16+

"Сиңа да бирермен, рәхәтләнеп ашарсың”,

Балачак истәлекләрен барлыйм. Ялгышмасам, ике-өч яшьлек чагымда беренче бауны күргәнмен, дип уйлыйм.  Әти ботаклы “У” хәрефен хәтерләткән агач ябен шомартып, стенага кадаклап куйды.

"Сиңа да бирермен, рәхәтләнеп ашарсың”,

Балачак истәлекләрен барлыйм. Ялгышмасам, ике-өч яшьлек чагымда беренче бауны күргәнмен, дип уйлыйм.  Әти ботаклы “У” хәрефен хәтерләткән агач ябен шомартып, стенага кадаклап куйды.

Ул аңа кыш киеп йөри торган тунын элә. Бау ишәргә кирәк булганда тун алына. Ыргакка юкә мунчаласы эләктерелә. Әти, аларның уң һәм сул яктагыларын куллары белән бөтереп, бөтерелгән ике өлешне берсе өстенә берсен салып үрә. Метр ярымлап үргәч, каты гына, кинәттән артка тарта. Шушылай иткәндә уң һәм сул як толымнар тигез озынлыкта, авырлыкны бер үк күләмдә күтәрү көченә ия булып, ишелгән бауның егәре ике-өч тапкырга арта. 

Бу чакларда әти борын астыннан гына, башы да, азагы да күренмәгән ниндидер җыр көйли. Аның моңлы тавышы, мунчаланы еландай шома бауга әйләндергән куллары мине әсәрләндерә. Мин, уйный торган уенчыгымны ташлап, аңа карап утыра башлыйм. Әти бауны озынрак итеп ишкән көннәрдә, үзем утырган агач караватка ятып, йоклап китәм. Их, белсәгез иде әтинең тавышына эреп, йоклап китүләрнең рәхәтен...

Бауга кагылышлы икенче, истәлек шактый көлкеле. Кышкы караңгы төннәрнең берсендә әни үзебезнең оч Банат әби белән, күрше колхозның саламына китә. Өч километр ераклыктагы эскертне сүрән ай яктысында бик тиз табалар. Әни: “Банатти, син карап тор. Мин икебезгә дә җитәрлек итеп йолкыйм”, – ди. Шактый тырыша торгач, ике көлтәлек салам әзер була.

Шулчак, җил күтәргән бер күтәрәм саламны күргән Банат әби: “Әсмабикә, бүре!” – дип кычкырып, салам йолыккач барлыкка килгән эскерт тишегенә ташлана. Өчнарат авылыннан үзләренең Шытсуына кайтып килүче Гобәй рәис атын тавыш килгән якка бора. Әниләр әнә шулай тотыла. Икесен колхоз кәнсәләренә кайтарып, чоланга ябып куялар.

Икенче көнне боларның икесеннән сорау алалар. Ачуы чыккан Гобәй, кырыйда бөкшәеп торган Банат әбинең баш түбәсенә бала башы зурлыгындагы йодрыгын китереп сала. Банат әби, башына йодрык кунаклаган саен: “Бичмиллә рахманир рахим”, – дип пышылдый. 

Җавап бирү чираты әнигә җитә. Әни – кара кашлы, кара чәчле, ап – ак тешле, алсу бит урталары чокыраеп торган авылыбызның тиңдәшсез чибәре. Гобәй рәиснең соравына: “Менә, кыш башларында Банат әбиләрнең мал абзары янды. Маллары өйләрендә, үзләре белән тора. Кәҗәләре астына гына җәерлек, эскерт тирәсендәге коелган саламнарны җыештырырга килгән идек. Зинһар, Себер җибәрә күрмә. Өйдә имчәк кызым көтеп тора. Кәҗә мескеннәр дә гәҗит укып яталар”, – ди. Бу сүз Гобәй рәискә бик кызык тоелып: “Ничек алай, сезнең кәҗәгез әллә мулламы?” – дип сорый. Җор телле әнием шунда гына, ашый дип әйтәсе урынына, укый дип ычкындырганын аңлап ала. “Әйе, Гобәй абзый, укыйлар, кычкырып укыйлар”, – дип җавап бирә. 

Әнинең шаярырга теләгәндә, урыс сүзләрен бозып әйтә торган гадәте бар иде. Ул: “Кәжни дин укыйлар”, – дип тә өсти. Гобәй рәис, идарәдәге өчләп ир, кычкырып көлеп җибәрә. Күңеле ачылып киткән рәис, боларны кайтарып җибәрә. Кайткан чакта Банат әби: “Әсмабикә! Өйдә бер умачлык борчак оным бар.

Себер җибәрсәләр, юлда ашап барырга коймак пешереп алам. Сиңа да бирермен, рәхәтләнеп ашарсың”, – дип әнине юата. Үзенең кәнсәләрдә калган, өч метр чамасындагы бау кисәге өчен кара кайгыга кала. Әни үзенең сүстән ишелгән кибет бавын эскерттәге салам астына яшереп калдырган. Икесенә дип йолкыган саламны, таптый-таптый бәйләп, өстерәп кайталар. 
Шул хәлләрне ишетеп, без егылып көлә идек...

Габдулла Исмәгыйлев,
Казан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading