16+

Шөгер: аның сихри көчен үзеңә күрергә кирәк

Шул чорга кайтып килдек, нефть исен суладык, комлы битумына да басып тордык.

Шөгер: аның сихри көчен үзеңә күрергә кирәк

Шул чорга кайтып килдек, нефть исен суладык, комлы битумына да басып тордык.

Татарстанда 70 тән артык дәүләт һәм 110 лап муниципаль музейлар барлыгы билгеле. Милли мәдәни мирас ядкаре булган бу нәни “оешмалар”га йөрүчеләрнең саны бер елга миллион ярымга җитүен исәпкә алсак, үткәнебездән бер аһәң саклауда, гореф-гадәтләребез, традицияләребезнең күркәмлеген искәртүдә аларның роле – бәяләп бетергесез.

Серле тау син, Шандор

Әгәр дә Шөгергә килеп тә, Татарстандагы бердәнбер Нефть музеена сугылмасаң, бирегә килдем дип тә сүз алма. Шөгер җирлеге Татарстанга иң беренче булып нефть чыганагы бүләк иткән төбәк ул. Музейның биредә урнашуы да әнә шул нисбәттән, чөнки бер гасыр элек шушы урында әүвәл битум, аннан исә нефть эшкәртүче завод эшләгән. Гөрләп! Ләкин заманалар агышы технологияләре искереп барган завод эшчәнлегенә 2000 елда нокта куйган. Шәхси затлар үз кулларына төшергәч, заводка берникадәр яңа сулыш өрәләр әле. Исемен үзгәртеп, баш күтәрергә талпынып карый ул, ләкин... “Татнефть” оешмасы 2013 елда 15 гектар мәйданга җәелгән завод корылмаларының байтагын сүтә дә биредә республикада бердәнбер булачак промышленный музей ачарга дигән карарга килә. Һәм менә фатыйхалы эшнең ахыры – карасаң карап, сокланып туймаслык, үзеңне дә шул чорның үзәгендә итеп тоярлык тәэсирләр бүләк итүче нефть музее.

Музей җитәкчесе – Фәнис Галимов. Музейның шушы югарылыкта булуында аның да өлеше зур. Андыйлар турында түбәннән күтәрелгән диләр. Шөгердә 8 еллап агроном булып эшләгәч, нефть эшкәртү серләренә төшенгән ул – белем алган, хезмәт куйган. Әгәр дә үз кулы кара алтынга буялмаса, белмим, шул чорны нечкәлекләренә кадәр ачып бирә алыр идеме икән?

– Үзе бер авыл булып утырган элекке завод территориясеннән биш бинаны саклап калдык. Җирен дә 5 кенә сантиметрга да киметмәдек, экскурсия ике сәгатьләп бара, – ди җитәкче.

Хатирәләр, ядкәрләр тулы бу утрауның һәр почмагына буыннар авазына сыенган. Кайчандыр операторлар, диспетчерлар утырган бинага Америка галиме чыгышы белән венгр булган Ласло Шандор чоры – 1876 еллар хуҗа. Нефть ятмалары эзләп килгән эшмәкәргә кара алтынга юлыгыр өчен нибары  246 метр борауларга кала. 354 метрын бораулап төшәргә өлгерә. Алай да юлы уңышка – тау буйлатып сузылган комлы битум катламына юлыга.

Гасыр табышыдыр: Шушма елгасы үзәнендә эш кайный башлый. Шандыр тавында табылган хәзинә – битумны комнан аерып алыр өчен элек яр буенда казаннар урнаштырыла – су кайнатырга кирәк. 6-7 сәгать эчендә битум эри дә судан да җиңелрәк булуы бәрабәренә ул өскә күтәрелә. Менә шуны сөтнең каймагын җыйган кебек – сөзеп кенә аласы. Чүмеч белән агач кисмәкләргә тутырып, аны Сызрань белән Самара ягына сатканнар, юл салучыларга, елга аша. Еллар аша күз салуы да тетрәндерә: казаннар янында эшнең авырлыгы музей эчендә сине каршы алган тавышларда ук та аңлашыла: шакы-шыкы – таш ваталар, ыңгырашу-көчәнү – җиңеллектән түгел, каешланган учлар, җилкәләр, берсе учак тергезә, икенчесе кайнап чыккан суны комлы таш салынган казаннар янына илтә, сала, өченчесе болгата...

Җиңел түгел түгелен...

Менә шул рәвешле барган җитештерүчәнлекне башлап җибәргән Ласло Шандорга да җиңел булмаган әлбәттә. Музейда аның эш өстәле, эшлекле  генә “үзе” каршы ала әлбәттә. Һәм шул чордагы эш кораллары да байтак кына. Чөнки битумны тау куышлыгыннан шахта ысулы белән чыгарганнар.

– Ласлога мондагы җирләрне арендага алу өчен шактый үҗәтләнергә туры килә. Халык аның еллык җир салымыннан азат итәргә вәгъдә бирүенә дә ышанмый, авыл бәйрәмнәрендә акча өләшүенә дә алданмый. Беләсезме, әле бит битум чыгара башлаганчы, Шөгерне тирә-яклап куе урманнар әйләндереп алган була – аксакаллардан калган сүз. Битум кайнату өчен шул агачларны якканнар. Аннары күрше урманнарга тотынганнар. Аннары бу кадәр дә авыр хезмәткә җирле халык эшкә дә килмәгән, беренче эшчеләр – сөргенгә сөрелүчеләр. Алар яр буенда эшләгәннәр дә, шунда яшәгәннәр дә, – ди Фәнис Галимов.

1906 елда, ниһаять завод төзелә. Ланос Шандордан соң. Аны исә нефтькә ымсынуы моннан алып та китә. Эшен икенче кулларга сатып калдыра.  Бүгенге 15 гектар мәйдан ни дисәк тә халык кулыннан барыбер “талап” алына. Завод бинасы бүген дә нык. Ни өченме? Төзегәндә йомырка кушканнар, хәтта йомырка кабыклары эремә составында бүген дә аерма ачык күренеп тора. Сүтәргә теләгәндә дә ниятләре барып чыкмаган, калынлыгы гына да 75 сантиметр, ди җитәкче. 1945 елда ике чакрым ераклыкта гына беренче нефть скважинасы үсеп чыга, битум чыгаруны туктаталар да ат арбасындагы кисмәкләр төяп, заводка нефть ташырга керешәләр. Гасырның икенче табышы булып, нефть эшкәртү чоры башлана. 3 сменада гөрләгән җитештерүчәнлек бүген шул чорны гәүдәләндергән музей экспонатларында, бер сүз белән әйткәндә, болар күргәннәремнең бик әзе әле. Сөйләсәң төн җитмәс. Шуңа да, бу җирнең сихри көчен үзеңә килеп тою кирәк.

Ике завод бинасында битумлы чорның һәр этабы. Әйе, һәр этажда һәр этап. Кешеләре, авыр хезмәте, бар мәшәкате белән. Шахталар да исән бит әле. Аларын җитәкче 14 әү ди. Берсен хәтта музей иткәннәр. Керәсең – анда да шул ук хәл: арбалы атлар, ярым караңгылыкта таш ваткан кешеләр. Барысы да манекеннар әлбәттә. Ләкин чын кебек алар, хәтта колакка килеп ишетелгән тавышлар да тау эченнән килә. Элек 100 метрга кадәр шахта эченә кереп йөргәннәр, нык булмаган комлы катлау ишелгән, хәзер әнә керер юл да нибары 50 адымлап кына. Анысына да ишелү куркынычы яный, тимер рәшәткәле түшәмгә таш килеп төшкәч, ул да бөгелгән...

– Язын Шандор тау итәген төлкеләр сырып ала. Шахталар куышлыгында җылы һава, күпләп күсе-тычканнар оялаган була, шуларны сагалыйлар. Аларның да керү юллары иңә, урыннары хәтта күренеп, беленеп тора, – ди җитәкче.

Шөгер авылының горурлыгы булган бу музей – Шандор тавының да йөз аклыгы. Тау димәктән, бигрәк мәгърур ул. Диңгез өстеннән биеклеге  102 метр, иң биек түбәсеннән аска таба 71 ноктасына җиткәч битумлы песок башлана. Калын ятмасына 18 метрдан алып 23 метрга кадәр җиткән урыннар бар. Шунысын тәгаен әйтәм, үз гомереңә бер килеп күрергә кирәк аны. Без әнә быелның 9 ае эчендә килүчеләрнең 10 меңенчесе идек. Музейның шушы аралыкта эшләгән кереме генә дә инде миллион ярым сумга җиткән икән, кирәк ул, үз вазыйфасында тулы куәтендә хезмәт күрсәтә, димәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading