16+

Симәнәң сәламәтме?

Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен лаеклы башкарып чыгу. Шуңа күрә бүген һәр агроном хуҗалыктагы орлыкларның ни белән авыруларын белеп торырга тиеш, дип саный Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях.

Симәнәң сәламәтме?

Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен лаеклы башкарып чыгу. Шуңа күрә бүген һәр агроном хуҗалыктагы орлыкларның ни белән авыруларын белеп торырга тиеш, дип саный Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях.

Аның сүзләренчә, орлыклар күпчелек очракта фузариоз, альтернариоз, гельминтоспориоз, септориоз, күгәрек, бактериоз кебек авырулар белән авырый. Мәгълүм булганча, 60 проценттан артык авыру орлыктан күчә. Белгечләр әйтүенчә, яхшы уңыш җыеп алуга комачаулык итә торган әлеге авыруларны ачыклар өчен, орлыкларга фитопатологик анализ ясарга кирәк. Фитоанализ ни бирә соң? Аның нәтиҗәләре буенча, белгечләр орлык агулагычларын сайлап ала. Алар тамырның черүен 35 процентка кадәр саклап калырга һәм уңдырышлылыкны гектарына 5 центнерга кадәр арттырырга ярдәм итә. Авырулар арасында иң куркынычлары - фузариоз һәм гельминтоспориоз, чөнки нәкъ менә алар тамырның черүенә китерә, ди белгечләр.

- Орлыклар фузариоз һәм гельминтоспориоз инфекциясе белән ун процентка кадәр зарарланган очракта, аларны биофунгицидлар белән эшкәртү дә җитә. Зарарлану 10-15 процентка кадәр тәшкил итсә, бер һәм ике компонентлы, ә 15-30 процентта өч компонентлы химик препаратлар файдаланырга кирәк. Ә инде орлык 30 проценттан да артык зарарланган булса, ул чәчү өчен яраксыз була, - дип аңлатты безгә Галина Полях.

Бүгенгә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы белгечләре кырларга чәчелергә тиешле 213,7 мең тонна материал тикшергән. Язгы бодай орлыгы шуларның 79,6 мең тоннасын тәшкил иткән. Шушы тикшерелгән материалларның 21,6 процентының зарарланган булуы ачыкланган.

Белгечләр әйтүенчә, бодай һәм арпа фузариоз-гельминтоспориоз инфекциясе белән аз дәрәҗәдә зарарланган. Ә менә орлыкларның күгәрүе соңгы елларда ешрак күзәтелә башлаган.

Моның сәбәбе - урып-җыйган һәм саклаган вакытта кагыйдәләрнең бозылуы һәм ашлыкның җәрәхәтләнүе. Агротехник кагыйдәләр буенча, чәчү ашлыгын ваклау бер проценттан да артып китмәскә тиеш. Әмма күпчелек очракта ул 2-10 процентны тәшкил итә. Җәрәхәтләр - инфекция барлыкка килсен өчен менә дигән сәбәп. Бу очракта Ризоплан, Ж, Псевдобактерин-2, Ж һәм башка биофунгицидлардан файдаланырга кирәк. Әлеге препаратлардагы тере бактерияләр микроҗәрәхәтләрне дәвалый һәм авырулар таралуга комачаулык итә, - ди ул.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы белгечләре төрле фунгицидлар һәм микробиоашламаларның нәтиҗәлелеген ачыклар өчен шулай ук актив эш алып бара. Биофунгицидларны микробиоашламалар белән бергә куллану орлыкның шытучанлыгын арттыра, инфекцияләр белән зарарлануын киметә, үрентеләрнең үсешенә булыша. Шуңа күрә аграрий белгечләре Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалының агулагычлар сайлау буенча киңәшләренә елдан-ел ныграк колак сала. Мондый хуҗалыклар хәтта корылык елларында да оттырмый. Мәсәлән, шундый районнар исемлегенә Баулы һәм Биектау аграрийларын мисал итеп китерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading