16+

«Йортлары яшәрлек түгел...»: көрәшче гаиләсендә фаҗига

Буа районының Иске Тинчәле авылында янгын чыгып, Ильясовлар гаиләсе йортсыз калган. Йорт хуҗасы Раил абыйның үзе белән сөйләшеп булмады. Ул хастаханәдә, сулыш юлларына төтен кергән. Сөйләшә алмыйм, диде.

«Йортлары яшәрлек түгел...»: көрәшче гаиләсендә фаҗига

Буа районының Иске Тинчәле авылында янгын чыгып, Ильясовлар гаиләсе йортсыз калган. Йорт хуҗасы Раил абыйның үзе белән сөйләшеп булмады. Ул хастаханәдә, сулыш юлларына төтен кергән. Сөйләшә алмыйм, диде.

Якташы, көрәшче Рамил Җамалетдинов сөйләвенчә, бу хәл бүген иртәнге җидедә булган. 
– Бу вакытта Раил абый мәчеттән иртәнге намаздан кайтып килә торган булган. Хатыны сыерлар савып кергән. Шунда йорт тирәсендә булган. Ут сарайдан чыккан дигән версия бар. Әлегә төгәл белмиләр. Йортлары яшәрлек түгел. Сыерларын коткарып кала алганнар, тавыклар янып беткән. Раил абый да, хатыны Гөлия апа да бик хөрмәтле кешеләр. Гөлия апа мәктәптә укытучы булып эшли. Раил абый – көрәш тренеры һәм фермер. Ярдәм итәргә дип банк картасы номерларын куеп, хәбәр тараткач та Раил абый яхшысынмады, кирәкми иде ди. Андый вакытта читтә калып булмый, кеше кайгысына битараф булып калып булмый, мөмкин булганча булышырга кирәк, – ди ул. 

Гөлия ханым белән дә сөйләшеп алдык. Бу вакытта ул сарайда булган. Янгынны күреп, үзенчә су да сипмәк булган.
– Аннары тиз генә исемә килеп, өйгә йөгереп кердем дә авыл группасына, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз дип, хәбәр салдым. Өйдән тиз генә документларны, бераз киемнәрне алып чыга алдык. Рәхмәт авылдашларга. Бик тиз килеп җитеп кем ничек булдыра ала, шулай булыштылар, – диде ул.  
Бүгенгә туганнарында кунарга калуларын әйтте. Аларның яшәми торган буш йортлары бар, бәлки шунда яшәп торырбыз, ди.
Ярдәм итәргә теләүчеләргә Раил Ильясовның телефон номеры: +79274238214 (Сбербанкка беркетелгән).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading