Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы?

Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.
Умартачыларның фикерләре сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.
Сүз дә юк, алар җиңел. Агачка караганда озагракка чыдый. Төп өстенлекләре шулар кебек, әмма умартачылар соңгысы белән бик үк килешми. Кайберләре гомумән аны куллану ягында түгел.
Кортлар пластикны да кимерә
Менделеевскидан Вакыйф абый Сәгыйтовның умарталыгында корт оялары ике төрле: традицион агач, пенополистирол һәм пенополиуретан. Пенополистирол ояларны ул үзе ясаган. Пенополиуретаннан эшләнгәнен сатып алган. Пластмасс әйберләр җитештерү буенча инженер-технолог булып эшләгәч, бу материалларга карата аның үз фикере.
– Агач оя буш рамнары белән бергә 11 килограмм. Кортлар бал белән тутыргач, 35-36 килограммга җитә. Ә пенополистиролдан эшләнгән оя күпкә җиңел. Аның каравы агач оялар озаграк хезмәт итә. Шул ук вакытта кортлар бөтен төр агачны да яратып бетерми. Юкә белән чыршыны аерып әйтер идем, яхшы материал алар. Усак, нарат һәм каен исә бик әйбәт түгел, – ди ул.
Пенополиуретан оялар күбрәк көньяк төбәкләр өчен туры килә дип саный умартачы. Оядагы дымлылыкны бетереп булмавыннан зарланды.
Пенополистирол ояның үз кимчелеге. Аны кортлар кимерә, өч-дүрт елдан йодрык хәтле тишек барлыкка килергә мөмкин, ди. Моңа өстәп бу ояга тычканнар да ияләшә икән. Балның сыйфатына килгәндә, бу ояларны ясаганда технологияләр сакланган булса, бер зыяны да юк дигән фикердә Вакыйф абый.
“Андый балны ашамас идем”
Алабугадан Халит Кәримов пенополистирол ояларга кискен каршы.
– Моннан дистә еллар элек үк рекламалаганнар иде аны. Җитештерүче бу ояда патогеннар үрчеми, дип мактады. Шунда миндә сорау туды: патогеннар үрчемәгәч, димәк ул үзе нәрсәдер бүлеп чыгара түгелме соң? Бу соравыма ышандырырлык итеп җавап ишетмәдем. Андый оядан алынган балны да ашамас идем, –дип кистереп әйтте ул.
Тәтеш умартачысы Фердинат Вафин да андый оялар куллануга каршы булып чыкты. Аның фикеренчә, умарта ояларын төзелештә кулланыла торган пластик белән ясыйлар. Азык-төлек өчен кулланыла торган пластик булса, аның бәясе агач ояга караганда өч тапкырга кыйммәтрәк булыр иде, дип аңлата ул. Хәзерге сатуда булган пластик ояларның бәясе агачныкы белән бер тирә икән.
– Эссе көннәрдә бу пластик зарарлы матдәләр бүлеп чыгара башлый. Ә бал бөтен нәрсәне дә үзенә сеңдерә торган продукт. Ашап караганда, тәме шул ук булырга мөмкин, ә зарарын сизмибез. Аны махсус лабораторияләрдә генә тикшертеп була. Ә алар бездә юк. Аннары органик бал алам дисәң, махсус сертификатка ия булырга кирәк, ә аның таләпләре бик күп, шул исәптән пластик оя да кулланырга ярамый дип беләм, – ди Фердинат.
Экологик материал
Биектау районы умартачысы Алмаз Шакиров фикеренчә, пенополистирол һәм пенополиуретан оялар зыянлы булса, аларны җитештермәсләр иде. Ул үзе дә пенополиуретан оялар куллана. Әмма бал җыйганда түгел, кортларны үрчеткәндә.
– Ул оялар җылы булгач, яз көне аларда кортлар үрчетү җайлы. Шул ук вакытта бал җыю өчен дә кулланырга була. Балның сыйфатын күрсәткән анализлар зыянлы нәрсә күрсәтми. Аңарда җыелган бал начар дип әйтеп булмый, – ди ул.
Алмазның якташы Радик Хәбибуллин пенополиуретан ояларны үзе ясый. Үзе умартачы да, төзелеш материаллары белгече дә.
– Пенополиуретан – экологик материал. Заводлардан компонентларны һәрберсен аерым сатып алам да кушып формага салам. Сыек хәлдә алар зыянлы. Бөтенесен бергә кушкач реакциягә керәләр дә, формага салынгач, экологик яктан чиста әзер продукция барлыкка килә, – ди ул.
Ә пенополистирол зарарлы түгел дигән фикер белән килешми. Арзан булуы өстенә, җитешсезлекләре дә бар икән.
– Ун еллар элек пенополистирол оя сатып алган идем. Берничә елдан аның күләме кечерәйде. Башта ун рама кереп утыра иде, соңрак тугызы гына сыя башлады. Шулай ук ул материалны тычканнар да, кырмыскалар да, бал кортлары үзләре дә кимерә булып чыкты. Пенополиуретанның сыйфатлырак булуы бәясендә дә чагыла. Ул пенополистиролдан ике-өч тапкыр кыйммәтрәк. Агач оялар белән чагыштырганда, пенополиуретан җиңелрәк һәм җылырак. Миндә ике йөзләп корт оясы бар. Мондый масштабтагы умарталык өчен ояның җиңел булуы аеруча мөһим. Агач оялар шулай ук яхшы, әмма алар кибә, мәшәкате күбрәк, – ди ул.
Сәнәгать масштабындагы умарталык тоткач, Радик корт ояларын үзең ясау акча ягыннан күпкә отышлырак дип саный.
Күргәнегезчә, фикерләр төрле. Ә без сатып алучыларга ашаган балыбыз сыйфатлы һәм файдалы дип ышанырга кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?2500
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.6200
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.6600
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.4000
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.4900
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.4400
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.12602
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.33301
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.83600
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.107300
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.270604
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.42700
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27801
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.185400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672505
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.728101
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.37300
-
5 июнь 2023 - 16:44Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.1900
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330807
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.139424
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.74100
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика