16+

Рәфис Кәлимуллин концертыннан: “Мин сине чын ирләрчә яратам”

Бу җырчының беренче тапкыр УНИКСта концерт куюы бераз шаккаттырды.

Рәфис Кәлимуллин концертыннан: “Мин сине чын ирләрчә яратам”

Бу җырчының беренче тапкыр УНИКСта концерт куюы бераз шаккаттырды.

Үзе әйтмәсә, ышанмас та идем. Рәфис Кәлимуллинны “зажигалка, ут егет” буларак беләбез. Концерт та шундый рухта булды. 

Концерт башка җырчылар да яратып куллана торган “интро”дан башланып китте. Рәфис тамаша өчен текә егет образын сайлаган. Кара күзлек, кара куртка, киң балаклы чалбар җырчының энергетикасын тулыландырып торды. Рәфис Кәлимуллинның сөйкемле сөяге һәм төп үзенчәлеге - аерым бер мохит тудыра белүендәдер. Концертта беренче тапкыр ишеткән җырлар шактый иде, шулай да аяклар бер туктамый көйгә биеп торды. Әлбәттә, Рәфис - дәртле җырчы. Тик ул аның чамасын белде, шөкер. 

Концертта дискәтүк рухы урнашты, аннан тамашачыны Альберт Вәлиуллин һәм Фәүзия Кәлимуллина чыгышлары гына читләштерде. 
Альберт Вәлиуллин концертында Рәфис Кәлимуллин чыгыш ясаган иде инде. Менә хәзер Альбертның чираты җиткән, күрәсең. Шулай да Рәфиснең “син миңа, мин - сиңа” ысулын алмашу дип атыйсы килмәде: “Дусларча бер-беребезнең концертларында чыгыш ясадык”, - дип әйтеп куйды. Хәер, җырчылар, чыннан да, сәхнәдән тыш та дуслар икән. Социаль челтәрдәге сәхифәләрендә дә алар еш кына бергә күренә.  

- Син саф күңелле кеше. Буең кечкенә булса да, каян шуның хәтле көчле тавыш чыга. Мин сине чын ирләрчә яратам, - диде Альберт. 
Рәфис Кәлимуллинның әнисе Фәүзия ханым моңлы тавышы турында ишетеп белә идем. Аны мәрхүмә Хәния Фәрхинекенә охшаттым. Хәния Фәрхи репертуарыннан “Гармунчыга” җырын башкарганда, күз алдына легендар җырчының образы килеп басты. Сүз уңаеннан, Рәфиснең әнисе аның белән гастрольләргә дә барачак. Җырчы үзе дә әнисенә багышлап җыр башкарды. Күз яшьләрен тыя алмады, нинди генә текә егет булса да, күңеле бары нечкә аның. 
Үзенчәлекле артистның тамашачысы да үзенчәлекле. Рәфис чәчәк һәм бүләкләр биргән тамашачысына, юмартлыгын күрсәтеп, җырлары тупланган флешка бүләк итте. Рәфискә чәчәктән тыш, пакетлар алып чыгып бирүчеләр дә шактый иде. Бер тамашачы: “Сиңа чәчәк утырткан идем, ат ашады, шуңа ит алып килдем”, - дип шаяртты. Ә блогер Миләүшә Зарипова урын-җир әйберләре (постельное белье) бүләк итте. “Малай туарга насыйп итсен”, - ди Рәфис. “Әлбәттә, малай туачак. Беренче йоклаудан ук”, - дип ышандырды Миләүшә.

Концертта биючеләр дә игътибарны җәлеп итте. Рәфис Кәлимуллин җырына лезгинка да, татар халык биюләре, заманча биюләр дә килеште.  

Рәфис күп кенә еллар мәҗлесләрдә алып баручы буларак эшләсә дә, концертта артык күп сөйләмәде. Җырларны бер-берсенә бәйләр өчен генә берничә сүз әйтте. Рәфистән мондый алым сәер тоелды, шуңа тамаша тәмамлангач, үзеннән сорарга булдым: 

- Күп сөйләү - концертны боза. Гомумән, киләчәккә концертны матур, төпле сөйләм белән генә үткәрергә дигән максат куйдым. Артык сөйләгәнне яратмыйм. Концерттан КВН ясыйсы килми. Концерт - туй да, банкет та түгел.    
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading