16+

«Сөт бәясе булмагач, сыерларны киметербез дип торабыз»

Сыерын бетергән кеше киредән аны асрамаячак.

«Сөт бәясе булмагач, сыерларны киметербез дип торабыз»

Сыерын бетергән кеше киредән аны асрамаячак.

Сөт сатып алу бәяләре акрынлап тотрыклана. Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге генераль директоры Артем Белов "ТАСС«ка хәбәр иткәнчә, 2025 елда тармак сөт куллануның сизелерлек кимүе белән очрашкан, шул ук вакытта чимал җитештерү арткан. Һәм бу сөт бәяләрен үзгәртүгә китергән.

«Хәзер вазгыять үзгәрә. Ел башыннан ихтыяҗ әкренләп торгызыла. Сентябрьдә җитештерүчеләр контрактларда чимал бәясенең 0,5-1,5 сумга артуын терки. Бу тенденция ким дигәндә ел ахырына кадәр тотрыклы булачак», — дип саный Белов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең уртача бәясе 24 сум 70 тиен. Без сораштырган кайбер районнарда, аз гына булса да, сөт бәясе арта башлаган. Икенчеләрендә артачак дип ышандырганнар. 

Молоко. Фото: ТИ

«Хаклары артыр дип сабыр итәбез»

— Соңгы тапкыр сөт акчасын алганда литрын 26 сумнан түләделәр. Аңа кадәр 24 сумнан тапшырдык. Алга таба бәя артачак дип өметләндерделәр. 40 сумга кадәр менәчәк дигән сүз дә йөри, — диләр Теләче районының Олы Мәтәскә авылы фермерлары Алмазия һәм Илнур Вәлиуллиннар. — 

Иң югары бәя 34 сум булган иде. Ун сумга кимегәч, бик нык сизелде. Сөт хакы төшә, ә чыгымнар арта барды. Ягулыкка, запас частьларга, ашламага бәяләр бик нык күтәрелде. Ветеринария препаратлары да арзан түгел. Бер флакон укол 1,5 мең сум тора. Витаминнарын да алып торырга кирәк. 

Терлек азыгын эшчән гаилә үзе әзерли. Сөттән каймак, эремчек ясап саталар. «Эшебез шуның хисабына гына бара. Бу эштән туктыйкмы әллә дип уйлаган чаклар да була, әмма ничә ел җыйган малны бетерәсе дә килми. Гел болай бармас, сөт хаклары артыр дип сабыр итәбез», — диләр фермерлар. 

Молоко. Фото: ТИ

«Әлегә бәя элеккечә»

Буа районының Карлы авылында яшәүче Ләйсән Хәмиева, сөт сату бәясе әле артмады, ди. 23 сумнан тапшыралар. Сентябрьдән арттырачаклар, имеш дип ишеткән. 

— Сыерларның баш саны күп, көненә уртача 180-200 литр тапшырабыз. Ун көн саен 40 мең чамасы акча керә. Бәясе түбән булса да, күләм белән алдырабыз. Берничә сыерыбыз Айршир нәселле, алары көнгә 40ар литр сөт бирә. Ишле гаилә без, үзебезне дә ашатып торалар. Каймак, эремчек, корт, май ясыйбыз. Аларын сатып алсаң, бик кыйммәткә чыгар иде. Чыгымнары шактый булса да, сыерлар тоту үзен аклый дип бер дә икеләнмичә әйтергә була, — ди Ләйсән. 

Аксубай районының Иске Ибрай авылында күпләп сыер асраучы Хәйруллиннар да, бәя элеккечә, диләр. Бүген алардан сөтне 28 сумнан алалар. 

— Сөтнең бәясе булмагач, сыерларны киметербез дип торабыз. Яшь тә бара, мәшәкате дә күп. Гомер буе асрадык, исәнлек тә бетте. Сөт бәясе яхшы булса, шуның хакына булса да тырышырга идең дә, юк, бөтенләй төшеп бетте, — диләр алар. 

Молоко. Фото: ТИ

Күбесе сыерын гадәткә кергәнгә генә асрый

Саба районы Шекше авылы җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов әйтүенчә, соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны кими бара. «Бердән, яшьләрнең мал асрыйсы килми. Икенче төп сәбәбе — сөт бәясенең бик арзан булуы. Күбесе сыерын гадәткә кергәнгә генә асрый. Терлек азыгы кыйммәт, мәшәкате күп. Бер сыер үзен акламый, диләр. Ә бер бетергән кеше инде киредән аны асрамаячак. Хәзер халык күбесенчә кош-корт асрый. Шулай да берничә сыер асраучы тырыш гаиләләребез бар», — ди ул. 

Шундый гаиләләрнең берсе — Галимовлар. Алар дүрт баш сыер, 5 үгез бозау, 60 каз асрыйлар. «Авылда мал асрамыйча яшәп булмый. Әле баш санын арттырырбыз дип торабыз. Улыбызга йорт салырга ниятлибез. Бераз булса да акчасы кереп тора. Соңгы тапкыр сөтнең литрын 25 сумнан тапшырдык. Августта артачак дигәннәр иде. Әле акчасын алган юк», — ди Айсылу Галимова.

Молоко. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading