәргә була. Бу йортның бәясе дә кыйбатрак. Ял көннәрендә гадәти йортларда бер тәүлек яшәү 7 мең сум торса, монысы 9 мең сум тирәсе.
Өченче тукталыш - сыр заводы
Иң биек йортта Мәгъсүмовлар гаиләсе яши. Бу йорт - комплексның штабы кебек, ул арендага да бирелми. Люзия апа белән Нурислам абыйның үзләрен күрә алмасак та, йорттагы сыр заводы белән якыннан таныштык. Бу аппаратны алганга бер айлап кына икән. Авыз итеп карау өчен сыр ясарга өлгергәннәр инде. 500 литр сөттән 50 кило сыр чыга, ди. Сыр ясау серләрен ачкан Данис исә, килосы 500 сумнан да арзан торган сыр ул чын түгел, дип ышандыра. Сырның үзкыйммәте 400 сумнан да арзанрак булмый, ди. Киләчәктә биредә сырны күпләп җитештереп сатарга җыеналар. Продукцияне саклау өчен 6 метрга 4 метр зурлыкта баз да казый башлаганнар.
Дүртенче тукталыш - ферма
Комплексның йорт хайваннары белән таныштыруны кунакчыл «Дарвин» кушаматлы эттән башлыйм әле. Койрыгын болгый-болгый һәрберебезне иснәп чыкты ул. Үзенчә исәнләшүе, безнең белән дуслашуыдыр, күрәсең. Комплекста 16 сыер бар. Алар биредә акча чыганагыннан бигрәк, музей экспонатлары кебек. Теләгән кеше аларны савып та карый ала. Сыер асрау үзен акламый, ди Данис. Сөтен 13 сумнан гына җыялар. Ә менә сарыклар үрчетү отышлы кебек. Берсен уртача 7 мең сумга тәкъдим итәләр. Корбанга да сарык сорап килүчеләр бар. Шулай ук биредә каз, үрдәк, тавык, күркә, ат, 25 баш куян да асрыйлар. Кыскасы, чын авыл. Ял итәргә килгән кешеләр акча урынына хезмәте белән дә түли ала дип аңлатты Данис. Ягъни мәсәлән, өйне арендага алган өчен утын ярасың. Бер йорт өчен күпме эшләргә кирәклеген генә әйтеп бирә алмады идарәче.
Җир астына казылып ясалган үзенчәлекле мунчада егетләребез Динар белән Альберт юынып та чыктылар. Мунчаны шартын китереп керә белә дә инде үзләре: парланалар да мунча алдындагы күлгә чумалар, хуш исле каен себеркесе белән чабыналар.
Сау булыгыз, ак каеннар
Йортларда кыш көне дә яшәргә була. Дөрес, бөтенесендә дә түгел. Кайберләренә кышын су килми икән. «Бәйрәм» йортының икенче катындагы ятакларда 15 кеше йоклый ала. Шашлык пешкән арада без дә ятып карадык анда. Рәхәт, кипкән үлән, агач исе. Чәй табыны янында 25 еллык тарихыбызны барладык, киләчәккә планнар кордык. Кыскасы, вак‑төяк мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял иттек. Башка дөнья монда. Интернет та юк, телефон да тотмый. Каеннар арасында табигать кешесенә әйләнәсең. Барысы да гади, уңайлы. Шәһәр шау-шуыннан арынып ял итәргә, чишмә тавышын ишетергә, табигать белән аралашырга менә дигән мөмкинлек. Сыер саварга, мунча ягарга, ат җигәргә, печән чабарга, утын ярырга да өйрәнергә була биредә. Безгә менә, авыл балалары булсак та, самавыр кайнатырга өйрәнәсе бар икән әле. Зөлфия апабыздан кала беребез дә самавырда чәй кайнатырга кыймады. Яшел чирәмеңдә аунарга, күлеңдә коенырга, саф һаваңны сулап, дәрт алырга тагын килербез әле сиңа, Каенсар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар