16+

Хәлең ничек авыл? Әлкәйнең күтәрелер көче бармы?

Азнакай районына сәфәр кылдык. Әлкәй авылына. Хәлләр белештек, борчуларын уртага салып сөйләштек, яңалыкларын күреп тә сөендек – авылга яңа сулыш иңеп килә!

Хәлең ничек авыл? Әлкәйнең күтәрелер көче бармы?

Азнакай районына сәфәр кылдык. Әлкәй авылына. Хәлләр белештек, борчуларын уртага салып сөйләштек, яңалыкларын күреп тә сөендек – авылга яңа сулыш иңеп килә!

Күтәрелер көче бар Әлкәйнең, шөкер!

Элеккедән бүгенгегә

Әлкәй авылы ике мең чакрым тирәнлектә кара алтын яткан өслеккә урнашкан. Шуңа да авыл тирәсендә нефть чыгару скважиналары шактый. Кара алтыннан тыш тагын да зуррак байлыгы бар – чишмәләре дүртәү! Әлкәйлеләр чишмә суы эчәләр, Ташлы Сылау су чыганагыннан махсус үзәкләштерелгән торбалар буйлап һәр өйгә чишмә суы агып килә. Тарихы да борынгы – 1748 елда төпләнгән нигезенә иң беренче булып Галкәй атлы кеше килеп урнашкан, диләр. Тора-бара авылның исеме дә Әлкәйгә әйләнгән. 1920 нче елга кадәр ул Бөгелмә өязенә кергән. Бүген инде Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк өлешендә урнашкан, Ык елгасының сул як ярларын һәм Ык, Зәй елгалары субүләрен үз эченә алган Азнакай районы җирлегендәге авыл.

Авыл, сүз дә юк, олыгаеп килә. Ләкин яшәр өмете зурдан! Шулай бит ул – дөрләп янган учак сүнмәсен дисәң – утын өстәргә кирәк. Яңа куәт озакка көч бирә. Әлкәй авылы да әнә шундый бәхетенә юлыккан, җирлеккә яңа җитәкче килгән – Айдар Нәфис улы Арсланов. Эшләр куәте ташып тора, яшь көч! Күрше Катем авылында туып-үскән егет, авыл тормышы да, терлекчелек, сөтчелек тармагы да һәм аларның нинди очракларда үсеш алачагы да аңа яхшы таныш. Менә шуңа да ул чытырманлыкка әйләнеп килгән тыкрык буйларын, авыл кырыйларын әүвәл тәртипкә китергән, мәңгелек йортка да авылдашларны ике мәртәбә өмәгә җыярга өлгергән. Эшлим башлавына да ай ярым гына югыйсә. Кышка кергәнче, тәртипләп калдырасы җирләр шактый әле, эш күп, дип елмая үзе. Авыл халкын җанландырып җибәрә алган ул, афәрин! Хәтта яшьрәкләрне җыеп, ату ярышында көч сынашканнар. Сарманнан әлкәйлеләр икенче урын алып кайткан. Әлкәй тарихында зур җиңүләрнең берсе бу!

Авылда яшәүләре күңелле булсын, яшьләр калсын дисәң, әлбәттә, күңел ачу чаралары кирәк. Кичен һава суларга чыкканда урамыңда уты да янсын. Моңарчы кара шомлык эченнән атлаган авыл халкын сөендереп, яңа җитәкче 33 багана башына лампочка бордырткан. Искеләре янгач, кайгыртучан хуҗа кулы көтеп, шул килеш торганнар бит. Хәзер шәһәрдәге кебек ди әлкәйлеләр, капка төбендә бәйләү бәйләргә була дип елмая Резеда апа Заһидуллина. Авыл уртасында төзелә башлаган балалар мәйданчыгын да сафка бастырып бетерәселәре бар. Анысын да тагын да матуррак итәсе килә башлыкның – җаен табасына шикләнмим.  

– Авылда янгын сүндерү машинасы юк. Бар ул берәү, ләкин шәхси кулныкы. Җирлекнең үзенеке булырга тиеш! Булдыру хәсиятенә керештек. Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улы  Шәйдуллин да бу ниятебезне аңлады, аның ярдәме белән теләгебезгә ирешербез дип уйлыйм. Хәзер менә бер депо бинасы салып куярга кирәк, урынын да караштырып куйдым, авыл аксакаллары белән дә киңәшеп, фатыйха белән анысының да эшенә керешәсе. Авыл башында исем тактасы да юк, матур гына стелла ясатып куясым килә, – ди Айдар Арсланов.


Җирлектә барлыгы 394 кеше яши, шуның 374е Әлкәйдә. Күрше авылы Кызыл Сукачы да шушы җирлеккә керә. Авылдагы урта мәктәп ябылган, замана сәясәтенә, кызганыч, каршы тора алмаганнар. Әлкәйнең 19 укучысын бүген махсус автобус Мәлбагыш авылы урта мәктәбенә йөртә. Мәктәпкәчә яшьтәге 3 бала да Мәлбагыш балалар бакчасында тәрбияләнә. Әнисә апа Ханова – авылда иң өлкән кеше, 93 яшь тулган үзенә. Хираман апа Фәйрүзова белән Әнисә апа Сәхипгәрәева, Фәймә апа Хәбибуллина исә аннан әз генә калышалар. Хөрмәтләрлек өлкәннәре, егәрле урта буыны барда авыл абынмый әле, егылмый! Яшьләре дә юк түгел. Радик ЗаҺитов әнә күрше районда яши, ләкин авыл белән арасы нык – кәсебе, дөресрәге, гаилә бизнесы Әлкәйдә. Ә бит андыйлар әле шактый икән биредә!

Шәһәр дисә дә, тамыры Әлкәйдә

– Әти белән әнинең карап торган бердән бер ир баласы мин, апам бар, Рәмзия исемле. Ире – Илнар Фарукшин. Авылда яшиләр. Беләсезме, аларга да минем чир йокты, авылның ашлы туфрагында көнбагыш культурасы игәргә керештеләр. Авыл тарихында бу да беренче хәл, уңышын җыеп алдылар, чыгышы бик әйбәт, ничек эшкәртәсен, нинди шартларда саклауга куеласын үзләре дә өйрәнә генә, авыл халкы да тәмләп күзәтә. Шунысы хак, нинди генә елда да бу культура оттырмаячак, чөнки килограммының сату бәясе кыйммәт – 35 сум. Арпа белән бодай уңышы бигрәк арзан бит. Ләкин алары да бик кирәк, – дип елмая Радик.  

2008 елда әтисе тырышлыгы белән ике гаилә бер ферма торагында маллар асрарга керешә. Гаилә башлыгы быел гына, кызганыч, гүр иясе булган. Аның эше ипле кулларда, хәләле Венера апа белән улы Радик исә эш егәрен киметмәгәннәр.

– 4 сыердан башлап җибәрдек. Колхозның ыңгырашып кына атлаган еллары иде әле. Ул бетеп, таралгач, бертуганым Роза белән ире Рамил Хабибуллин белән киңәшкә төшкән. Әллә соң берләшеп эшликме, ди. Ферма территориясендәге торакларны берәмләп сатканда, берсен эләктереп калдылар да, КФХ булып теркәлгәннәр иде инде. Боларның инде 50 ләп баш! Мин дә 8 сыерымны менгереп бәйләдем дә, уртак кулдан сыер саварга керештем. 40 баш сарыгымны да иярттем әле. Баш саннары шактый артты аннары. Алдан ук шулай килештек, аларның терлек саннары күбрәк булгач, чиратлап, 4 көннең сөтен алар сатып, керемен кесәсенә сала, ә өч көнлек керем безнеке. Акча сугыштыра диләр, юк, гадел булсаң, бер бөртек тә сүзгә килмисең. Бүгенгәчә шулай эшлибез. Печәнен дә бергә җыябыз, тиресе дә бергә түгелә, – ди Венера апа.

Ике гаиләнең бер сукмактан атлый. Радикның сүзе ипле, авыл хуҗалыгында хезмәт кую җиңелләрдән түгел, ләкин без эшләп үскән, төптән юан, нык егетләр, ди. 2010 елгы корылык сынауларын кичүләре – бүгенге көн өчен ипле тәҗрибә,әлбәттә.

– Кулга чалгы тотып, чит район болынлыкларына кадәр барып печән чаптык, ашлыкны сатып алдык ул елларда. Чама белән ашаттык, күзгә карап торган сыер да безнең хәлне аңлады бугай. Шөкер, анысын да кичтек. Нинди генә ел килсә дә, сөтчелек тармагы минуска эшләми, эшләгәнебез ашарга гына җитсә дә риза без. Бер савуга 3 литрлы 32 банка сөт савабыз. Дөрес, беренчедән баш саннары кимеде, икенчедән ташлатылган сыерларыбыз да бар. Бер банка сөт 240 сум тора. Сөт продукциясен сораучы күп, җиткереп булмый. Каймак, корт, эремчекләребене дә яратып алалар. Бозауларны иткә симертәбез. Клиентларыбыз бик күп, җитештергән бер продукция кулдан минуты-сәгате белән китеп бара, эшкә иренмәскә генә кирәк. Итнең килограммы – 550 сум. Быелга корбанга дип сарыкларны сата алмадык. Чөнки корбанлыкның үз таләбе, сарыкның бер яшьтән  арткан булуы шарт, ә безнекеләр кечерәкләр иде, – ди Рамил.

Үзләренең пай җирләрен рәсмиләштерү өстенә шактый гына авылдашларының да пай җирләрен арендага алганнар, җәмгысе 400 гектар! Шунда печән чәчкәннәр, икмәк игәләр. Техника да туплаганнар.

– Вагын-төяген саный китсәң – егермеләп! Һәммәсе үз урынына кирәк. Өстәвенә аларны да яңартыр вакыт җитте. Эш коралларын санап та тормыйм, алар да бик күп. Җизнигә рәхмәт, әти киткәч, аның өстенә күп эш өелеп калды. Мин ялларда кайтып ярдәм итәм, әни көндәлек биредә. Шөкер, әлегә сынатмыйбыз! – ди ул.

Авылда барлыгы  7-8 фермер сөтчелек, терлекчелек, игенчелек тармагында көч куя. Йә әйтегез, шуның кадәр егетләре туган туфрагына тугры булып, кендек каны тамган газиз җиренә мәдхия җырлап эшләгәндә, бу авылның киләчәге ышанычлы кулларда дип кистереп әйтергә ныклы нигез бар түгелме!?

Киңәшле сүз бәрәкәтле

Фоат абый Заһитов – шулай ук авылда иң өлкән кешеләрнең берсе. 87 яшендә! Мәгәр хәтере, фикер төзеклеге, зиһене әле исең китәр – яшьләрчә. Сугыш чоры баласы булып та картлыгына бирешмәвендә әллә нинди сер юк, авылның саф һавасын сулап, хәләл көч белән яшәвендә билгеле, картлыгында балаларының кадерле тәрбиясендә.

– 7 бала үстек. Әти сугыштан яраланып кайтты, шөкер, тигез канатлы гаиләдә тәрбияләндек. Әтинең сүзе туган авылга ныгытып бәйләде. “Утлы туфракта басылып калган эзләрем бар, күпме җирләрне гиздек. Мәгәр Әлкәйдән дә ямьлерәген күрмәдем. Авылны өзелеп сагынган мәлләрдә нигеземне бетермәскә сүз бирдем дидем. Улым, авыл тоткасы булып яшәргә тырыш”, – диде. Гади колхозчы мин, Наҗия исемле кызга өйләндем. Үземнән 8 яшькә олырак иде. Ике бала үстердек – Ришат белән Ринат, матур яшәдек. 43 ел яшәгәч, авыртып китеп барды. Оныклар бәхетенә сөенеп куаныр өчен дә тигезлек кирәк, – ди Фоат абый.

Гаиләдә ул әле дә баш кеше. Тормышның агын-карасын кичү бәрабәренә тупланган тәҗрибә үзенекен итә – төп фатыйханы әле дә ул бирә.

– Печәнгә төшми торыгыз, өлгереп җитмәде әле дип тә, бәрәңге сабагын чабарга иртәрәк, вакытында эшләп калыгыз, ике көннән яңгырлар башлана ише сүзләрне кисәтеп гел әти әйтә. Үзебез дә гомер уртасында, ләкин аныңча эшләсәк кенә отабыз, ничә мәртәбә сынадык, – ди Ришат абый. – Өйнең биге ул, әлегә кадәр ачкычның кайдалыгын да белмичә яшибез.

4 онык, 8 оныкчык сөйгән ак бабай  эшсез утыра белми, ди өйдәгеләр. Ишегалдына чыгып тояк эзләрен тигезләп, йомырка җыеп, коелган яфракларны себереп керергә дә иренми. Әле дә күзлексез укый!

– Китапханәдә мин укымаган бер генә китап та калмады. Урамга чыккач, күрше балаларын яныма җыям да, үзем укыган китапларны сөйлим. Сугышта булдыңмы, диләр берсендә. Әй, булмаган кая дидем дә, киттем үзем укыган әсәрләрдәге хәлләрне сөйләп. Телем бай! Земфира капка ярыгыннан исе китеп тыңлап тора икән. Әй, әти, ди. Мәйтәм, күрдеңме китап укуның хикмәтен, китап – байлык ул, һәр сорауга вакытында җавап бирә беләсең. Мин чыкканны күрсәләр, балалар ук шикелле йөгерешеп киләләр. Хуҗа Насретдин кебек, көн дә бер әкият сөйләп кереп китәм. Әле тагын спорт каналын карарга яратам, һәр боксчыны таныйм, исемнәрен әйтеп бирәм дә, оныкларның исе китә. Каян беләсең, диләр. Белмәскә, заман белән бергә атлыйм бит мин! – ди елмая Фоат ага.   

Ришат абый белән Земфира апа авылда күркәм гаиләләрнең берсе. Икесе дә бер сыйныфта укыганнар. Ришат абыйны хәрби хезмәттән көтеп алып, педагогика институтының дүртенче сыйныфында укыганда ошбу нигезгә килен булып төшкән Земфира апаның бүгенге бәхетенә куанып яшәве сер түгел.

– Гомере буе мал асрадык. Әти-әни ярдәме белән яңа йорт җиткездек, ике кыз үстердек. Төп нигезебез таулырак җирдә, үр менеп йөрергә кыенрак бит, төш әле безгә дигәч, рәхмәт, әти каршы килмәде. Гаиләдә һәр сүз киңәшле, шуның өчен дә тормышыбыз бәрәкәтле. Кияүләребездән уңдык. Кайтуга үзләре белеп эшкә керешәләр. 4 баш сыер, 6 баш бозауның мәшәкате һәркемгә дә җитә, – ди Ришат абый. – Кош-корт та җитәрлек. 100 баш ит чебие, 50 шәр баш каз-үрдәк... Эшкәртүе ике кызыбыз өстендә, өмә чакыру гадәте юк бездә.

Быелгы җәйнең яңгырлы булуы, аларның җиргә тагын да якынайта төшкән – миллион ярым сумга трактор алып кайтып куйганнар. Моңа кадәр дуслары ярдәме җир эшен җиңеләйтсә, яңгырлар туктауга, әлбәттә, дусларының әүвәл үз җирендә эшләргә мәҗбүрилеге, аларны ике кулсыз иткән. Инде җир сукаларга, сабан сөрергә, печән чабарга, төяргә техникалары әзер – җирләрен генә ишәйтәсе. Андый уйлары да юк түгел Заһитовларның.

Азанлы авыл – иманлы

Авылга тагын бер моңлы тавыш иман өсти – азан! Әлкәй авылында да көндәлек азан әйтелүче мәчет бар, шөкер. 2009 елдан бирле Радик хәзрәт Гыймаев имамлык итә.

– Җомга саен 5-6 ир, гаетләрдә 50-60 кеше килә, авыл картаю ягында инде, яшермим, халкы да кимеде. Соңгы 25 ел эчендә 740 кешене бакыйлыкка озатканбыз. Өч ел элек соңгы бала туган. Сәрия абыстай мәчеттә 3 ханымны укыта, дингә басучылар күбәя дип сөенәм. Үзем дә укытам, – ди Радик хәзрәт.

Мәчет дигәч тә, сәдака җыю яклы гына түгел, авылның авыррак хәлле гаиләләргә ярдәм итү гадәтен дә керткәннәр. Газ-ут чыгымнарын да аена 7-8 мең сум тирәсе мәчет үзе түли. Быелдан тагын бер матур традицияне гамәлгә керткәннәр. Һәр өч ай саен, әйтик, гыйнвар, февраль, март аенда 30 ел элек мәрхүм булучыларның барча туганнарын мәчеткә чакырып, мәрхүмнәр рухына Коръән укытып, аш үткәрәләр.

– Бу беренчедән мәрхүмнәрне искә алу, рухларына таслап дога кылу, икенчедән кешене мәчеткә җәлеп итүнең дә матур ысулы, – ди хәзрәт. 26 декабрь көнне шундый мәҗлеснең дүртенчесен үткәрәчәкләр, елның соңгы өч аенда барлыгы 122 кеше бакыйлыкка күченгән, ерак туганнарына кадәр чакыру җибәрдек, килгәне килә, килмәгәненә үпкәләмибез. Сәдака салмасалар да гаеп итмибез, – ди хәзрәт. – Күп авылларда яман хәл белән очрашырга туры килә – авылда туып-үскән, әмма шәһәрдә гомер иткән кешене авыл зиратына алып кайтып җирләр өчен 5-10 мең акча сорыйлар. Рәхмәт, авыл җирлеге башлыгы Айрат Нәфис улы Арсланов та моңа каршы, мин дә хупламыйм. Гафу, кендек каны тамган җиренә адәм заты, кәфенлегендә җиргә бушлай иңдерелергә тиеш.  Туганнары да рәнҗи бит. Ә без акча сатылмыйча яшибез, шуңа куанам, – ди ул.      

Илгә терәк алар

Илнең сынаулы чагы – махсус хәрби операция бара. Алгы сызыктагы егетләр тыл ярдәменә дә бик мохтаҗ. Әлкәйлеләр бу изге эштән дә читтә калмаганнар. Мәдәният йорты бинасында волонтерлар, авыл апалары маскировка челтәре үрәләр. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Арсланов исә авыл халкына тагын бер мөрәҗәгать белән чыккан – гуманитар ярдәм җыялар. Без идарәгә сугалган арада да шундай 5-6 ханым белән күрештек. Үзебезнең егетләр, берсе дә чит түгел, иң мөһиме җиңеп кайтсыннар, диләр. Алып килгән күчтәнәчләре дә ярлы түгел, сумка тулы азык төлек, икем-салым, яшәеш өчен кирәк-яраклар.

Игелекле эшнең йөгәне төп волонтерлар – Марина Кутлыева белән Зөлфия Кутлиевалар кулында. Ватанпәрвәр ханымнар үз артларыннан күпләрне иярткәннәр. Ару-талуны белмиләр, ниятләре нык. Марина Кутлыева шулай ук фермер. Ире белән мрамор итле герефорд токымлы бозаулар да үстерәләр, маллар да тоталар. Барысы бергә 30 башка якын.

– Тәүлек буе эш кайный, барысы 19 кеше без, үз эшеннән бушаган арада килеп, кем сетка үреп китә, кем чималын әзерли. Соңгысы вакытны күп ала, үрүе тиз лә аның. Ике атна эчендә ике сетка үреп җибәрергә ниятлибез. Улым  Владислав Стриптилов та, 4 елдан бирле алгы сызыкта, хәрби корабльдә хезмәт иткән җиреннән үзе теләп китеп барды, – ди Марина Кутлыева.

Гөлнара Низамова да шунда иде, улы Илнарның батырларча һәлак булу хәбәре авылга кайтып ирешкән, әмма әлегә җәсәде кайтып җитмәгән. Шулай да сагышлы ана бирешми, куллары кулга иярмәс дәрәҗәдә челтәр бәйли...

– Киемнәрен алып кайтып бирделәр, инде үзен көтәбез, әлегә алып чыга алмыйлар, мөмкинлекләре юк... Нишлисең инде, илгә килгән кайгы, бергәләп кичәргә, җиңәргә тиешбез. Ирләр дә якламагач, кем якласын соң безнең илне? Улым ялга кайткач, бер сорау биргәнем хәтердә, бармасаң ярамыймы, дидем. Әни, алай ярамый, диде. Улым хаклы, илне сакламыйча ярамый. Сынатмабыз, корбаннары белән сагышка салса да, сынатмабыз, – ди ул.  

Әлкәйлеләр аек акыл белән матур яшиләр. Киләчәктә дә сынатмаслар. Яннарында ипле җитәкче, зирәк акбабай, акәбиләр, өметле яшьләре барында, иманым камил, киләчәккә бердәмлектә ныклы юл түшәрләр, иншаллаһ!  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлкәй авылы ике Мең!чакырым тирәнлектә нефть урнашкан8

    Мөһим

    loading