16+

Ил йөгергәндә, син дә читтән карап торма

Татарстан башкаласында 21 һәм 22 сентябрьләрдә “Илкүләм кросс”, шулай ук Казан ярым марафоны үткәрелә.

Ил йөгергәндә, син дә читтән карап торма

Татарстан башкаласында 21 һәм 22 сентябрьләрдә “Илкүләм кросс”, шулай ук Казан ярым марафоны үткәрелә.

Казан – Россиянең спорт башкаласы, дигән сүз юктан гына барлыкка килмәде.

– Шәһәрдә төрле яшьтәге кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре зур. Балалар спорт мәктәпләренең ишекләре теләге булган һәр кеше өчен ачык. Спорт корылмалары да актив режимда эшли. Алар төннәрен генә ишекләрен яба, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә спорт сөючеләр белән туп-тулы, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Ул паркларда һәм скверларда да спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта барганлыгын искәртте. “Озын гомер уеннары” (“Игры долголетия”) стартлары пенсионерларга да бәйгеләрдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырды. Быелгы стартлар октябрь аенда була.

– Өлкәннәрнең дәртләнеп ярышуларын күрдек. “Тормыш сөючеләр” хәрәкәтенең тагын да киңәюен телим. Безнең максат – спорт белән шөгыльләнү һәм аек тормыш рәвеше алып бару казанлыларның ДНКсына керсен. Бу мода түгел, ә шәһәрнең киләчәге өчен кайгырту, көндәлек эшчәнлегебез, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткәнчә, “Илкүләм кросс” чарасы “Локомотив” стадионында үткәрелә. Төп мәйдан – “Урам” экстрим-паркы, анда йөгерүчеләргә һәм тамашачыларга күңел ачу программасы да тәкъдим ителә.

– Россиядә бу ел – Гаилә елы. Гаилә белән бергәләшеп йөгерү дә оештырыла, шәһәрнең иң спортчы гаиләсе ачыклана. Аерым мәйданчыкта ГТО комплексы нормативларын да тапшырып була, – диде Линар Гарипов.

“Илкүләм кросс”та катнашу өчен Үзәк стадионда (Ташаяк урамы, 2а) теркәлергә кирәк. Мандат комиссиясе 20 сентябрьгә кадәр 10.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading